Логотип
Күңелеңә җыйма

Үзгәреш

Өйләнешкәннән соң Нәфисәнең бөтенләй башка кешегә әйләнүен һич аңламый интекте Рафис. Һәрвакыт көләргә сәбәп эзләп кенә тора иде бит югыйсә очрашып йөргән чагында.


 Гаилә корып бергә яши башлаганчы, «конфет» чорында Нәфисә Рафисның бөтен сюрприз-тәкъдимнәренә колач җәеп риза була иде. Төн уртасында егетнең шалтыратуы белән кыз йокысыннан сикереп тора да, аның белән йөрергә чыгып китә йә кояш чыкканчы торып, бергәләп таң аттырырга баралар. Әмма өйләнешүгә Нәфисәне алыштырып куйдылармыни. Баштагы мәлне көлешү-шаярышулар булды әле. Аннан соң Рафис хатынының үзенә бикләнүен сизә башлады. Янәшәдән узып киткән Нәфисәне кочып алып үбә торган гадәте бар иде. Ул да ошамый башлады. «Рафис, тукта әле, бәйләнә», – ди ул хәзер. Аңа йә җыештыра, йә эше буенча нидер әзерли, йә счет-фактура тикшерә... Шулай итеп, Нәфисә Рафис күз алдында күңелсезгә әйләнә дә куя. Хәтта ялларын да өйдә уздыра башлады алар. Нәфисәгә йә кер, йә идән юарга кирәк булып чыкты. 

Керне кул белән юмыйсың бит, машинага саласың да онытасың», – дип тә карады Рафис. Аның бу сүзләренә Нәфисә күзләрен тутырып бер карап кына куя. Рафиска тормышлары күңелсез булып тоела. Аның дуслары белән шашлыкка йөрисе, кичләрен кинога барасы йә барда утырасы килә... Ир үзен хатын белән түгел, әнисе белән яшәгән кебек хис итә башлады. Хатыны да әнисе кебек үзе артыннан җыештырырга, салган носкиларын кер өчен корзинага салырга, тәмәке тартуны ташларга куша. Сөйләшүләре «акыл өйрәтү»гә кайтып кала. Әйе, Рафисның әлегә төпле эш урыны юк. Гаилә йөген күбрәк Нәфисә тарта. Ул көне-төне эштә, эше өенә дә ияреп кайта. Соңгы вакытларда хатынының салкынаюын да сизә башлады Рафис. Элекке кебек күзләре май ашаган песинеке кебек янып тормый. Сабырлыкның соңгы тамчысы – Нәфисә кичке аштан соң Рафиска җитди итеп сөйләшергә кирәклеген әйтте.


– Нишлибез? Ялга барабызмы? Сиңа шалтыраттылармы, безнең дуслар ялга җыена. Бергәләп барыйк, әйдә.
– Рафис, мин эшлим. 
– Бер атнага ял сора. Син бит кол түгел.
– Бер атна эшләмәсәң, ай ахырында хезмәт хакы азрак булачак дип уйламыйсың инде син? Ә ипотека түләргә кирәк. Әле залга алган диванның кредиты бар. Нинди ял турында уйларга була монда?!
–  Ял итеп кайткач ул мәсьәләне хәл итәрбез әле.
–  Ничек? Акча күктән төшәчәкме, Рафис?
–  Матурым, кичер, әмма син эчпошыргычка әйләндең. Җае табылыр дип әйтәм бит. Диңгезгә барып ял итәсең килмимени соң синең? 
–  Ә синең үсәсең килмиме?
–  Нәрсә?
– Рафис, кайчан акыл керәчәк инде сиңа? Без гаилә булып яшибез, ә синең һаман башыңда җил уйный. Вакытлыча дип кергән бу эшеңне кайчан алыштырасың. Һаман йокың туйгач таксига чыгып китеп эшләп дөнья алып барып булмый ул. Син бит дипломлы белгеч. Нормаль эшкә урнашырга вакыт. Билгеле, башта ук зур акчалар бирмәсләр, әмма эшли-эшли булыр әле. Гомер буе бер бүлмәле фатирда яшәмәбез бит?!
– Син мине акча аз алып кайтуда гаеплисең инде? Килеп җиттек. Хатыннар меркантельный була дип әйткәннәр иде аны. Ну син шундый булырсың дип уйламаган идем, матурым. 
–  Рафис, син мине дөрес аңламадың. Мин сине гаепләмим, бары тик аңлатырга гына телим. 
–  Рәхмәт, мин ул аңлатуларны 20 елдан артык ишетеп яшәдем. Ә хәзер минем бары яшисем килә.


Йокларга алар беренче тапкыр бергә ятмадылар. Рафис икенче көнне авыр уйлар белән уянды. Иртәнге кәһвасын эчкәндә дә мин Нәфисәне яратам микән соң дигән сорау китмәде. Рафис соры тормыштан туйган иде. Аның яңа эмоцияләр кичерәсе килде. Тормышында бер яңалык кирәк иде. Әллә үзем генә китим микән дуслар белән ялга дип тә уйлады. Әмма кире кайтып керәсе исенә төште. Нәфисәгә карата дөрес булмас бу адым. 


Кичен ул бераз ял итәргә уйлады. Хатынына шалтыратып заказлар күп, бүген соң кайтам, диде. Һәм барга китте. Анда музыка, танышлар... Бер-бер артлы эчкән коктейльләрдән соң бөтенләй тугарылып китте Рафис. Ахырда ул бер кыз белән танышты. Кичне аның белән үткәрде. Кызның фатирына ничек кайтып җиткәннәрен дә сизми калды. Ошады аңа Алина. Алар очраша башлады. Алина белән бик күңелле иде. Рафисның инде өенә кайтасы килми, Нәфисәгә дә күңеле суынды. Аерылам да, Алина белән яши башлыйм дип уйлады ул. Бәлки аерылган да булыр иде. Язмыш килеп кысылды....


Төнлә Алина яныннан кайтып барганда кызыл утка туктарга уйлап та карамаган бер машина Рафисның «рено»сына килеп керде. Ир шундук һушын җуйды.

 
Ул инде хастаханәдә уянды. Аяклары гипста иде, бер кулын да кыймылдата алмый. Шул секундта Рафиска куркыныч булып китте. Янында авыр минутларда ташламаган якын кешесе булуын теләде. Нәфисә! Ул Нәфисәне көтте. Ул озак көттермәде. Күз яшьләренә буылып килеп керде хатыны палатага. Рафис аңа шундый рәхмәтле иде. Үзен гаепле хис итте, Нәфисәсе каршында аңа хәтта оят иде. Икенче көнне ул Нәфисәгә хыянәте турында сөйләп, гафу үтенде. «Ташлама мине, гомерем буе тугры булырмын», – дип әйткәндә күзләреннән яшь бөртеге чыкты хәтта. Нәфисә аның хыянәте турында гоманлаган булган инде, әмма эндәшмәгән. Алар барысын да киредән башларга сүз куештылар. Рафис кына терелеп аякка бассын. Алина килсә, барысы да бетте дип әйтермен дип, уйлап куйды күңеленнән Рафис, әмма кыз күренмәде.


Бу авария Рафисны үзгәртте. Ул үз һөнәре буенча эшкә керде. Кичләрен дә һәрдаим дуслары янына  йөрүдән туктады. Рафис әти булырга да җыена иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар