Логотип
Күңелеңә җыйма

Яңа гаилә корган  ирем өчен сөенәм

 Җигелеп, дөнья арбасын ялгызы тарткан хатын-кыздан  мондый сүз ишетү бик сәер тоелды. Гадәттә бит гүзәл затларны исәп-хисапчылыкта, көнчеллектә, интригаларда гаеплиләр.  Әле ирне ир иткән дә, җир иткән дә хатын дип җибәрәләр.  Аерылып киткән ире өчен сөенгән хатын-кызны еш күрмисең инде ул. Бөтенләй башка темага сөйләшергә  килгән әңгәмәдәшемнең  бу сүзе мине кәлиядән чыгарды. Ничек бу хакта сөйләшми китәсең инде?! Җайлап кына сораша башладым. Билгеле сәбәпләр буенча геройларның исемнәре үзгәртелде.


 Җигелеп, дөнья арбасын ялгызы тарткан хатын-кыздан  мондый сүз ишетү бик сәер тоелды. Гадәттә бит гүзәл затларны исәп-хисапчылыкта, көнчелектә, интригаларда гаеплиләр.  Әле ирне ир иткән дә, җир иткән дә хатын дип җибәрәләр. Аерылып киткән ире өчен сөенгән хатын-кызны еш күрмисең инде ул. Бөтенләй башка темага сөйләшергә  килгән әңгәмәдәшемнең  бу сүзе мине кәлиядән чыгарды. Ничек бу хакта сөйләшми китәсең инде?! Җайлап кына сораша башладым. Билгеле сәбәпләр буенча геройларның исемнәре үзгәртелде.


Начар яшәмәдек без. Әгәр Илгизне начар дип уйлаган булсам, аннан өч бала тапмаган булыр идем. Аның чоры  шулай туры килде бит. 90 нчы еллар. Акчасызлык заманы. Эшләп тә акча бирмиләр.  Мин мәктәптә укытам, ирем совхозда – инженер. Кулда тере акча булсын өчен  өч сыер тоттык. Әйе, укытучы башым белән ял көннәрендә шәһәргә барып эремчек, май сатып йөрдем. Олы улым бик ярдәм итте ул вакытларда. Бер эштән дә тартынып, мин бит малай кеше, бу эшне эшләмим,  дип тормады.  


Бик оста, тиз бәйли идем. Кичләрен дәфтәрләр тикшереп, планнар язып бетергәч, бәйләүгә утырам.  Кешеләргә кофта, йон оеклар бәйләдем. Мин холкым белән кызу, тәвәккәл кеше. Ирем әкренрәк, бүген бар икән, шөкер итә. Ә без бит хатын-кызлар башкачарак. Баланы кайгырту рефлексы бездә бик көчле. Хатын-кызларга һәрвакыт нәрсәдер кирәк булуын бары шуның белән генә аңалатам. Хатын-кыз бит ул иң элек баласының иртәгәсен уйлый. Шуңа аңа һаман кирәк! Бу начар теләк түгел. Янәшәңдәге ирең дә шуны аңлап, сиңа ярдәм итеп, үзе дә булсын дип яши икән, гаилә ныклы була инде ул.


 Ә минем ирем күбрәк үзен кайгыртты бугай. Кирәк дип артык җилкенеп  йөрмәде. Хезмәт хакын кайтарып бирмәде. Әйе, без акчаны аерым тоттык. Гаиләдәбу  иң интим мәсьәлә икән. Ул турында өйләнешүгә сөйләшеп куясы булган. Ә без сөйләшмәдек тә, уйлашмадык та. Ничек аерым тоткан булсак, шулай аерым тоттык. Минем бөтен тапканым гаиләгә, балаларга кереп китеп барды. Горур башымны түбән иеп, иремнән акча сорарга уйламадым да. Аннан соң мин инде ир-ат биргәнне күреп тә үсмәгән. Ир-аттан акча ала да белмим. 


Шулай тырышып-тырмашып яшәгәндә мине бер оешмага эшкә чакырдылар. Хезмәт хакы укытучыныкыннан күбрәк иде, ике дә уйлап тормадым, барып урнаштым. Ә анда яңа мөмкинлекләр ачылачагын аңладым.  Карьера ясарга ниятләп, көн-төн эшли башладым. Эшләгән кешеләрне күрә торган оешма иде ул. 


