Логотип
Күңелеңә җыйма

«Сеңлем минем туганым, ә син миңа беркем түгел...»

Бергә яшәгән иреңнән әллә ниләр ишетәсең икән ул.



 Өйләнешеп яши башлауга ук иремнең әнисе белән сеңлесе өчен ир һәм әти урынында булганын аңладым. Әйе, бу әтисез гаиләләр өчен гадәти күренеш. Олы абый, олы агай дигән бик хөрмәтле кешеләр алар. Гадәттә, гаиләдә әти булмаса, олы абый әти ролен үти башлый. Әмма безнең очракта бөтенләй башка һәм сәер. Кайната исән! Авыртмый, чир җимертеп яшәп ята. Дөрес, җир җимертеп эшли дип әйтеп булмый. Үземнең әти белән чагыштырганда ялкауның-ялкавы. Шәһәр кешесе инде дип кул селтәргә була анысы. Әмма шәһәр кешесенең дә бик тырышлары була. Өйләрен ялт итеп тоталар, бакчалары бар, анда йөриләр. Без өйләнешергә уйлагач Маратның үз көче белән фатирларына ремонт ясавына да аптыраган идем. «Булачак кияү бигрәк уңган икән. Кулы да алтын, гаиләсенә дә булыша, бик яхшы ир булыр», – дигән иде ул вакытта әнием. Ремонт башлангач әтисенең санаторийга китеп баруын әллә искә алмады, әллә эндәшмәде. Әйе, әтисе: «Миңа авыр күтәрергә дә, артык борчылырга да ярамый», – дип, юллама юнәтте дә ялга китеп барды. Ул бер айдан соң безнең никахка гына кайтып төште. Никахыбызда исә түр башыбызда утырып, әтигә өйгә ремонт ясаганын сөйләгәнен ишеткәч, егылып китә яздым.


 Без Марат белән фатир арендалап яши башладык. Яшь гаилә аерым яшәргә, әти-әнидән бераз аерылырга тиеш сыман иде. Әмма без аерым яшәсәк тә, Маратның әнисеннән һәм сеңлесеннән аерыла алмадык. Минут саен шалтыратып торалар. Иртән әнисенең шалтыратуына уянабыз, кич йоклап китәбез. Нәрсә булса да Маратка шалтыраталар. Марат хәтта аларның торак-коммуналь хезмәте өчен түләүләрен дә барып түли. Ял көнне дусларыбыз белән очрашырга җыенабыз. Әнисе шалтыратты. Кибеттә акция белән тавык ите саталар икән. Шуның алып кайтып бир әле, ди. Менә хәзер үк кирәк икән аларга. Марат, гадәттәгечә, берсүзсез риза булды. Хәзер тиз генә барып кайтам дип өйдән чыгып китте. Ул вакытта бер каршы сүз әйтмәдем. Аннан соң да бу хәлләр еш кабатлана башлады. Ярар, кайнанага авыр күтәрергә ярамасын да ди, өйдә бит кайната бар. Гадәттә, авыр эшләрне бездә әти башкара.

Кунакка барып йөри торгач шуны аңладым: кайната бу йортта «сожитель» кебегрәк кеше иде. Әни белән аралары якын түгел. Әни – Маратны, әти кызын якынрак күрә. Кайнана улыннан үзенә терәк – ир ясап бетергән. Ярдәм итәргә кирәк, бер сүз әйтмим. Әмма һаман саен шалтыратып кибеттән әйбер алып кайтып бирү йә каядыр алып бару, акча сорау бераз ачуны китерә башлады. «Ул аның әнисе, кызым, балалар әниләргә ярдәм итә инде ул», – ди иде әни. Минекеләр дә – әти-әни. Әмма без аларга ярдәм итмибез, киресенчә, һәрдаим алар безгә ярдәм итә. Авылга кайткач та артык эш кушмыйлар – кунак кына булып киләбез.


Ике ел бер сүз эндәшми түздем. Балабыз тугач үзгәрерләр дип, бала тууын көттем. Әмма кызыбыз тугач та берни үзгәрмәде. Авылдан әни килеп булышып киткәләде, ә кайнанам килеп тә карамады. «Атна буе эшлим, ялларда кыл селкетерлек тә хәлем калмый», – дип әйтә иде ул. Ә атна буе эшләгән улын ялларда базар буйлап йөртә, кибеткә алып бара йә туганнарына алып китә. 


Без, мөгаен, аерылышып туктаган булыр идек. Әни, йөрәк өянәге булып, кисәк кенә үлеп китте. Марат өчен борчылдым. Әнисен югалтуны авыр кичерер дип уйладым. Әмма ул борчуын күрсәтмәде. Гаеп итәрсез инде, ә мин җиңел сулап куйдым. Ниһаять, Марат ике гаиләне өстерәүдән туктаячак, бөтен игътибар безгә генә булыр дип өметләндем. 


Әни үлгәч кайната эштән туктады. Берсендә аларга барып кергәч, чит хатын барлыгын да күрдек. Бергә яшәмиләр, бары килеп кенә йөри икән бу хатын. Пешерергә, җыештырырга кешесе бар янында, дип, аның өчен дә тынычландым. Әмма ул озакка бармады. Кайната хатын-кызларын перчатка урынына алыштырды. Шул чиккә барып җитте ки: венерик авыру эләктереп хастаханәдә ятты. Менә шуннан башланды инде. Сез мине карарга тиеш, миңа моны китерегез, даруларга акча бирегез, дип, көн-төн шалтырата. Марат тагын йөгерә. Типсә тимер өзәрлек ирнең шулай кылануы ачуымны китерде. Тоттым да кайнатага шалтыраттым. «Һаман Маратны борчымагыз. Ул – эш кешесе. Кибеттән ипине үзегез генә алып керә аласыз бит», – дидем. «Минем улым, нәрсә телим шуны эшләтәм, кысылма», – диде. Шуннан бирле аның белән җүнләп сөйләшкәнем юк.


Шалтыратуым юкка булмады. Ул Маратны артык борчымый башлады. Әйе, атнага бер барып кибеттән продукция җыеп алып кайту, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр түләү Маратның гадәти бурычы булып калды. Анысына мин дә күз йомдым. Аңлавымча, ул Марат хисабына яшәп, җыйган акчаларына санаторийга юллама ала иде. Елга өч-дүрт тапкыр барып кайта ул анда. 


Тыныч кына яши башлаган идек сеңлесе борчый башлады. Ире наркоман аның. Бер тын гына матур гына яшәп алалар да, аннан ир өйдән чыгып югала. Сеңлесе яратадыр инде ирен. Аерылмый. Күптән түгел өченче баласын да тапты. Менә шул өченче бала тугач, Марат ул баланың әтисенә әйләнде дә куйды. Балага памперс алырга да, аларны хастаханәгә алып барырга да Марат кирәк. Берсендә сеңлесе төн уртасында шалтыратты. Баласының температурасы күтәрелгән, ә иренең чираттагы «командировка» вакыты. Киенеп чыгып китте Марат. Хәзер инде сеңлесе: «Минем акчам юк, шуның кадәр акча  кирәк», –  дип даими шалтыратып тора. Үзем дә бала белән өйдә утырам. Бер Марат җилкәсендә яшибез. Сеңлесен үземчә акларга да тырышам, әмма ачуым килә. Ә беркөнне өйдә кара тавыш чыкты. «Аның бит ире, әтисе бар, ник һаман сиңа шалтырата соң ул. Син түгел, ире терәк булырга тиеш. Син безгә кирәк», – дидем. «Ул минем сеңлем, ә син миңа беркем түгел. Син нәрсә генә әйтсәң дә, аңа булышачакмын», – диде. Бик кимсендем. Ярдәм итмәсен дип әйтмим, әмма аның да чиге буладыр бит?! Аннан соң хатын белән киңәшләшү дигән нәрсә дә булырга тиештер бит. Миңа ул хакта әйтеп тә тормый, алар телефоннан сөйләшкәндә генә ишетеп алам. 


Нишләргә дә белмим. Күрәсең, башта ук түзәргә кирәк булмаган.  Без бер гаилә бергә хәл итик, киңәшләшик, дип әйтәсе калган. Ә мин түздем һәм ахырда нәрсә ишеттем...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Беркем дә булмагач, нигә яшәргә ул ир белән? Ярар, хатын шулай да булсын, ди. Ә бала?

    Хәзер укыйлар