Логотип
Күңелеңә җыйма

Аяныч тәмамланган мәхәббәт

Әгәр дә бу хәлне берәрсе сөйләсә, уйлап чыгарган, дияр идек. Ләкин тормышның фантазиясе безнекеннән баерак шул... «Иренмичә укыгыз әле! Гыйбрәт өчен», – ди Рөстәм.

Әгәр дә бу хәлне берәрсе сөйләсә, уйлап чыгарган, дияр идек. Ләкин тормышның фантазиясе безнекеннән баерак шул... 

Әгәр берәр кинода мондый сценарий булса, тормышта болай булмый ла инде, дияр иде тамашачы!
Бүген бер дус егетне соңгы юлга озатырга кайттым авылга. Моннан ике көн элек комага китте, кичә аңына килеп әтисенең кулын кысып, тернәкләнергә өмет биргән, тик төнлә йөрәге тибүеннән туктый...
Ике ел элек өч хәрефле авыру аркасында тормыш чәчәге вафат булган иде... Фаҗига арты фаҗига...
Шунысы гаҗәп, төгәл ике ел! 2019 елның 30 мартында хатынын озатканннар иде, 2021 нең 30 мартында үзен... Хәтта вакыты да бер чама! Раиләсе каршы алгандыр инде Эльмирны, ике ел күрешми торганнан соң, очрашканнардыр...
Кирәк бит... бер гаиләгә шундый сынау! Беркайчан да тулылана алмаслык югалту! Югалтулар! Ата-ана хәсрәте – балаларының ләхеткә керүен күрү...
Урам тулы халык... соңгы юлга озатырга килгән авылдашлар, дуслар, сабакташлар, хезмәттәшләр... күп иде кеше...
Ике бала – 10 һәм 13 яшьлек ике егет йокыдан торуга, әтисез дә калулары турында хәбәр ишетә...
Ничек кенә әйтерләр икән аларга бу хакта, сабыйларның йөрәкләре ярылмасмы дигән уй авылга кайтканда юл буе башымнан чыкмады.
35 яшьлек әзмәвердәй егетне – сукса тимер өзәрлек егетнең мәетен капка төбенә куйгач, баласының, үзен тыя алмыйча, җыелган халыкны күрмичә, әрни-әрни елавын күргәч, бераздан әтисе гәүдәсе янында катып калып, бер ноктага текәлеп калганын күргәч, меңләгән очлы пычак йөрәкне аркылыга да, буйга да телгәләгәндәй булды.
Ул караш әле дә күз алдымда, минем андый күз карашын моңарчы күргәнем юк иде... 10 яшьлек малай, кәфенлек аша әтисен күрергә тырышкан сыман, шул ук вакытта, анда аның әтисе булуына ышанырга теләмәгән сыман, самими күз яшьләре аша бәреп чыккан караш иде ул...
Әтисе Әсхәт абый, әнисе Гөлфия апаның тойгы-кичерешләре турында әйтеп тә тормыйм инде...

Аяныч тәмамланган мәхәббәт тарихлары исемлегендә тагын бер пар барлыкка килде –  Эльмир һәм Раилә.... Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын! 


фото: https://www.instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар