Логотип
Күңелеңә җыйма

Тетя Нина

Беркөнне кич эштән кайткач ашарга әзерләп йөри идем, тоз беткән! Иртән үк тоз юклыгын күргән идем инде, кайтышлый кибеткә дә сугылган идем, алырга онытканмын! Тоз өчен генә яңадан киенеп, яңадан салкын урамга чыгасы килми бит. Каршыдагы күршеләрнең ишеген шакыдым. Бер савыт тутырып тоз биреп чыгарды. Рәхмәт яусын инде үзенә. Туган көн дә кирәкми, күрше көн дә кирәк, дип, халык бигрәк белеп әйткән шул.

Бу йортта йөрешкән күршеләребез күп түгел безнең. Үзебездән олырак менә шушы татар гаиләсе дә, күрше подъезддагы тетя Нина. Тетя Нинага сиксән яшь инде. Шулай да якынаеп киттек без аның белән. Балалар кечкенә вакытта, мәктәптә йә ачкычларын югалталар, йә ишекнең йозагын ача алмый азапланалар иде. Андый вакытта төгәл маршрут билгеле – тетя Ниналарга керергә! Без кайтканчы тетя Нина аларны ашатып-эчертеп, кайчагында хәтта дәресләрен дә хәзерләтеп куяр иде, җан кисәгем. Үзебез дә аның бу яхшылыкларын онытмыйбыз. Авылдан үзебез үстергән бәрәңгесен, яшелчәсен, алмасын-җиләген алып килеп авыз иттерәбез. Христиан динендә булса да, гаетләрдә сәдаканы да, корбан итен дә гел тетя Нинага кертәм мин. Чын күңеленнән сөенеп, рәхмәтләр укып ала ул аны. Пасха җитсә, безне буялган йомыркалар белән сыйлый. 
Тетя Нина үзе рус хатыны. Ләкин татарчаны синнән-миннән яхшырак белә. «Почта начальнигы булып эшләдем. Авылдан килгән татарлар ул вакытта русча начар беләләр иде. Татарлар белән эшләгәч, өйрәндем инде», – ди үзе, моны әллә ни зур эшкә санамыйча гына. 
Күршемнең яхшылыклары бу гына да түгел әле. Чын мәгънәсендә изге кеше! 60 яшендә ике кулына ике кечкенә бала – оныгының балаларын күтәреп кала ул. Олысына – 1 яшь, кечкенәсенә нибары 1 генә ай була әле юлдан язган юньсез онык ике сабыен калдырып юкка чыкканда. «Яшегез олы, сәламәтлегегез юк, балаларны алабыз», –  дип, опека бүлегеннән әллә ничә тапкыр киләләр. Тетя Нинаның күзләре инде ул вакытта да начар күргән, бүген бөтенләй дә күрми дип әйтерлек. Ничек итсә итә, тәки шул балаларны үстереп аякка бастыра бит әбиләре. Без күченеп килгәндә балаларның берсенә – җиде, икенчесенә алты яшь иде. Кечкенәсе безнең малай белән бер класста укыды. Без әле иртән мәктәпкә барырга җыенып та бетмәгән, тетя Нина инде ишек шакый: «Лилия, син чыгып йөрмә, балаларны үзем илтәм», – ди. Ул вакытта кечкенә кызыбызга әле ике яшь кенә, яшь баланы киендереп, салкынга чыгып йөрмә, дип әйтүе. Дәресләр беткәч, балаларны мәктәптән үзем барып алам. Менә шулай бер-беребезгә булышып, бергә укыттык аларны. Олыгайган көнендә ике бала үстерүе бик җиңел булмады инде тетя Нинага. Аяклары да сызлый, шикәре дә күтәрелә... Балалар да бик тыңлаучан дип әйтеп булмый бит әле. 
Кайчагында: «Әйдә, син бераз ял итәрсең», – дип, оныкларын үзебез белән авылга да алып кайткаладык. Беренче тапкыр сыер күреп шаккатулары, беренче тапкыр елгада су коенулары, кайнар мунча керүләре – барысы да безнең авылда булды. Балалар бер шатлансалар, тетя Нинага ярдәм итә алуыма үзем икенче шатлана идем. Бәхетле буласың килсә, кемнедер сөендер, диләр бит. Бигрәк дөрес сүзләр. 
Тетя Нина белән әле дә аралашабыз. Дөресен әйтим, сабый чакларыннан җылы куенында үстергән бу балалары рәхәт күрсәтмәде аңа. Олысы, караклыкта тотылып, әллә ничә тапкыр утырып чыкты. Ә кечесе – зур өметләр баглап үстергән кыз оныкчыгы тетя Нина кулына тагын яшь бала тоттырып калдырды. Генетиканы берни эшләтеп тә булмый икән аны. Үзе дә әнисен бер күрергә тилмереп үскән кызның хәзер әнә үз баласы шулай тилмерә. Ә тетя Нинага инде сиксән тулып китте. Яшь бала карау түгел, үз-үзен дә карарлык рәте юк. 
Ике яше дә тулмаган сабый җәй буена урамда – саф һавада ничә генә тапкыр булды икән? Кайчагында кызыма әйтәм: «Тетя Нина да ял итәр, бар әле, баланы киендереп алып чык. Бераз һава сулар». Ләкин балага бит саф һава көн дә кирәк, аның көн дә уйныйсы килә. 
Әле менә шушы көннәрдә генә тагын тетя Нинаны күрдем. Подъезд төбенә һава суларга чыккан иде. Ишек төбеннән ерак китә алмый ул, аяклары тыңламый. Сөенечле хәбәрен җиткерергә ашыкты: оныгы, акылына килеп, баласы янына кайткан бит! «Дәваланам, эшкә урнашам, баламны үзем үстерәм», –  дип әйтә икән.  И шулай гына була күрсәче! Атасыз бала ярты ятим булса, анасыз бала дөм ятим бит ул. Һәр бала үз әнисе белән үссен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар