Логотип
Күңелеңә җыйма

Ялгыш очрашу

Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...

Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
Бу юлы да көзнең яңгырлы көне кинәт яктыргандай булды. Юлның теге ягыннан Ул атлап бара икән бит – Айгөл... Айның гөле түгел, минем гөлем... Шулай дип әйтә иде ул аңа.  Бүген кашларын җыерырга да кирәк булмады, Айгөл алданрак бара иде. Ул аңа рәхәтләнеп, туйганчы карап барды. Юк, туйганчы түгел инде, Айгөл берәр кая кереп киткәнче. 

«Еллар үтсә дә, йөреше дә үзгәрми бит», – дип сокланып карады аңа Данияр. Еллар аңа матурлык кына өсти. Даниярның йөрәгендә кисәк кенә көнчелек уты кабынды. Ул белә: Айгөл бәхетле, ансыз бәхетле... Ул бәхетен эзләп йөри торган хатыннардан түгел шул. Кечкенә шәһәрдә бер-берең турында бик тиз белеп була. Айгөл кияүдә, ике кыз үстерә, ире бик ярата үзен. Данияр да гаиләле. Хатыны белән бер кыз белән бер малай үстерәләр. Хатынын үлеп яратмаса да, хөрмәт итә. Ул булмаса, Данияр бу тормышта ничек яшәр иде икән?! Асия белән аерылышканнан соң ул үзен поездлары китеп беткән салкын бер вокзалда кебек хис итте. 


…  –  Тагын бер аның ягына карыйсың икән, ант итеп әйтәм, йөзенә кислота сибәм! – Асиянең тавышыннан өй яңгырап тора, хәтта стеналар селкенә кебек... Данияр аңа аптырап карап куйды. Әле кичә генә бер сабый бала иде, ә бүген базар хатыннары кебек. Тавышы да бөереннән чыга. Уйламаганда капканга килеп капты шул Данияр. Авылга әбисенә кунакка кайткач, күңелсезләнеп утырмас өчен генә шулай ук шәһәрдән кунакка кайткан Асияне озата барды. Беренче көнне көлешә-көлешә сөйләшеп утырдылар. Шул сөйләшүләр белән генә бетәргә тиеш иде бит югыйсә. Шәһәрдә Айгөле көтә. Икенче көнне Асия әбисенең келәтендә төн уздыруларын сизми дә калды кебек. Шул төннән соң Асия аңа кандала кебек ябышты. Данияр бу төннең мәхәббәткә бернинди катнашы булмаганын аңлатырга тырышып карады, әмма Асия 18 яше тулмаган кызның иң кадерле әйберенә кул сузган кешене нинди киләчәк көтүе белән янады. «Мине ташлыйсың икән, кирәкле җиргә хәбәр итәм», – диде ул. 
Үткәннәргә кире кайтып, бу хәлләрне булдырмас өчен бар нәрсәне дә эшләр иде, әмма терсәк якын тешләп булмый шул... Даниярның Айгөл белән аралары суыначагына бер шиге дә юк иде. Кыз аны гафу итмәячәк.
Бүгенге тавыш куптаруы да Даниярның чираттагы тапкыр аңлатырга тырышуы аркасында. Ул: «Сиңа минем бер хисем дә юк, мин Айгөлне яратам», – дип сүз башлаган иде. 
–    Мине ташлап, аңа кире кайтып кына кара. Әйткән сүземне эшли торган гадәтем бар», – дип кабат янады Асия. 
Бер атнадан соң аны Асиянең әти-әниләре чакырып алды. Очрашу Даниярның  Асияне ташламыйм дигән анты белән төгәлләнде.  Ярты елдан Асиягә 18 яшь тулгач, өйләнергә сүз бирде. 


Ярты ел эчендә миннән туяр дип өметләнде Данияр. Асия аны ташласа, Айгөлдән тезләнеп гафулар сорый-сорый мөнәсәбәтләрен җайларга тырышыр иде. Әмма ачуланышкан саен, Асия бик салкын гына әйтә иде:
–    Син хәзер үк Айгөлең янына китә аласың, әмма ул үзенең чибәрлеген мәңгелеккә югалтачак!
Нигәдер Асия бу адымга бара ала дип уйлый иде Данияр, шуңа күрә Айгөле өчен курыкты. 
…Ярты елдан соң гөрләтеп туйлар узды. Данияр әкрен генә гаилә башлыгы роленә ияләште, Айгөл белән ул башка очрашмады, әмма аны читтән генә күрәсе килү теләге бер минутка да китмәде.
Асия сессиягә киткәч, аяклары үзеннән-үзе Айгөл яшәгән өйгә алып китте. 
–    Син? – ишекне ачкан Айгөл бер мәл тын ала алмый торды. – Нәрсә кирәк сиңа? Нишләп йөрисең?
–    Керсәм буламы? Зинһар өчен?
 Айгөл сүзсез генә ишектән читкәрәк китеп басты. Данияр керде дә кием шкафына сөялеп, Айгөлгә карап тора башлады. 
– Безгә сөйләшергә кирәк, Айгөл!
– Нәрсә хакында? Хатының куып чыгарды да, миңа килдеңме?
– Айгөл, гафу ит мине. Башкача булдыра алмадым. Асия сиңа кислота сибәм дип яный. Һәм ул шаярып сөйләшми.
– Син шуңа ышандыңмы?  Килсен дә сипсен иде...
Данияр наз тулы күзләре белән Айгөлгә карады да:
– Мин сине яратам. Гаепле икәнемне беләм. Мин бәхетсез, ә синең бәхетле булуыңны телим. Бәхетле генә була күр, Айгөл...
Айгөлнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Ул куллары белән йөзен каплады да, борылып басты. Арттан аны Даниярның көчле куллары килеп кочаклады. Айгөл аңа сыенды. 
Алар бик озак үбештеләр. Әйтерсең, бу үбешү тәмен гомер буена җитәрлек итәргә теләделәр. 
–    Ник соң элегрәк без болай итеп үбешмәдек икән? – диде Данияр Айгөлнең иреннәреннән аерылган арада. – Бәлки Асия белән бу хәл килеп тә чыкмаган булыр иде. Ник соң син мине үзеңә якын китереп бетермәдең?

…Айгөл аны подъездга кадәр озата чыкты. Баскычтан төшкәндә Данияр Айгөлдән күзен ала алмады. Һәм бертуктамыйча пышылдады:
– Бәхетле генә бул, бәхетле генә бул...
…Ике елдан соң Асия Даниярны ташлап китте. Ул аның салкынлыгыннан туйган иде. Баштагы мәлне Данияр көтмәгәндә килгән ирек белән нишләргә белми йөдәде. Бу вакытта Айгөл кияүгә чыгып бала тапкан иде. Аралардагы күпер дөрләп янган. Бервакыт ул аны кибеттә очратты. Киштә араларында әйбер карап йөргән Айгөл янына килеп басты да пышылдап кына сорады:
–    Син бәхетлеме? Алдама, дөресен әйт.
–    Әйе, – дип пышылдады Айгөл, әмма күзләре яшь пәрдәсе белән капланган иде.
Тыныч, басынкы Алия Даниярга Айгөлне хәтерләтте. Җилбәзәк Асиядән соң ул аңа күктән төшкән бәхете кебек тоелды. Данияр Алияне бәхетле итәчәкмен, үзем дә бәхетле булачакмын дип сүз бирде. Шулай булды да...


Әмма ялгыш кына юлында Айгөл очраганда, аның артыннан карап калу нигә шундый рәхәт икән..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Данияр чынлапта Айгулны яратса,бердə хыянəт итмес иде!

    Хәзер укыйлар