Укытучы булгач, дәресләр бетүгә өйгә кайтасың бит инде. Ә бу эш урынымда соң гына кайтыла,  урак өсләрендә кизү торырга төнгә дә каласың. Тыныч кына яшәгән гаиләдә беренче тавыш әнә шул вакытларда чыга башлады. Илгизне ничек кирәк шулай көйләп яшәдем. Бер елдан соң мине бүлек башлыгы итеп билгеләделәр. Ул көнне өйдә кара тавыш чыкты. Иремә минем карьера буйлап күтәрелүем ошамады. «Хатын-кыз  сарайда сыер савып, май язсын да, бала карасын, әллә нинди ирләр арасында начальник булып йөрмәссен инде», – диде, турыдан-туры. «Синең кебек аяк астына карап яши алмыйм. Күккә, биеккә карарга яратам. Нәрсә генә кылансаң да эштән китмим. Минем әле балаларны аякка бастырасым бар», – дидем. 


Шул көннән башлап безнең аралар  ныклап суынды. Болай да әллә ни назга күмелеп яши торган хатын түгел идем. Сирәге дә бетте. Без күршеләр  кебек яши башладык. Ярты елдан соң ул: «Синең белән яши алмыйм, китәм», – диде. Еландай телләремне чыгарып, китмә дип ялвардым. Балаларның әтисез калуын теләми идем. Хатын-кыз үзенә ир табар ул, ә менә балаларга әти табып булмый. Ә минем алар өчәү! Нәкъ әти кулы кирәк чаклары.  


Оешма директоры урынбасары итеп билгеләнгәннең икенче көнендә эштән кайтуыма ирем  өйдән чыгып киткән. Балалар белән утырып сөйләшкән.  «Мин китәм, әмма сездән китмим, әниегездән китәм. Без ничек аралашып яшәсәк, шулай яшәрбез», – дигән. Балалар  ул вакытта үсмер иде инде. Аңлаганнар микән, әмма әтиләре турында начар сүз әйтмәделәр. Үзем дә әйтмәдем. 
Шул көннән бирле ирсез хатын булып яшим. Дөресрәге, үзем ир булып. Холкым  йомшак түгел минем, шуңа күрә ирләр белән чуалмадым. Эшемне бик яраттым. Ул минем бар дөньямны алып торгандыр, мөгаен. Иремнең китүенә дә артык борчылмадым. Көн саен әйткәләшүләр бетте, җанны ашаучы кеше калмады. Балалар  әтиләрен сагынмаганнар түгел, сагынганнардыр, әмма өйдә тыныч булгач,  аларга  да рәхәт булгандыр дип уйлыйм хәзер. 


Ирем шәһәргә барып урнашты. Без аерылыштык. Озак та үтми ул үзенең беренче мәхәббәте белән кавышып яши башлады. Шәһәрдә аңа инженер урыны, билгеле, әзерләп тормадылар, гади  слесарь булып урнашты да, күтәрелә дә алмады. Теләге дә булмагандыр дип уйлыйм.  Хатыны почтада эшли. Ә мин  үзем эшләгән оешманың директоры булып, инде озак еллар җитәкче вазыйфасын башкарам. Үземнең эшемнән, социаль статусымнан ләззәт алам. Иремә әйткәнемчә, күкләргә карап яшәргә ошый миңа.


 Өч баламны да аякка бастырдым. Әтиләренә барып йөриләр. Бервакытта да бармагыз дигәнем юк. Яңа хатыны да балаларга караңгы чырай катмады. «Әти бөтенләй башка кеше. Шундый тыныч, елмаеп кына тора», – ди балалар. Алар шулай дип әйткән саен, Илгиз өчен сөенәм. Борынгылар әйткән үз ярын, үз парын тапты инде ул. Бер сүздә, бер фикердә булып гармониядә яшәп яталар.  


Без аның белән икебез ике алан җиләге булганбыз инде.  Үзе кебек хатын очратып, гаилә корып, ир булып яши бит ул. Ә бергә яшәгән булсак, ул үзен бервакытта да ир итеп тоймас иде. Шуңа Илгизне кабул иткән хатынга рәхмәтлемен. Безнең бервакытта да күрешкән булмады, әмма мин аңа гомер һәм саулык телим.  Балаларымны кабул иткәне өчен дә рәхмәт.  


Ә мин үземчә бәхетле. Ярый әле ирем чыгып киткән дип уйлыйм. Бәлки, мин дә хәзерге дәрәҗәгә җитә алмаган, бирешкән булыр идем. Бәлки, киренсенчә, санламыйча иремне идән мунчаласына әйләндергән булыр идем. Ә болай ул – ир-ат, ә мин үзем теләгәнчә – җитәкче хатын-кыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар