Логотип
Күңелеңә җыйма

Яхшы хатынның ире, чынлап та, эчмиме?

Борчуларны, үпкәләрне эчкә җыймаска кушалар, аннары чир булып чыга диләр, шуңа язам сезгә. Күңелдәгесен ничек булса да бушатырга бит инде.

Борчуларны, үпкәләрне эчкә җыймаска кушалар, аннары чир булып чыга диләр, шуңа язам сезгә. Күңелдәгесен ничек булса да бушатырга бит инде. 
Кайдан башларга да белмим. Бөтенесен сөйләсәң бик озын – китап кадәр булыр. Кыскасы гына әйтсәм, дөрес аңларсызмы икән дип куркам. Сездән барыбер нинди дә булса киңәш тә көтәм бит. Арагызда үз башыннан мондый хәлләрне кичергән кешеләр бардыр, бәлки сез берәр юл күрсәтерсез, миңа нишләргә икәнен әйтерсез.
Яшермим, иремнең эчәргә яратуын әле йөргәндә үк сизмәдем түгел, сиздем. Башыңны алып шунда ук качарга идең дип кенә әйтмәгез, без – кызлар барыбыз да бераз җүләр бит: «Минем хакка ул эчүен ташлаячак», – дип уйлыйбыз. Мин дә шулай уйладым. Ул бит мине шундый ярата, минем хакка барысын эшләргә әзер, без өйләнешкәч аракыга якын да килмәячәк, дидем. Мин аны бу гадәтеннән барыбер арындырам, дидем. Ярый әле кычкырып әйтмәгәнмен, эчтән генә уйлаганмын. Хәзер көләрләр иде үземнән  рәхәтләнеп. 
Ташламады, билгеле. Яшь кызларга шуңа күрә әйтеп куям: йөргәндә синең хакка нидер эшләмәсә, кавышкач ир-ат аны мәңге эшләми икән. Хыялланмагыз да! Мин аны үзгәртәм, алай итәм, болай итәм дия күрмәгез. Бәлки бардыр үзгәргәне дә, ләкин булса да, меңгә бердер. 
Башта бала тапкач үзгәрер, аракыны онытыр, дип өметләндем. Алдар хәлем юк – бер-ике ай авызына алмый торды. Тәмам сөенгән идем инде. Кеше кебек матур итеп яши башлыйбыз икән дип. Тагын тотынды...
Эчәр өчен сәбәп булса, ачуым да килмәс иде. Эштән кайткан җиренә өем җыелган, ашарыма пешкән. Бер төрле ризык кына түгел, ике-өч төрле ризык әзерләнгән – пешеренергә яратам мин. Күбрәк үзем яратканны түгел, ул яратканны пешерергә тырышам әле: аны көткәнемне, аның турында уйлаганымны, кайгыртканымны күрсен дип. Аңа өйдә рәхәт булсын дип. Ир-атның камыр ризыгы исе чыккан өйгә кайтасы гына килеп тора дип язалар бит китапларда. Кәефем китүе йөземә чыкса да, беркайчан телемә күчмәде: битәрләсәм, киресе генә булыр дип, гел үземне кулда тотырга тырыштым. Сөйләшми, дәшми йөргәнем дә юк. Гадәтем дә шундый: ачуланышсак та, күп булса, бер сәгатькә генә түзәм – үзем беренче булып барып дәшәм. 
Эчүе аркасында башта бер эшен югалтты, аннары икенчесен. 
Үз әниләремә әйтмәсәм дә, аныкылардан бу хәлләрне яшермәдем. Алар аны яхшы белә, шуңа күрә миңа иремнең бу чирен җиңәргә ничек тә ярдәм итәрләр дип өметләндем. Мин аны яратып чыктым кияүгә, хәзер дә яратып торам. Хәтта шушы начар гадәте дә яратуымны киметмәде. Аерылышу хакында ялгыш та башыма кертеп караганым булмады. Андый уем булса, икенче баламны да тапмас идем. Ә мин таптым – дүрт килограммлы малай алып кайттым! Кызыбыз да, улыбыз да бар хәзер. 
 Эчүе бик озакка киткәндә авылдан әниләрен берничә тапкыр чакыртым. Бу – минем генә түгел, аларның да проблемасы бит, бергәләп көрәшергә кирәк дип уйлый идем. Әти белән әни икәүләп килеп, ирем белән каты гына сөйләшеп киттеләр. Ул сөйләшүләрнең файдасы да булды, шикелле. 
Ә узган ял көннәрендә, беләсезме, нинди хәл булды. 
Кайнаналарга кунакка кайткан идек. Кунакка дип, эшләргә инде – көне буе кыяр-помидор яптым. Ә ирем, иртүк чыгып югалды да, кичкә генә кайтып керде: көчкә аягында басып тора. Әллә артык арган булганга бу юлы бигрәк үртәлдем, әмма берсүз дә дәшмәдем. Кайда йөрдең дә димәдем, нигә эчтең дип тә сорамадым. 
