Логотип
Күңелеңә җыйма

«Яшәргә көчем калмады...»

Мин бу хакта язмыйча булдыра алмыйм. Беренчедән, күңелем әрнүе азрак булса да басылмасмы, дим. Икенчедән, бәлки, бу язмам кемнедер вакытында олы фаҗигадән коткарырга ярдәм итәр...

Мин бу хакта язмыйча булдыра алмыйм. Беренчедән, күңелем әрнүе азрак булса да басылмасмы, дим. Икенчедән, бәлки, бу язмам кемнедер вакытында олы фаҗигадән коткарырга ярдәм итәр...

Ания (исемен үзгәрттем) белән мин яңа мәктәпкә күчкәч, өченче класста укыганда таныштым. Өйләребез дә янәшә генә торгач, укудан да бергә кайтабыз – дуслашып киттек. Аларда кунакта булганда гел пластинкалардан матур җырлар тыңлый идек... Аниянең туган көнендә әнисе мин моңарчы күргәнем дә булмаган искиткеч тәмле пирожныйлар пешереп ашатканы истә калган.... Өлкән классларда безнең юллар аерылды: бу вакытта инде артык якын дуслар түгел идек. Ания 9 нчы класстан соң туган ягына – Мәскәүгә күчеп китте...
Яңадан без югары уку йортларын тәмамлап, икебез дә бер шәhәргә кайтып урнашкач аралаша башладык. Бергә Испаниягә барып ял иттек, бер-беребез белән серләшә, киңәшләшә идек. Кайвакыт эштән төшке ашка да аңа кунакка кереп чыгам: аш-суга бик оста иде ул. Юмарт, ярдәмчел, нинди генә хәл булса да, сине юатыр, тынычландырыр, яхшы сүзен жәлләмәс… Ул да, мин дә бер-бер артлы Мәскәүгә күчеп килдек, шул чакта да бик күп ярдәм итте ул миңа. Яхшы күңелле, ихлас, беркайчан беркем турында начар сүз әйтмәс: «Не суди, ты же не знаешь», – дип кенә куяр. Олы кайгы кичерсә дә, hәрвакыт ачык, позитив (Аниягә 17 яшь чакта, бик интегеп, яман шештән әнисе үлеп китте)… Холыкларыбыз төрле булса да, чын дустым, терәгем иде ул минем. 

Гаилә кору, кыз бала табу хакындагы хыялы тормышка ашмады аның. Үзеннән яшьрәк егетне сөеп, авырга узуы ачыклангач, тегесе Анияне калдырып китте. Баласын дустым ялгызы гына үстерде, аның шәхси тормышында башка җитди мөнәсәбәтләр булмады. Тормыш йөген үзе тартты. Берничә ел элек әтисе дә вафат булгач, бөтенләй берүзе калды. Бертуган абыйсы, башка туганнары белән дә, нигәдер, бик якын түгел иде алар. «Беләсеңме, мин бит бер ялгызым, бу дөньяда бер таяныр кешем дә юк», – дип ачылып китеп сөйләгәне хәтеремдә.
Шатлыгы, мәшәкәте белән тормыш шулай алга бара торды. Әмма берничә ел элек Ания эшен югалтты: белгеч буларак, вазыйфасын яхшы белә, ләкин характеры үзенчәлекле иде аның. Шомарта-нитә белми, турысын бәрә дә әйтә. Шул сәбәпле, хуҗасы белән килешә алмады. «Офис кешесе түгелмен, үземә үзем хуҗа булып кына эшләргә кирәк миңа», – дип аңлатты ул безгә…

