Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин яратам сине, Оля!

Мин – ялгыз хатын-кыз, улымны берьялгызым тәрбияләп үстердем. Күз нурыма, кадерле улыма быел 32 яшь тула. Балама 3 яшь вакытта ирем безне ташлап, күптән очрашып йөргән сөяркәсенә китеп барды...

Мин – ялгыз хатын-кыз, улымны берьялгызым тәрбияләп үстердем. Күз нурым, кадерле улым да инде өйләнерлек яшьтә. Балама 3 яшь вакытта ирем Марат безне ташлап, күптән очрашып йөргән сөяркәсенә китеп барды. Ирләре тарафыннан ташланганнар, кулларына бала тотып калганнар минем халәтемне аңлар. Шул вакытта минем өчен якты кояш сүнде, тормышым тоташ газапка әйләнде. Ирем ташлап киткәч, авызымнан ризык үтмәде, ябыгып-сулып калдым, якты дөньядан гайрәтем кайтты. Минем өчен тормышның кызыгы калмады. Караңгы төннәрдә күп тапкырлар баламны кочаклап, тулай торактагы бүлмә тәрәзәсе янына килеп баса идем. Башка төрле уйлар килә. Без яшәгән бүлмә Казан тулай торакларының тугызынчы катына урнашкан. Узган тормышымны искә төшерсәм, йөрәгем әле дә «жу» итеп китә... «Хәзер балам белән бергә тәрәзәдән сикерәм дә, бу ачы газаптан котылам», дигән тиле уйлар килә иде башыма. Ярый, туганнарыма рәхмәт. Мине ялгыз калдырмадылар, әти-әнием машина белән килеп, үзләре белән безне авылга алып кайтып киттеләр. Мин улымны әтием-әнием янында үстердем. Авылда эш тукталып тормый, гел тир түгәсе. Бакчада кайнашып, өй эшләре белән бераз онытылып тора идем. Вакыт яраны төзәтә, диләр, ләкин миңа ул вакытта бер сәгать бер ай булып сузыла иде. Урамнан машина узып киткән саен, тәрәзә каршына йөгерәм, иремне көтәм. Күңелем белән иремнең, ялгышын аңлап, безнең янга кайтасын көттем, ләкин бушка булды... Ирем сөяркәсе белән яңа тормыш башлады, мин генә түгел, үз баласы да кирәкми иде аңа. Аерылышырга судка гаризаны ул беренче илтеп бирде. Законлап, сөяркәсенә – Олясына өйләнде.
Олясы – миңа кадәр очрашып йөргән кызы. Ирем аны үлеп яраткан, ләкин ул кыз, аны ташлап, башка берәү белән йөри башлаган. Минем белән Олясына үч итеп кенә очраша башлаган икән ирем. Миңа яратып өйләнмәгән. Бу хакта безнең уртак танышыбыз сөйләде. «Ир-ат яратмаган хатын белән бау белән бәйләп куйсаң да тора алмый», – дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер халыкта. Минем белән дә шулай булды. Гаилә тормышында моны раслаган хәлләр булмады түгел. Бер төнне ниндидер бәйрәмнән соң өйгә кайттык. Ирем исерек, аягында көчкә басып тора. Бүлмәгә керү белән ботинкасын да салмыйча, караватка йөзтүбән ятып гырылдый башлады бу. Көчкә чалбар-күлмәкләрен салдырдым, өстенә җылы одеял яптым. Шул вакытта ирем көчле куллары белән мине кочаклап алды да: «Оля, Оленька, я тебя так люблю, так по тебе скучаю», – ди. Шок булды миңа! Нинди Оля белән саташа бу? Икенче көнне ирем уянгач: «Син миңа Оля дип эндәштең, яратам, сагынам дип әйттең, сөяркәң бармы әллә?» – дип сорадым. Бер сүз җавап кайтармады. Өстәлгә китереп куйган аш тәлинкәсен ике кулы белән читкә этеп куйды да, тиз-тиз киенеп чыгып китте. Мин скандал күтәрмәдем, ләкин гаилә тормышына шул вакытта караңгылык иңде. Ирем миңа карата суынды, эштән кайта да телевизор карый, йокларга яткач та миңа арты белән борыла. Аны югалтасым килмәде. Аерылу турында башыма да китереп карамадым. Чөнки иремне бер күрүдә үлеп яраттым. Ул минем тормышымда очраган беренче егет булды, мине үпкән, назлаган беренче hәм соңгы ир булды. Туган йортымда хыянәт дигән нәрсә башка сыймаслык хәл санала иде. Үзем дә киләчәгемне матур алсу төсләрдә тасвирлый идем. Яраткан егетемә кияүгә чыгачакмын, бәхетле тормыш корачакбыз дип хыяллана идем. Үземне иремә дип сакладым.