Бакчадан өйгә керсәм, кайнанам телефоннан сөйләшә. Исемен ишетеп калдым – ахирәте белән серләшә. Минем кергәнне сизмәде бу. Үз исемемне ишетеп мин дә тын калдым.
– Яхшы хатынның ире эчми, – ди. – Улымны гаепли алмыйм. Элек мондый түгел иде бит ул. Хәтерлисеңме? Димәк, эчәргә сәбәбе бар аның. Шулай бит? Тыштан әйбәт күренсә дә, астыртын ахыры. Киленне әйтәм... Безнең янда малайның күзенә генә карап торган кебек кылана да бит...
Аягымда көчкә басып калдым. 
Аннары мунчага барып рәхәтләнеп еладым. 
Иремне айнытырга булышырга уйларында да юк боларның. Мине гаепләп утыргач соң. Әүлия түгелмен, әлбәттә, әмма аждаһа да түгел бит. 
Авылдан килгәне бирле шушы хакта гына уйлыйм. Нишләргә икән хәзер миңа? Гомер буе исерек ир белән яшәрменме икәнни шулай? Тагын нәрсә эшләп карарга икән? Кайнанама да бөтен хөрмәтем бетте. Чәчең белән җир себерсәң дә ярап булмый диләр бит, дөрес икән. 
Зөлфия. Казан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зөлфия, беренчедән, синең гаебең юк иреңнең эчәргә яратуында. Икенчедән, мин һәрвакыт хаклы,дип санамыйсың, киңәш сорыйсың- димәк, син бик әйбәт кеше! Минем әтием дә озаклап эчәргә ярата иде. Өстәвенә сугыша, көнләшә,зәмһәрир суыкларда безне - 2 кыз һәм юргандагы энемне өйдән куып чыгара иде. Әниемнең әтисе сугышта һәлак булган. Мин "әти",дип әйтергә тилмердем, сезне дә әтидән мәхрүм итмим, дип яшәде. Әти үлгәч, түремдә эчертеп ,ваксындырып утыртырмын иде, диде...Без үткән гасырның кешеләре... Синең ирең эчеп, нинди начарлыклар эшли икән... Әтисез балалар тәрбияләве җиңел түгел.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Үзе туктамаса, туктамаячак. Исерек ата балаларга нинди үрнәк күрсәтә ала? Килер бер көн, малаең эчә башлаячак. Бу сиңа кирәкме, менә кайчан үкенәчәксең, аерылмаганга. Өйләнгәч туктамаган бит инде. Менә әнисе белән торгач, ул да аңлар. Аннан алар, ичмасам хатыны белән торс иде дип уфылдый башларлар. Аерылу авыр нәрсә, ләкин әле балаларыңны аякка бастырасың бар бит. Сәламәтлек тә мәңгелек түгел. Эчкән кешегә синең тәмле ашың.. Ул аны күрә, рәхмәт әйтәме соң? Синең аркада эчә башлады дип ялгыш та уйлый күрмә. Безнең татарда шундый менталитет бар, аерылсам, кеше ни әйтер? Ә кеше синең тормыш белән яшәми бит. Сөйли дә тына. Үзеңне сакла. Үзе туктамаса, беркем дә хәтта врач та ярдәм итә алмый

      • аватар Без имени

        0

        0

        Баштан узган хәлләр! Кыюлыгыгыз җитсә, аерылыгыз. Бөкрене кабер генә төзәтә, кызганычка каршы.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик аяныч, алтыдагы алтмышка инде дигэн эйттем бар

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кайнанагыз бн шунда ук анлашырга иде,каршысына басып сорарга иде,кайсы жирем ошамый,ярар,начар булгач,аерылам,малаегызга ошый торганны табыгыз,дип.Ирегезгэ дэ эчкэн очен Берни эйтмэгэч,кайнанага да Бер суз дэ эйтмэгэч,нэрсэ инде бу,ирегез дэ сезгэ мондый тормыш ошый дип уйлый инде,ойлэнгэнче дэ бу турыда сойлэшмэгэнсез димэк,ул шуна сезгэ ойлэнгэн дэ рэхэтлэнеп яшэвен дэвам итэ,э исерек иргэ унбиш торле ризык эзерлэсэн дэ кирэкми ана,ул лучше дуслары бн каткан ипи иснэп аракы эчэ.Бкр суз дэ эйтмэгэч каян белсеннэр синен проблеманны.

            Хәзер укыйлар