Логотип
Күңелеңә җыйма

Туган көнегезне яратасызмы?

Беренче тапкыр туган көнемне бәйрәм иткәнем әле дә исемдә. Иң-иң күңеллесе, иң истә калганы шул булды бугай. Миңа алты яшь иде ул вакытта. Дөресен әйткәндә, мин әле бу көнне үземнең туган көнем икәнне дә белми идем. Гадәттәгечә, иртән дәү әни сеңлем белән икебезне чанага утыртып, балалар бакчасына менгезде.

Мин менә яратмыйм. Ни өчен икәнен үзем дә белмим, дисәм... Юк, тагын бер елга олыгайган өчен түгел. Мин моны олыгаю дип түгел, ә тәҗрибәлерәк, зирәгрәк булу дип кабул итәм. Күңел төпкеленә төшеп уйлансаң, туган көнне яратмауның сәбәпләре бар инде аның... 

Беренче тапкыр туган көнемне бәйрәм иткәнем әле дә исемдә. Иң-иң күңеллесе, иң истә калганы шул булды бугай. Миңа алты яшь иде ул вакытта. Дөресен әйткәндә, мин әле бу көнне үземнең туган көнем икәнне дә белми идем. Гадәттәгечә, иртән дәү әни сеңлем белән икебезне чанага утыртып, балалар бакчасына менгезде. Бераз үр күтәреләсе булганга, бездә шулай «менү» дип сөйләшәләр. Гап-гади кышкы бер көн иде. Сюрпризлар мине кичен өйдә көткән булып чыкты. Бакчадан төшешкә дәү әни белән әни миңа чын бәйрәм әзерләп куйганнар. Сеңлем белән без чишендереп, киемнәрен теләсә кая ыртыгып, чәчләрен туздырып бетергән, берсенең – аягы, икенчесенең кулы чыккан курчакларыбызны матур итеп киендереп, аяк-кулларын «дәвалап», мендәргә сөяп утыртып куйганнар. Әни пилмән бөккән. «Кызым, бүген синең туган көнең. Кич белән дус кызларыңны пилмән ашарга чакырырбыз», – диде. Кич белән бакчага бергә йөргән кызлар килде. Пилмән ашадык, безгә кабаттан өр-яңа кебек күренгән теге курчаклар белән уйнадык... Нәрсә бүләк иткәннәрен хәтерләмим. Бәлки, бүләк булмагандыр да. Ул вакытта андый гадәт булды микән әле? Тик менә шул туган көн – тормышымда иң күңеллесе, бүген дә җанымны җылытканы. 

Инде егерме еллап кына бардыр, туган көннәрне сагаеп, бераз куркып көтәм. Авыр көн ул минем өчен. Туганнар, дуслар, киләбез, котлыйбыз, диләр. «Зинһар өчен килеп йөрмәгез», – дип үтенәм. Үпкәлиләр. Чынлап әйтәм, кичке алтыда эштән кайтып, зур табыннар әзерләп кунак сыйларлык егәрем калмый. Шуңа күрә кунак килүен теләмим дә. Кайсы елларда, сеңлем белән ирем миңа сюрприз ясап, кайтышыма табын әзерләп куялар. Күңелле, билгеле. Ләкин монда да... аларның минем өчен мәшәкать чиккәннәрен уйлыйм да, кыенсынам. 

Быел ирем «кафега барып утырырбыз», дигән иде. Башта килешсәм дә, аннары каршы төштем. Бер кичке аш өчен күпме акча калдырып чыгарга кирәк. Ипотека түлибез, кирәкмәс... Кафеда шуның кадәр акча калдырып чыгарга кызганам мин, менә ни хәл итим? Шул акчага күпме ризык алып әзерләп буласын уйлыйм да... 

Психологлар туган көнне яратмауның төп сәбәпләре башкада булуын әйтә. Бу –  үз-үзеңне кабул итә алмауда, ди алар. Туган көн ул – тормышның сиңа биргәнен кабул итү. Бу дөньяга килүең өчен шатлану. Синең булганыңа сөенүләрен тою. 
Күпләр бу фикерне бөтенләй дә кабул итә алмый. Үзләренә күрсәткән игътибардан алар кыенсына. Моның өчен үзләрен бурычлы саныйлар. Сиңа нидер бирәләр икән, җавап итеп, син дә аларга нәрсәдер бирергә тиеш.  Кемнеңдер сине яратуына лаек булырга кирәк әле. Ә күбебез үзебезне моңа лаек түгел дип саный. Монысы балачактагы тәрбиядән. Әниләр дә безне тик торганнан гына, бары тик булганыбыз өчен генә яратмыйлар иде бит (һәрхәлдә, безнең буынга шундый тәрбия эләкте). Ул яратуны «дүртле», «бишле» билгеләре белән, өй җыештырып, савыт-сабаларны юып, әнигә булышып кына казанып була иде. 

Туган көннәрен яратмауга кешенең үз-үзенә түбән бәя бирүе дә сәбәпче. Бик азыбыз гына үзебезнең чын кыйммәтебезне аңлый һәм белә. 
Үзенә игътибар күп булуын яратмаган кешеләр дә бар. 

Уйлап карасаң, сез туган көн – ул бит бәйрәм. Әтиегез, әниегез, туганнарыгыз ничек шатлангандыр бу көнне. Алар өчен ул инде чып-чын бәйрәм булган! Бу дөньяга беркем дә тик торганнан гына тумый. Туганбыз икән, димәк, Илаһи Илаһка без кирәк булганбыз, аның безгә үз планнары бар. Менә шуның өчен генә дә үзеңне бер кирәксез кеше дип санаудан туктарга кирәк. 

Бу көн – балаларыгыз өчен дә бәйрәм. Сез булмасагыз, алар да Җир йөзенә килә алмаслар иде. Үзегез өчен булмаса, балаларыгыз өчен шатланыгыз бу көнне. Сез бит аларга яшәү бүләк иттегез. 

Туган көнегездә үзегезгә бүләк ясагыз. Табын әзерлисегез килми икән, әзерләмәгез. Котлауларга җавап бирәсегез килми икән – бирмәгез. «Кич киләбез» дип торган туганнарыгызны кунак итәргә җаегыз юк икән: «Әйдәгез, бу көнне тыныч кына уздырыйм әле. Миңа шундый бүләк ясагыз», – диегез. Аңламый калмаслар. Бу бит сезнең бәйрәмегез, һәм аны ничек уздыруны үзегезгә үзегез сайларга хакыгыз бар. 

Тик, үземнән чыгып әйтәм, бу һәрвакытта да эшләми. «Килеп йөрмәгез», – дигәнем белән килешүче сеңлем барыбер килми калмый. Аның мине котлыйсы килә, чөнки, бая әйткәнемчә, ул бит аның да бәйрәме. Бу көнне бәйрәм итәргә аның да хакы бар. 

Кадерле укучылар, ә сез ничек? Яратасызмы үзегез туган көнне? Фикерләрегезне белдерегезче?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Мин дэ яратмыйм уз туган конемне. Иртэгэ туган конем, эшемнэн ял алып кайтып киттем, ойдэ узем генэ буласым килэ. Характердан торадыр инде ул, кеше игьтибар курсэтсэ минем уземэ унайсыз булып китэ.

    Хәзер укыйлар