Бухгалтер булуына карамастан, акча тота белми иде Ания. Бар шундый кешеләр: алар артык юмарт, акчаны санап тормый – бөтен кеше әйбернең арзанлысын алганда да, бу иң кыйммәтлесен сайлый. Әтисе зур кеше булганлыктан, барлыкта үскән, шуңа ашамлыкның да иң яхшысын, сыйфатлысын гына ала иде. Хезмәт хакы начар булмаса да, ул аны беркайчан җиткерә алмады. Кыйммәтле кухня алды, машинасын алыштырды – миллионнан артык кредиты җыелды. Һәм шул вакыт аны эштән кыскарттылар... Кредитын түләргә акча табалмыйча көяләнеп, Ания чиргә сабышты. Аның ике ай караваттан тора алмыйча, атналар буе йокламый интегүләре, умырткасы түзәлмәслек авыртудан кычкырып ятулары! Остеопатларның, авыртуны баса торган даруларның – берсенең дә файдасы тимәде. Нишләргә белми аптырап, азрак аракы йота башлады Ания – әйтүенчә, аның хәлен шул гына җиңеләйтә иде. Аннары көч-хәл белән, бармыйм, дип озак баш тартса да, без аны больницага урнаштырдык. Ярый, нервыларын ныгытып, терелеп чыкты.
Бәланең башы шул чакта башланды, ахрысы. 

Мәрхүм әтисе Аниягә hәм аның улына аерым фатирлар калдырган иде. Әмма чирләгәннән соң Ания: «Бу өйдә гел начар хатирәләр... Аннары банкка бурыч түләргә дә кирәк», – дип, үзенекен алыштырырга уйлады. «Яхшырак-ны алам, ә калган акчаны, төзелүче йорттан улыма яңаны алырга дип салып куям», – дип, баласының да фатирын сатты. Беребезне дә тыңламыйча, кабат кыйммәтле җиhазлар алды, ремонт ясатты, әллә никадәр акча түгеп, ялга барып кайтты. Әллә фатирларны арзанга сатты, әллә акчасын юкка-барга туздырып бетерде – нәтиҗәдә, Аниянең улына фатир алырга акчасы җитмәгәне, ә банкка hаман шул 1 миллион бурычы калганы беленде. Без, дуслары, аптырап калдык, әмма кеше кесәсенә кереп булмый бит… Яңадан эшкә урнаша алмады ул. Үз эшен башлап карар өчен тагын 1 миллион чамасы акча кирәк иде. Беркем белән киңәшләшмичә, ниндидер шикле кешеләр аша ялган белешмәләр ясатып, бердәнбер фатирын банкка залогка куеп, тагын кредит алганын соңыннан гына ишеттек. Бөтен ышанычы шул бизнес иде, әмма анысы да барып чыкмады... Кабат кан басымы күтәрелде, куллары калтырый башлады Аниянең. Очрашкан саен: «Дарулар-ның файдасы тими», – дип зарланды ул. Ләкин табибларга күренергә, больницаларга йөрергә вакыты юк иде: ялгыз хатынның проблемаларын үзеннән башка кем хәл итсен? 

Соңрак аның бурычы инде 5–6 миллионга җитүе ачыкланды. Фатиры хакыннан да күбрәк… Әмма без Аниянең сәер адымнарына инде күнегә башлаган идек: әйткәнне тыңламагач, кешене нишләтәсең? Бала-чага түгел бит...

Узган ел без аның белән бер-беребездән ераклаштык. Нигәдер, минем Ания белән сөйләшәсем килми башлады. Еллар буе башы авырлыктан чыкмаган кеше белән аралашу кыен бит: аның зары сиңа да күчкән кебек була. Ә бит үз тормышымда да проблемалар җитәрлек! Шулай да аны бөтенләй ташладым дия алмыйм: хәлен белеп, кирәк чакта акчалата да, киңәш белән дә, күңелен күтәреп тә – кулдан килгәнчә ярдәм иттем. Үзем эчтән аның өчен борчылам, янам. Үземне тиргим: нигә каты бәгырьләндең, ешрак шалтырат дустыңа, дим. Ә ул кайвакыт язганыма өчәр көн җавап та бирми...
Соңгы вакытта ул бөтенләй әллә нишләде. Нидер майтара да, без моны азактан гына беләбез. Кайвакыт бер үк нәрсәне миңа – бер, икенче дустына икенче төрле итеп сөйли. Берни аңламыйбыз! 

Ярты ел элек бу бетмәс кредит хәлләреннән тәмам башы буталып: «Түзәр хәлем калмады, тәрәзәдән сикерсәм, улымны карарсыңмы?» – дип шалтыратып шомга салды мине. «Юк, бу турыда уйлама да!» – дидем. Тиз генә бер сумка ашарга алып, сеңлем белән янына киттек. Юаттык, тиргәдек, аннары әйбәтләп сөйләшеп, кәефен күтәрдек... Ул яңа планнар корып калды. Карантин башлангач та хәлләрен белеп тордым. Кәефе юк, сәламәтлеге начар иде – нык ябыкты Ания, әмма фатирын сатып, бурычын түләр, азрак дәвалангач, эшкә керер, әкренләп тормышы җайланыр дип өметләнә идек…

Шул вакыт дуслар арасында: «Ания эчә икән», – дигән сүз чыкты. Имеш, кемдер янына барганда, аңардан аракы исе аңкып торган. Әмма Ания элегрәк тә: «Мине туганнарым яратмый, йә тәртипсез, йә транжира, йә эчә дип нахакка кыерсыталар», – дия иде. Аннары: «Файдасы булсын өчен, күп дозада «пустырник» эчәргә туры килә. Югыйсә булышмый», – дигәнен дә ишеткәнем булганга, бу сүзләргә минем үземнең әллә ни исем китмәде. Гайбәттер... 

Аңа соңгы тапкыр барганда өс-башы бер дә каралма-ган булуга да зур әһәмият бирмәдем шул. «Урамда түгел бит, ә без үз кешеләр – гаеп итмибез», – дип уйладым. Өч-дүрт ай элек кафеда күрешкәндә, чәченең таралмаган, киеменең таушалган (ә ул элегрәк гел бизәнеп, прическалар ясап – үз-үзен бик карап йөри иде), йөзенең карасу-соры төстә булуын да һаман шул чиренә сылтадым.

Инде кайчаннан юньләп ашый алмыйм, төнлә йокламыйм дип зарланды, хәлем юк, диде. Берничә тапкыр hушын да югалтканын әйтте. Көпә-көндез йоклап калып, бик кирәкле белешмәне алырга бармаганын әйткәч тә, мин шалтыратканда әзрәк теле көрмәкләнеп торуын сизгәч тә, барыбер шикләнмәдем шул: арыган булгандыр, кан басымы да бик югары бит дип уйладым. Үземнең беркатлылыгыма шаклар катам хәзер! Тирә-юнемдә бүтән эчкән кеше булмагач, эшнең нидә икәне кайдан башыма килсен соң?!

Соңгы көннәрендә табибка да барган, анализлар да биреп йөргән ул. Ләкин, «кич уңмаган, hич уңмас» дигәндәй, вакыт үткән булган шул инде. Хәле тәмам начарлангач, «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Реанимациядән кире үз аяклары белән инде чыга алмады – вафат булды Ания. Бавыр циррозы… 

Җеназада башка дуслары белән очрашып сөйләшкәч, аралашкач, чәчләрем үрә торды! Бөтенләй белмәгән-мен иh кән Аниянең хәлләрен... Узган көз аңа нарколог чакырткан булганнар. Файдасы тимәгән... Чынында, дусларының һәркайсы аңа гел ярдәм итеп торган. Бер ерак шәhәрдәгесе күптән түгел: «Кил, яшәргә урын бар, эш белән дә булышырмын», – дигән булган. Димәк, хәлләре бөтенләй өметсез булмаган! Әмма күптән яшел елан көенә йөргән икән шул инде Аниябез.... Менә нигә үзгәргән, менә нигә барыбыздан да хәлләрен яшергән, алдашкан, кеше аңламаслык адымнар ясаган! Иң аянычы, түтәсе дә: «Кызганыч, бик иртә китте, әмма алдагысы, бәлки, моннан күпкә начаррак булыр иде», – диде... Дусларының берсе: «Ярый әле үз-үзенә кул салмады, кешечә китте Ходай каршына. Бу хакта да күп сөйли иде бит», – дип авыр сулады. Соңгы вакытта аңарда кунакта булган Ания: инде бер көн аракысыз тора алмаган, өйдәге запасларын кунагыннан хәтта яшерергә мәҗбүр булган хуҗабикә...

