Логотип
Күңелеңә җыйма

Мондый проблема тагын кемнәрдә бар?

Сезгә язып булса да, күңелемне бушатасым килә. Мине моннан беркем дә танымаячак, шуңа күрә сезгә барысын да ачыктан-ачык сөйләргә җиңелрәк.

Әниләргә әлегә әйтә алмыйм, апага да белгертәсе килми. Дус кызларга сөйләсәң, кызганучысы сирәк булыр, куанырлар гына. Әби әйтмешли, дустың кем – дошманың шул инде. 

Танымаслар мине дидем. Безнең кебек әле биш ел гына яшәүче парлар Казанда буа буарлыктыр. 
Бер балабыз бар. Андыйлар да атлаган саен. 
Ирем вахта белән китеп эшләп йөри, бөтен кеше вахтада эшләмәсә дә, безнең кебекләр дә сирәк түгел. 

Бөтен проблема шул вахта аркасында килеп чыга инде. Ирем өйдә булганда безнең барысы да әйбәт, тавыш та чыкмый, үпкәләшмибез дә, матур гына яшибез. 

Менә ул киткәч, башлана хәлләр! 

Мин әле кызым белән декретта утырам. Яңа елда бер яшь тула гына әле аңа. Ирем киткәч, бала белән өйдә ялгызым гына калам. Күршедә ярдәм сорарлык бер кеше юк. Дөресен әйткәндә, тирә-күршеләр белән якыннан әллә ни аралашмыйбыз да. Танышырга өлгермәдек тә. Чынлап торып бу квартирада сентябрьдән бирле генә яшибез. 

Казанда дус кызларым бар барын, әмма алар безнең тирәдә яшәмиләр. Кибеткә чыгып керәсем бар иде, бала белән торып тор әле ярты сәгать кенә дип, аларны чакырып булмый бит. Һәркайсы эштә – бөтен кешенең үз тормышы. 

Менә андый чакта мине бала белән авылга әниләргә генә кайтарып куярга бит инде. Анда әле әби дә бар, бала белән ул да торып тора ала. Минем кебек бала белән утыручы группадаш кызлар бар, алар берешәр ай шулай әниләренә кайтып торып киләләр. Әниләр янында бик рәхәт, ял итеп киләбез, диләр. Аларның әле ирләре дә каядыр китеп эшләми. 

Ә минекенең коты оча кайтарырга. Бу юлы киткәндә тагын шул кайтару-кайтармау аркасында тавыш чыкты. Анда торып торсам, шуннан нәрсә була, син кайткан җиргә ничек тә килергә тырышам, өйдә каршы алырмын, дип җайлап кына да әйтеп карадым. Бала белән берүземә бик авыр бит, дим. 

Бер бала да карамаска син, дип тотынды да, әллә ниләр әйтеп бетерде. Һаман үзенең әнисен китереп кыстыра:
– Менә әни игезәк балалар үстергән әле, беркем булышмаган, үлмәгән бит, исән-сау, – ди. 
 

Мин аңа җиңел булгандыр димим, үзе генә беләдер инде. Ул авырга түзгән дип, мин дә түзәргә тиешме икән инде хәзер? Ниндидер абсурд бит бу. 

Баланы анаңнарга калдырып, бәйрәм итеп йөрмәкче буласың син, ди ул миңа. Авылда нинди бәйрәм инде, кая барыйм, күрше әбигә керсәм генә. Классташларның берсе дә авылда юк – берәүне дә күрергә теләп ашкынып кайтмыйм анда. 

Шулай үпкәләшеп аерылыштык. 
Ул китүгә бала авырый башлады. Температурасы күтәрелде. Врач чакыртмыйча булмады. Әллә ничә төрле дару язып калдырды – ул даруларның берсе дә өйдә юк. Шул температуралы баламны күтәреп аптекага чыгып киттем инде. Ә нәрсә эшли алам? Берүзен өйдә калдыра алмыйм бит. Куркып елап үлсенме? 

Ул төнне керфеккә керфек какмадым дисәм дә була. Йокымсырый башлый гына бала һәм шунда ук тагын чәчрәп уяна. Кулымда күтәреп йөри-йөри кулым калмады. Иртән генә йоклап китте. Мин дә аның янына яттым. 

Берәрсе шалтыратып, баланы тагын уятмасын диеп, телефонның тавышын басып яткан идем. Торсам, ирем 25 тапкыр шалтыраткан! Шунда ук номерын җыйдым, берәр нәрсә булдымы әллә, дим. 

Тотынды миңа кычкырырга! Имеш, мин баланы йоклатып калдырып, төнлә каядыр йөргәнмен. Имеш, яңа гына кайтып кергәнмен. Телефонны исә махсус басып куйганмын...

 Миңа сүз әйтергә дә ирек бирмәде. 

Шул көннән бирле сөйләшкәнебез юк. Шалтыраткалады берничә тапкыр – алмадым. Мин авыру бала белән ничә көн тилмерәм, ә ул бер сәбәпсез көнләшеп, нәрсә эшләргә белми. Миңа ватсаптан нәрсә генә язмады. Берсенә дә җавап бирмәдем. 

Нәрсә дип языйм? Бер гаебем булмаган килеш акланып утырыйммы? Яшь баласы булган акыллы әни сабыен берүзен (!) калдырып, ничек каядыр чыгып китә алсын инде?! Шулкадәр ышанмагач, нәрсәгә минем белән торырга икән? 

Бөтенләй гайрәтем кайтты. Гел аерылышу турында уйлыйм соңгы көннәрдә. Бу көнләшү генә дә түгел бит, ниндидер авыру. Бер көнләшкән кеше гел көнләшә, диләр. Мондый гадәте элек тә бар иде, әмма китеп эшли башлагач, чамадан чыкты шул. 

Үзе йөргән кеше көнләшә торган була дип укыдым әле. Дөресме икән ул? Ирләре китеп эшләгән башка гаиләләрдә дә мондый проблемалар бар микән? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гаилэгезне саклап каласыгыз килсэ вахтаны ташласын. Уз шэхэрегездэ эш бетмэгэн. Мин узем вахтовик хатыны. Барсында анлыйм.

    Хәзер укыйлар