Улым сау-сәламәт бала булып дөньяга килде. Әтисенең копиясе булып туды ул: кап-кара чәчле, кап-кара күзле, елмаюы да әтисенеке. Мәхәббәтем 180 градуска борылып, улыма иңде. Минем өчен улым барлык ирләрне алмаштырды. Улыма карагач, иремне күргәндәй булдым. Мин балам белән дөньяга кабаттан тудым.
Ирем белән бик сәер рәвештә танышкан идем. Шуны да сөйләп узыйм әле. Көзге яңгырлы кичләрнең берсендә эшемнән чыгып, тукталышта троллейбус көтәм. Бер мизгелдә, күземә күренәме дип торам, каршыма костюмнан озын буйлы, чибәр егет егет килеп басты. Күзләремә томырылып карап торды да, кулындагы тоткан бер бөртек кызыл розаны миңа сузды: «Сезнең белән танышырга мөмкинме, сез бик чибәр кыз», – дип эндәште. Көтелмәгән бу хәлдән югалып калдым, нәрсә әйтергә дә белмәдем. Ләкин егет сузган чәчәкне алдым. Тавышым да ишетелер-ишетелмәс чыкты: «Бу чәчәкләрне сез чынлап та миңа дип алдыгызмы?» – дип сорадым. Егет нәрсә әйтергә белмичә ык-мык килеп торды да, ап-ак төшләрен елтыратып көлеп җибәрде: «Чәчәкне кемгә алганынмны белү сезнең өчен бик мөhимме?» – дип, сорау белән җавап кайтарды ул. 
Туебыз узгач, ирем үзе сөйләде. Бу кызыл розаны ул йөргән кызы өчен алган булган. Алар очрашырга сүз куешкан булганнар. Ләкин билгеләнгән вакытта кыз килмәгән. Иремнең, әлбәттә, бик ачуы чыккан, ул чәчәкне ташларга уйлап торганда, троллейбус көтеп торучы кызны – мине күреп алган. Мин шул вакытта ике гашыйкның уртасына килеп кергән корбанга әйләнгәнмен. 
Ул кичне егет мине тулай торакка хәтле озата кайтты. Без аның белән озак очрашып йөрмәдек. Ул бер-ике тапкыр кинога чакырды, кафеда туңдырма белән сыйлады. Танышуыбызга ике ай дигәндә, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Каршы килмәдем. Миңа ул вакытта 26 яшь тулып килә иде. Ирле булырга, бала табарга бик хыяллана идем.
Ирем әти-әниләре белән авылга – кулымны сорарга кайтты, гөрләп туй узды. Хатын-кызның сиземләү сәләте көчле була. Иремнең мин дип өзелеп тормаганын күңелем белән сизә идем. Ләкин җитдилегенә кайтарып калдыра идем. Никах мәҗлесендә бик күңелсез утырды ул. Хәзрәт: «Ралияне хатын итеп алырга син ризамы?» – дип сорагач, Марат дәшмәде. Хәзрәт сорауны янәдән кабатлады. Ирем күзләрен бер ноктага төбәгән җиреннән тормышка кайткан кебек дерт итеп китте, әйтерсең лә йокыдын яңа уянды. «Әйе, әйе», – дип, ашыга-ашыга әйтте ул. Хәзрәт иремнең шулай югалып калуын дулкынланудан дип аңлатты, көлкегә алды. Йөрәгем генә нәрсәдер сизенеп сызып куйды.
Язмышка язылгандыр, улыма 6 ай булып киткәндә ирем юлында яңадан Олясы пәйда булды. Алар кабат очраша башлаган. Көннәрдән бер көнне мин өйдә булмаганда, ирем, киемнәрен җыеп, Олясы янына күченгән. Ләкин тормышлары гына барып чыкмаган, биш ел яшәгәч, хатыны иренә хыянәт итә башлаган. Марат хатынын ятакта башка ир белән тоткан. Ике ир арасында бик каты сугыш чыккан. Марат көндәшенең башына буш аракы шешәсе белән китереп суккан. Милиция килеп Маратны алып киткән. Ярый үлем-китем булмаган, ләкин ул төрмәдә 5 ел утырып чыккан. Иреккә чыкканда инде Оля сөяркәсе белән гөрләтеп яшәп ята икән. Марат аракы белән дуслашкан, теләсә кайда кунып йөреп, тәмам юлдан язган.
Төрмәдән чыккач, Марат мине эзләп авылыбызга кайтты. Миннән гафу үтенде, яңадан кушылырга сорады. Ләкин мин яраткан Марат түгел иде инде ул. Күзләре күп эчүдән шешенеп беткән, өстендә пычрак киемнәр. Мин аны кичерә алмадым...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп булган бу иргэ, кутенэ уткэндер мэхэббэт

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт

      • аватар Без имени

        0

        0

        Костюм чалбар дан килсэ кичиер иден эле

        • аватар Без имени

          0

          0

          Дорес эшлэгэнсез,узенэ узе аяк чалган

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик дерес эшлегенсез бик,эзлегенен тапты.

            Хәзер укыйлар