Аниянең вафатыннан соң үземне бик битәрләдем. Нишләп күбрәк игътибар бирмәдем, нигә янына ешрак йөрмәдем? Бәлки, баштан ук аның белән кырысрак булырга, сәламәтлеге какшагач ук кулыннан җитәкләп алып больницага илтергә кирәк булгандыр?.. Өен залогка салгач та: «Нишлисең син?! Эшең барып чыкмаса, урамда каласың бит. Үзең дә, балаң да!» – дип кычкырып җилтерәтәсем килде. Ләкин кыенсындым. Җайлап кына шул хакта әйткәч, ул миңа: «Тынычлан, мин барысын да исәпләдем, беләм», – дип җавап бирде... Әйе, башта үземне гаепләдем, аннан, элеккеге без яраткан яхшы күңелле, көр кәефле яшь хатын урынын алган ямьсез, кызганыч, депрессив Аниягә кинәт ачуым чыкты! Алай ук ялгыз да, мескен дә булмаган бит ул. Әнә күпме кеше аңа ярдәм кулы сузган! Мин дә аның өчен ничек өзгәләндем, ә ул тормышын җайлауны да, улын да уйламаган, эчеп тик яткан... Аннары кабат элеккеге Анияне искә алып еладым. Күңел һаман әрни: аңа нибары 42 яшь иде бит. Яшисе дә яшисе иде әле! Улы белән нәрсә булыр, белмим: Аниянең туганнары белән мөнәсәбәте, әйткәнемчә, яхшы түгел иде соңгы елларда, кредит-фатир авантюрасының да беркем очына чыкмаслык…

Бу ачы тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтәсем килә. Беренчедән, әллә нинди хыялларга бирелеп, түләп бетерә алмаслык кредитлар алырга кирәкми. Берәүгә дә! Заманы да ышанычлы түгел, аннары бурычлар нервыларны да бик ашый. Икенчедән, якыныгыз турында «эчә» дигән сүз чыга икән, моңа колак салырга кирәк: гадәттә, утсыз төтен булмый – мондый сүз берничә яктан ишетелсә, бигрәк тә. Әгәр дә мондый яман хәлгә тарыган кешенең башка дуслары, туганнары белән якын элемтәдә түгел икәнсез, шалтыратышып, очрашыгыз – уртага салып, хәлне ачыклагыз. Безнең хата нидә булды? Һәркем үзенчә булышырга тырышкан, әмма хәлләрнең без уйлаганга караганда күпкә куркынычрак икәнен тулысынча белмәгән. Шикләнүләр дөрес булса, ай-ваена карамыйча, аны ничек тә табибка күрсәтергә кирәк: салган кеше үзен беркайчан да «эчкече» димәячәк, төрлечә акланачак, алдашачак... Өченчедән, якын кешегезнең кара полосасы бик озакка сузылса, кайвакыт каты торырга да кирәк: стресстан араларга, вакытында дәваларга, табибларга, психологларга мөрәҗәгать итәргә... Кеше күп вакыт үз хәлен сөйләмәскә дә мөмкин: ул йә ояла, йә кыенсына, йә яшермәкче була һәм шул ук вакытта үз-үзен коткарырга көче дә җитми... Нәтиҗәдә – фаҗига.
Мондый афәтләрдән Ходай барыбызны да сакласын иде. 

Камилә ӘЮПОВА. Мәскәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар