Логотип
Күңелеңә җыйма

Өмет ноктасы

«Әзерләнеп тә тормасын, барыбер имтиханны бирә алмаячак!» Бу –  укытучының миңа әйткән сүзләре иде. Ярар, миңа гына әйтеп калса, мин аны кызыма барыбер җиткермәс идем, баланың үзенә дә шушы сүзләрне әйтте ул. Күргән саен кабатлады: «Син ЕГЭны бирә алмаячаксың. Мәктәптән справка белән чыгасың». 

Быелгы 1 сентябрьне тагын кем генә минем кызым кебек көтте икән?! «Кайчан җитә инде? Тизрәк җитсен иде», –  бу сүзләрне ничә генә кабатламагандыр. Юк, беренче тапкыр 1 нче класска бармады ул быел. 18 яшьлек кызыбыз беренче тапкыр 1 нче курска укырга барды. Үз гомерендә икенче тапкыр сабырсызланып көтеп алган Белем бәйрәме иде ул аның. Беренчесе, әлбәттә инде, беренче тапкыр 1 нче класска барган көне булды. 
Мәктәпне укытучыга карап сайларга кирәк, дигән фикерне истә тотып, өебездән ерак булса да, без Казандагы кызлар гимназиясен сайладык ул вакытта. Кызыбызның булачак беренче укытучысы файдасына иде бу сайлау. Чынлап та, ялгышмадык, чын-чынлап икенче әнисе кебек булды ул аның. Бүген дә кызыбыз беренче укытучысын иң җылы хисләр белән генә искә ала. Юлы төшсә, беренче укыган мәктәбенә кереп укытучысының хәлен белеп чыга. 
Башлангычтан соң мәктәпне алыштырырга туры килде. Киләчәген зур спорт белән бәйләгән кызыбызга мәктәпнең өйгә якынрагы кирәк иде. Башта: «Ник мине татар мәктәбенә бирдегез?» –  дип аптыраткан кызыбыз рус һәм татар мәктәбенең аермасын үз күзләре белән күрде. «Кызым, ник татар мәктәбенә биргәнне аңладыңмы инде?» – дигән соравыма, килешеп, баш какты. 
Узган ел безнең өчен катлаулы булды уку елы. 11 нче класста балаларның да, әти-әниләрнең дә өнен алган, төн йокыларын качырган, ашау-эчүдән калдырган ЕГЭ бар бит. 
Спортчы кызыбызга еш кына ярышларга китәргә туры килә, дәресләре күп кала. Укытучыларга бу ошамый, билгеле. Алар баланың спорттагы уңышларыннан битәр, алдагы имтиханнар турында кайгырта. Укудагы «тапларны» каплар өчен репетиторларның ярдәменнән башка гына булмый. Дәресләргә йөри алмаса да, кызыбыз имтихан бирәсе фәннәрдән ныклап шөгыльләнде. Кесәгә шактый ук сукса да (биологиядән бер сәгать дәрес 1200 сум тора. Ул атнага икәү кирәк), имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен мондый гына чыгымнар белән килешми хәлең юк. 
Биология укытучысы белән кызыбызның баштан ук «борчагы пешмәде». Дәрес калдырганы өчен «икеле» тезә торгач, бер чиреккә хәтта «икеле» үк чыгарып куйды укытучыбыз. Минем барып сөйләшү дә, директорның хәлне җайларга тырышуы да нәтиҗә бирмәде – укытучы кызыбызга өстәмә эшләр биреп, билгене үзгәртергә теләмәде. Юк, мин аны гаепләмим, ул кызыбыздан дәрестә булуны таләп итте, моңа аның тулы хакы бар. Спорт ярышлары – алар икенче планда булырга тиешле нәрсәләр дә бит, кызыбызда талантлы спортчы күргән тренерыбыз исә беренче урынга нәкъ менә тренировкаларны һәм ярышларда катнашуны куйды шул... 
Ике арадагы киеренкелек үсте. «Әзерләнеп тә тормасын, барыбер имтиханны бирә алмаячак!» Бу –  укытучының миңа әйткән сүзләре иде. Ярар, миңа гына әйтеп калса, мин аны кызыма барыбер җиткермәс идем, баланың үзенә дә шушы сүзләрне әйтте ул. Күргән саен кабатлады: «Син ЕГЭны бирә алмаячаксың. Мәктәптән справка белән чыгасың». 
Без –  укытучыларга карата хөрмәт булырга тиеш дип тәрбияләнеп үскән буын. Нәрсә генә булса да, өйдә гел укытучыны яклый идек. Тик аның бу сүзләре минем дә җаныма тиде. Бала  бирә алмаган очракта да ул болай дип әйтергә тиеш түгел иде бит. Киресенчә,  аның күңелен үстереп, өмет кабызырга тиеш иде түгелме? Ә кызыбыз имтиханнарны бик яхшы бирде! Университетның үзе теләгән факультетына бюджетка укырга керде, Аллага шөкер. Имтихан нәтиҗәләре килгәч, укытучы анда да «чеметеп алырга» җай тапкан: «Үзең бирмәгәнеңне белеп торам, күчергәнсең!» Нинди күчерү?! Укытучының бертуктамый «бирә алмыйсың» дип торуы, борчылулар – берсе дә эзсез узмады, имтиханнарны тапшырып бетергәч, кызыбыз шактый озак авырды. Бик көчле стресс кичергән яшь организм чыдамады. 
Ә без кызыбызның сынауларны яхшы бирәсенә ышандык. «Син акыллы, син бирәчәксең, менә күр дә тор!» –  дип, ничек тә аның күңелен күтәрергә тырыштык. 
«Син начар, син ялкау, син булдыксыз», дип кабатлап торасың икән, иң тырыш кеше дә тора-бара булдыксызга әвереләчәк. Бер егылганны тукмарга яраталар бездә. Дөресен әйткәндә, укытучылар арасында да бигүк профессиональ булмаганнары очрый. Мин укыган мәктәптә дә бар иде андый берәү.
Тугызынчы класста укыганда  ук университетка керергә әзерләнә башладым. Ул вакытта имтиханнарда биреләчәк конкрет сораулар, программа бар иде. Тәнәфес вакытларында шул сорауларга җаваплар, конспектлар язам. Моңарчы педагогика училищесына барам дип йөргә классташым да, ниятен үзгәртеп, университетның мин әзерләнгән факультетына керергә булды. Бер партага утырып, конспектларны икәүләшеп язабыз. Моны укытучылар да күреп йөри. Шунда бер укытучыбыз әледән-әле килеп, классташымны мактый: «Син молодец, син керәсең!» –  ди. Янәшәдә шулай ук конспект язып утырган миңа хәтта күз дә салмый. Шулкадәр рәнҗи иде бу укытучыга күңелем. Беребезне мактап, икенчебезне күрмәмешкә салышып, ул үзенең профессиональ дәрәҗәсен генә төшергән инде. Университетка без икебез дә кердек, икебез дә тәмамлап чыкык. Тик күңелемдә әлеге укытучыга карата кинә калды. Укучыларын тигез күрмәгәнгә, беребезне үсендереп, икенчебезне күрмәмешкә салышканга...
Коллегам, дустым булган бер журналист белән шушы темага сөйләшкәнебез бар. Ул – егет кеше. Балачагында бик шаян, шук малай булган. Шук баланы укытучыларның кайсысы гына ярата икән? «Класстагы иң начар малай» аты аңа мәктәпне тәмамлаганчы ныклап ябыша. «Синнән бандит кына чыгачак, юньле кеше чыкмый синнән», – дип тукый аңа укытучылар беравыздан. Бары бер укытучының гына йөрәгендә бу укучыга карата ышаныч, ярату, аңлау яши. «Беркемнең дә сүзенә карама. Син – талантлы, фикерле малай. Яз син, синнән бик яхшы язучы чыгачак», – дип тәкрарлый ул аңа. Нокта кадәр генә булса да өмет кабына инде күптән үз-үзенә кул селтәгән малайның күңелендә. Ул нокта тора-бара зур учакка әверелә. Дустым бүген Язучылар берлеге әгъзасы, алдынгы журналист, әсәрләре буенча фильмнар төшерелә. Бала чагында үзен гел битәрләп торган укытучылары аны үзе укыган мәктәпкә очрашуларга чакыра хәзер. 
Балаларым мәктәптә укыганда гел игътибар итә идем: бездә күбрәк оялту, куркыту кебек ысуллар белән тәрбияләргә тырышалар. Бәлки, кайсыдыр балага бу ысуллар тәэсир дә итәдер. Күбесенең укуга карата күңелен генә катыра ул. Әле дә аңлый алмыйм, ник күбрәк мактамаска, үсендермәскә соң баланы? Кечкенә генә тырышлыгын да күреп алып мактасаң, иртәгә ул бит тагын да ныграк тырышачак. Мин моны үземнән дә чыгып язам. Укытучы сиңа ышаныч белдерә икән, аның ышанычын какшатмас өчен җан-фәрман тырышасың бит. 
Мәктәп ул өметләрне сүндереп, канатларны кисә торган җир булмаска тиештер. Баланың күңелендәге өметен сүндерергә ярамый. Нокта кадәр генә булса да өмет яшәргә тиеш анда. Шул ноктаны күреп алып, зур учак кабыза алган укытучылар – чын педагоглар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар