Логотип
Күңелеңә җыйма

Ничек кияүгә чыгарга?

Яңа ел могҗизасы идеме бу, әллә теләкләр картасының кабул булуымы – белмәссең...  

Аллаһы Тәгалә безнең һәрберебезне парлы-парлы итеп яралткан. Ләкин, бер-берләрен тиз генә таба алмасыннар әле, бераз тир түксеннәр дип, күрәсең, безгә насыйп тиңнәрнең эзләрен чуалткан. Менә шул кешене хәзер ничек эзләп табасы? 
Яшебез кырыктан узса да, үз насыйбын әле дә эзләгән танышларым күп минем. Гаилә корасылары, балалар үстерәселәре килә. Ләкин вакыт та үкчәгә бастырып куа: кырыктан соң шансларыбыз шактый кими шул. 
Яңа ел алдыннан иремә бүләк алырга дип, ир-егетләр өчен кием-салым сатыла торган кибеткә кергән идем. Шунда бер танышымны очраттым. Кулында 43 размерлы ирләр башмагы.
 – Кияүгә чыктыңмы? Котлыйм! – дип, сүз башлаган идем, ярты сүздән бүлдерде: 
– Юк, юк, котларга иртәрәк, кияүгә чыкканчы, башта аны табасы бар әле... 
– Ә бу кемгә? – дип ымладым кулындагы йомшак башмакларга. Ир туганнары юклыгын беләм, әтисенә дисәң, бу башмак бигрәк яшьләрчә кебек...
– Галәмгә сигнал юллар өчен бу, – дип көлде танышым.  – Ниндидер теләгеңнең тормышка ашуын теләсәң, аны материальләштерергә кирәк, диләр бит. Менә мин дә шул киңәшне тотарга булдым әле. Бу башмаклар – булачак иремә. Әлегә аны көтеп, ишек төбемдә яшәрләр.
– Син моңа ышанасыңмы? – дигән сорау чыгып ычкынды авызымнан. 
– Психологлар шулай киңәш итә бит, эшләп карыйм, файдасы тимәсә дә, зыяны булмас, – диде танышым. 
– Белмим инде, башмаклар гына булышыр микән? – дип икеләндем мин. 
– Юк, башмаклар гына түгел, мин инде ванна бүлмәмә аның өчен яңа теш щеткасы, мунчала алып кайтып куйдым. Кырыну приборлары, чөйдә яңа сөлгесе дә аның килгәнен көтә, – дип елмайды каршымдагы кыз. – Иң мөһиме – Галәмгә теләкләр картасын төзеп тапшыру. Минем хәтта булачак ирем белән бергә төшкән фотоларым да бар, – диде ул мине тагын да ныграк гаҗәпкә салып. 
– Ничек бергә төшкән? Күздә тоткан берәр кешең бармыни? 
– Әлегә юк, ләкин үземә нинди типтагы егеләрнең ошаганын беләм бит. Чибәр егетләрнең фотолары интернет тулы, – танышым сумкасыннан бер фото алып, миңа сузды. Ак комлы диңгез ярында бик чибәр егет кочаклаган үзен. Икесе дә шат елмаялар, бик бәхетлеләр. Артларында ак катер тирбәлә.
– Фотошоп! – дип ачыклык кертте танышым, аптырап, авызымны да яба алмый торганымны күреп. 
– Чын диярсең, шулкадәр пар килгәнсез! – дидем мин, чынлап та сокланып. – Теләкләр картаңны Галәм кабул итсә, мине туйга чакыр, яме! 
– Обязательно! – дип саубуллашты таныш кызым. 
Бу вакыйганы шактый вакыт уйлап йөрдем әле мин. Аллаһы Тәгаләдән аңа  үз насыйбын очратуын сорап ялвардым. Кодрәтемнән килсә, дөньядагы һәркемне кавыштырып, бәхетле итәр идем дә... 
Гаилә корырга теләгән хатын-кызлар ике төркемгә бүленә, ди психологлар. Берләре – ир табарга тели, икенчеләре – аны очратырга. Беренче карашка охшаш булса да, бу ике теләк бер-берсеннән бик аерыла, ди алар. Беренче очрак хатын-кызның әле мәсьәләдә актив позициясен аңлата. 
Әлбәттә, бу дөньяда идеаль ир дә, идеаль хатын да юк. Шуңа күрә «бары яхшы кеше» дип кенә эзләү дөрес түгел икән. Ни өчен сезгә ир кирәк һәм ул нинди булырга тиеш, дип, ныклап уйлау тиешле. 
Матди яктан тәэмин итәрлек кешене эзлисез икән, булачак ярыгызны хәрбиләр, төзүчеләр, юристлар, эшмәкәрләр тирәсеннән эзләгез. 
Барысын да сөйләшеп була торган, сәяхәтләр яраткан кеше эзләсәгез, программистлар, фрилансерлар, фотографларны караштырыгыз. 
Чын хуҗабикә, кайгыртучан ана ролендә булырга теләсәгез, иҗат әһелләре – рәссамнар, дизайнер, шагыйрьләр даирәсенә керегез. 
Бер бит кәгазь алып, булачак ирегезнең нинди ыйфатларга ия булырга тиешлеген язып чыгыгыз. Аның хакына сез нинди корбанга бара алыр идегез, анысын да ачыклагыз. Мәсәлән, сез спорт яратасыз, зифа гәүдәле, ләкин шул ук вакытта акчаны яхшы эшли торган ир-егеткә кияүгә чыгасыгыз килә. Бай булса, юан ирне дә кабул итә алырсызмы? Менә шул моментларны да уйларга кирәк, ди белгечләр. Көчле һәм уңышка ирешкән ирләр, гадәттә, нечкә күңелле булмый. Шуңа күрә таләпләрегез бер-берсенә капма-каршы булмасын. 
Икенче бер биткә үзегезнең сыйфатларны да барлагыз. Көчле якларыгызны һәм көчсез якларыгызны күрсәтегез. Башкалардан нәрсәгез белән аерылып торасыз? Бәлки, сез бик тәмле пешерәсездер? Ә бәлки, сездән тынычлык, сабырлык бөркеләдер? 
Яхшы сыйфатларыгызга караганда кимчелекле якларыгыз күбрәк чыкса, берәр психологка барып, тренинг узарга, бәягезне күтәрергә кирәк булыр. Без үзебезгә нинди бәя бирсәк, безгә башкалар да шул бәяне бирә. Үзегез үзегезне түбән бәяләп, башкалар югары бәяләмәячәк. Ә түбән бәяле кеше кемне кызыктыра? 
Тагын бер мөһим нәрсә, өйдә утырмагыз. Егетләрне кайда күбрәк очратырга була, шуны уйлагыз. Бәлки, футбол яки хоккей матчларына билет алыргадыр? Спортзалга йөрүгә ничек карыйсыз? Ир-егетләр машина запчастьләре сатылган кибетләрдә дә еш була... Өйдә утырып, булачак ирегез үзе килеп кермәс бит инде... дисәм...
Ә бит теге танышымның теләкләр картасын Галәм кабул иткән! Бәби көтәләр. Ире белән икесен бергә күрдем. Дөрес, диңгез ярында теге фотодан елмайган егеткә бик үк охшап җитмәгән җитүен, шулай да сөйкемле генә матур егет икән. 
Мине, билгеле, аларның ничек табышулары кызыксындырды. 
– Теге, башмаклар сатып алган көнне, кер юу машинам ватылган иде минем, – дип үзләренең танышу тарихын сөйләде дустым. – Яңа ел алдыннан кирәк бит аңа ватылырга! «Авито»дан табып, бер номерга шалтыраттым. Килде. Ишек төбенә теге башмакларны куйган идем. Үзенә әзерләп куйган дип уйлады, ахрысы, аягына шуларны эләктереп алды. Сөйләшеп киттек. Холодильникларны да төзәтә икән. Ә минем холодильникның ишеге тыгыз ябылмый. Тиз генә аны да карап бирде. Бәйрәмгә дип пилмән бөгә идем, икебезгә дә пилмән салып алдым. «Бигрәк тәмле», – дип мактый-мактый ашады. «Кайда, тагын нәрсәләреңне карыйбыз? Әле минем өчпочмаклык та урын бар», – дип шаяртты. «Машинамның инжектор лампочкасы яна», – дидем. «Анысын да карыйбыз», – дигәч, киенеп, урамга чыктык. Шундый матур кич! Тын гына кар явып тора. «Иртәгә инде Яңа ел... – диде мастерым. – Кемнәр белән каршылыйсың соң?»
Икенче көнне кичке җиделәрдә ишек кыңгыравына бастылар. «Глазок»тан карасам, Кыш бабай килгән. Мөгаен, фатирны бутагандыр, миндә кечкенә балалар юк бит, дип, ишекне ачтым. Ак кашлар астындагы шаян күзләрне шундук таныдым.  Шуннан озак тотмадык инде, никах укытып, менә бергә яшәп ятабыз, – дип, йомры эчен сыпырып куйды танышым. 
Яңа ел могҗизасы идеме бу, әллә теләкләр картасының кабул булуымы – белмәссең...  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар