Кыш җиткәч кайберәүләр... туңудан зарлана башлый. Урамда салкын булганнан яки юка киенгәннән генә дә түгел, табигатьтән шундый туңучан кешеләр була. Андый кешеләр хәтта җәй көне дә җылына алмый икән! Һәрвакыт туңып йөрүнең кайбер сәбәпләрен карап китик әле.