Әни белән нишләргә?

Нәтиҗәне баштан ук чыгарып куям: үзегез эшләгән акчага тапкан мал гына чын-чынлап сезнеке була ала икән, башкага өмет итмәскә...
20 яшемә әни миңа фатир бүләк иткән иде. Озак кына вакыт мин анда үзем генә яшәдем. Әнием апамнар белән бергә яшәде, чөнки аңа кечкенә балаларын карарга булышырга кирәк иде. Оныклар үсеп җитте, дәү әни белән җитәкләшеп мәктәпкә, балалар бакчасына йөргән вакытлар узды. Апамның балаларына дәү әни игътибары, киресенчә, комачаулый гына башлады. Әлбәттә, әниебезнең аерым яшәр җире – үз өе дә бар. Әмма ул ялгыз тормышны кичерә алмый, үзе генә яшәргә ияләнмәгән иде. Шуңа күрә ул миңа күчеп киләсе итте.
Ә мин әле япь-яшь хатын-кыз. Театр-концертларга да барасым, дус-кызларым белән очрашып каһвә эчеп утырасым да килә. Аннан соң, шәхси тормышны да кайгыртыр вакыт. Тик менә утызга җиткәндә мин яңадан әни канаты астында калдым. Ә бу яшьтә инде әни таләпләрен кабул итәсе, ай-һай, авырга туры килә икән ул!
Башта әни миңа кунакка гына килде. Икебез дә бер-беребезне бик сагынган идек. Сөйләштек, серләштек, бергәләп кибетләргә чыктык, әнигә яңа киемнәр сатып алдык. Инде җиденче ай китте, әни әле һаман миндә кунакта... Ике атна элек кенә ул минем белән яшәү бик уңайлы булуын, үз өенә китеп ялгыз гына яшәргә теләмәвен әйтте. Әни фатирда мебельләрнең урынын үзе теләгәнчә алыштырып куйды, кичә әнә үзе сайлаган тәрәз пәрдәләрен алып кайтып элгән. Эштән кайтып ашарга әзерли башласам да ачулана, «мин өйдә бит, нишләп мин әзерләгәнне генә ашамыйсың?» – дип үпкәсен белдерә. Көнкүрештәге мәсьәләләр буенча әнинең үпкәләре шактый инде. Мин аның күңелен рәнҗетмәскә тырышам, олы кеше бит, дим. Әмма, аңлыйсызмы икән, әни килгәннән бирле шәхси тормышыма бөтенләй урын калмады.
Дус кызыма чәйгә барган идем. Сөйләшеп, зарланышып, көлешеп утырдык. Ә өйгә кайткач, әни миңа озаклап, хатын-кыз организмына чәйнең ничек начар тәэсир итүе турында озы-ы-ын лекция укыды. Менә шулай итеп, дус кызыма чәй эчәргә барганга гаепле булып калдым инде.
Бервакыт эштәге кызлар белән зурлап бәйрәм иттек. Без таралышканда төнге өч тулып килә иде инде. Кайтсам, әни йокламыйча аш бүлмәсендә утыра. Үзе генә йокларга ята алмый икән, эче поша, ди. Мин иртәрәк кайткан булсам, күптән йоклыйсы булган да бит... Ә икенче көнне йокысы туймаганга башы авыртудан зарланып, иртәдән кичкәчә уф-пуф итеп йөрде.
Миңа бүләк ителгән чәчәк букетларыннан әнидә аллергия башлануын, мине каядыр чакырганнарын алдан белсә, ул көнне иртәдән авыруга сабышуларын язып тору кирәкме икән инде?!
Түзмәдем, беркөнне тәмле чәй өстәле әзерләдем дә, әнигә хәлемне аңлаттым. Икебезгә дә үзгәрергә кирәк, дидем. Һәм беләсезме ни булды? Әни миңа үпкәләде. Гомере буе апа белән мине караганын, бар булганын безгә биргәнен, безнең аркада үзен бер тамчы да кайгыртмавын, инде беркемгә дә кирәкмәвен бәйнә-бәйнә сөйләп елады да елады. Олы кешегә ялгыз яшәү куркыныч икәнен дә әйтергә онытмады, апамның ире, балалары бар, ә аның мине ялгызы гына калдырасы килми икән... (Тормыш болай дәвам итсә, ялгыз каласым көн кебек ачык инде!)
Юридик яктан караганда, мин үз өемдә, һәм нәрсә теләсәм шуны эшли алам. Ә чынлыкта мин бернәрсә дә эшли алмыйм! Фатирны миңа әни бүләк итте һәм аңа акча табар өчен бар тырышлыгын куеп эшләде. Мин аның өчен үземне әнигә бурычлы саныйм. Әниемне үзен генә калдырырга ярамаганын да яхшы аңлыйм! Әмма бу яшемдә гаепле кыз булып әни кочагында утырасым да килми инде.
Әни белән ничек аңлашырга? Чыннан да гаеплеме соң мин?
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
21 гыйнвар 2021 - 11:24Без имени18 гыйнвар 2021 - 19:50 язган кешегә фикер әйтәсем килә. Белеп торыгыз, бөтен кеше бертөсле язмый, бу - беренчедән булса, икенчедән, сез әдәбият белгече, тел белгече, галим-тәнкыйтьчеме әллә? "Алсу күзлек" авторы - үзешчән. Шулай булса да кемнәрдер аны яратып укый икән, бу яхшы - язсын.Алсу күзлек
-
21 гыйнвар 2021 - 11:19Без имениЧиста, пакь хатынга яла ягу - зинада гаепләү - олы гөнаһ. Аллаһ Тәгалә кичерми ирнең бу олы гөнаһасын - яла ягуын, сезне пычратуын нахактан яла ягуын. Әгәр дә ки ул сездән гафу үтенмәсә һәм сез аны бәхилләмәсәгез ул бит тәмугта кала мәңге. Мәңгелек Җәһәннәмгә төшүдән курыкмый микәнни? Бу хакта Коръәндә аять бар - бу точно. Ләкин кайсы сүрәдә икәнен оныттым. Менә шулай инде ул динсез яшәү үз хатынына, кыз булган көенчә бәла тага бит. "ПАКь хатынга яла ягу турында ничек әйтелгән Аллаһның Коръәнендә?" - дип укымышлы имамнан сорагыз әле. Аңлатып бирер, ин шәә Аллаһ. Ә күңелегезгә кергән теге начар уй - шәйтан вәсвәсәсе ул. Берүк сакланыгыз андый гөнаһтан.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениСенлем анлыйм хэленне бик авыр андый гонахсыз сузне ишетуе. Мин ирем белэн 33 ел яшэдем. Кыз булып кияугэ чыктым, 2 малай алып квйттык. Бик матур яшэдек, ул мине ормэгэн жиргэдэ утыртмады, бер кырын суз ишетмэдем, ожмахта яшэгэн мен икэн дип искэ алам, сагынам. Ул хэзер исэн тугел, бакыйлыкка кучте. Э азакы 3 елнында ул да мина кеше белэн йорисен диде кече малай минеке тугел дип тенкэмэ тиде. Эчмэгэн ирем эчэ башлады. Ходай дан сабырлык сорап яшэдем, и яшим. Ходай сабырлык, исэнлек бирсен сина. Балаларыннын кадер хормэтен куреп яшэргэ язсын. Язмыштан узмыш юк.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 22:45Без имениДөньяда кеше бер генә мәртәбә яши. Балаларың үскән. Үзеңне мыскыл иттереп яшәмә, мөмкинлегең булса, аерыл. Балаларыңа аңлат. Тик хыянәт итмә. Үзеңә кыен булачак.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
21 гыйнвар 2021 - 22:59Без имениУзем дэ нэкъ сезнен кебек кияугэ чыктым, горур булдым, бик яраткан кешемэ ачу итеп чыктым, кеше сузен тынлады дип. Туйдан сон уянган кебек булдым, нишлэдем?! Бер убешмэгэн кешегэ чык эле. Ул вакытта аерылу оят, балага да уздым, саклана белмибез бит. Мине ярамыйсын, башка кешен бар дип, эшэке сузлэр бик озак ишеттем, хэзер генэ уйлыйм, мин яратмыйча яшэп, иремне дэ бэхетсез иткэнмендер дип. Хэзер олыгайдык, яраткан кешем 20 ел юк инде, иремэ дэ хыянэт итмэдем. Ике кызым, оныгымны яратам, балалар белэн соенеп яшим. Кинэшем шул, телэсэ кем белэн жанынны пычыратма, чиста булып кал, яшьлек узды инде, балалар белэн куанып яшик. Сабырлык бирсен ходай.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.