Логотип
Күңелеңә җыйма

 «Мин аны  сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...» 

Алар  яшь кыз белән яшь егет кебек. Бер-берсенә булган  назлы, дәртле карашлары  сокландыра да,  бераз гына оялта да. Яңа танышларыбызның мәхәббәт тарихлары бик үзенчәлекле булып чыкты.  


Алар  яшь кыз белән яшь егет кебек. Бер-берсенә булган  назлы, дәртле карашлары сокландыра да, бераз гына оялта да. Яңа танышларыбызның мәхәббәт тарихлары бик үзенчәлекле булып чыкты.  


Зөлфәт белән Мәликә бер сыйныфта укыйлар.  Яңа килгән кызга үсмер егет шундук игътибар итә. Алар дуслашып китә. Тугызынчы сыйныфта дуслык мәхәббәткә әверелә. Беренче саф хисләр, беренче үбешү... Әмма тугызынчы сыйныфтан соң кыз  башка шәһәргә укырга китә. Кайткан ялларда,  каникулларда гына очраша яшьләр.  Ике ел шулай  мөнәсәбәтләрне сакларга тырышалар әле. Әмма Зөлфәт унберне тәмамлагач, укырга бөтенләй башка республикага китә. Аралар тагын да ерагая. Ә бу – хисләр өчен зур бер сынау. Яшьлек үзенекен итә,  кыз белән егет тирәсендә башка дуслар барлыкка килә, яңа хисләр туа. Алар тәүге хисләрен йөрәкләренең бер почмагына яшереп куялар да олы тормышка кереп китәләр. 


Зөлфәт тә, Мәликә дә гаилә кора.  Бистәгә әти-әниләре янына кайтып йөрсәләр дә, юллары  бервакытта да кисешми. Икесе дә дөнья мәшәкатенә  чума.  


Зөлфәт бик яратып өйләнсә дә, хатыны салкын  булып  кала. Бер-бер артлы тапкан балаларыннан башкаларны күрергә дә, ишетергә дә теләми.  Рухи яктан да үсми.  Балалар кечкенә чакта мөнәсәбәтләргә әллә ни тәэсир итми әле ул. Сабыйлары белән әвәрә киләләр. Әмма  балалар үсеп, үз бүлмәләренә бикләнеп утыра башлагач, Зөлфәтнең балаларыннан кала, хатыны белән уртак бернәрсә булмавы турында аңлый. Хәтта сөйләшер сүзләре дә юк икән бит! Хатын һаман сериаллар карый, социаль челтәрләрдән  чыкмый. Ә Зөлфәтнең укыган китаплары турында фикерләшәсе,  бергәләп чаңгыга басасы, спорт белән шөгыльләнәсе килә.  Әнә шулай сөйләшер  уртак темалар да булмагач, хатын белән ир  тагын да ерага төшә.  


Адәм баласына һәрвакыт наз, игътибар кирәк бит ул. Өйдә юк икән, ул аны читтән эзләми калмый.  Зөлфәт читтән эзләми эзләвен, әмма  үсмер чактагы мәхәббәте  Мәликәне бик еш искә төшерә. 


Мәктәпне тәмамлауга 25 ел тулу уңаеннан элекке сыйныфташлар җыелышырга  исәпли. Зөлфәт  очрашуга килергә теләүчеләр арасында Мәликәне дә күреп ала.  Һәм барырга була. Аның мәктәпне тәмамлаганнан соң бервакытта да мәктәпкә очрашуга барганы булмый. Нигәдер элеккеләрне искә төшерү аны кызыксындырмый ул вакытта. Ә бу очрашуга ул билгеле бер ният белән  бара: Мәликәне күрергә. 
Чирек гасыр үткәне сизелә, әлбәттә.  Сыйныфташлар үзгәргән. Зөлфәткә Мәликә генә үзгәрмичә калган кебек тоела. Шундый ук елмаеп торган иреннәр, серле зәңгәр күзләр, элеккечә бик тә тыныч. Мәликә Зөлфәт белән әле кичә генә  саубуллашкан кебек  күрешә. Бернинди уңайсызлык тоелмый ике арада. Алар кич буе сөйләшәләр дә, сөйләшәләр, бергәләп бииләр.  Мәликә кияүдә, кызы да инде үз парын тапкан икән. Сабуллашканда телефон номерларын алышалар. 


 Кайтып керүгә ир Мәликәне сагынуын аңлый. Аның белән булган һәр минутны  исенә төшерә. Рәхәт иде бит аңа!
Бу очрашу күңелдә кала. Зөлфәт һәрвакыт Мәликәне исенә ала, әмма шалтыратырга кыймый. Бер ай үткәч кенә, хәбәр язып җибәрә. Мәликә шундук җавап бирә. Алар  мессенджер аша аралаша башлый. Аннан соң шалтыратышалар. Ике айдан соң Зөлфәт Мәликә яшәгән шәһәргә юл тота. Ул Мәликәне бергә булырга күндерәчәк. 


Очрашкач ук: «Әйдә минем белән», – ди Зөлфәт. Ирләр шулай кистереп уйлый ала әле ул, хатын-кызларга күнегелгән дөньяны җимереп чыгып китү бик авыр.  «Миңа уйларга вакыт бир», – ди  Мәликә. Икенче килүендә  Зөлфәт Мәликәнең бергә булырга ризалыгын алып китә. 


 Хатыны белән бик авыр аерылышу процессы үтәләр.  Зөлфәткә нинди генә сүзләр ишетергә туры килми. Балаларын да әтиләренә каршы котыртырга тели хатыны, әмма барып чыкмый. Балалар  әтиләрен аңлый. Аларга зур фатир алып бирә Зөлфәт. Мәликә килүенә иске фатирын сатып, яңаны ала, ремонт ясый. Мәликә нәкъ өч айдан соң, барысын да ташлап, беркеме булмаган, бер белмәгән шәһәргә яшьлек мәхәббәте янына  күченеп килә. Инде үзе гаилә корырга  ниятләп йөргән кызы да аңлый Мәликәне. Ире белән дә рәнҗешми генә аерылышалар.  


Менә шулай, еллар үткәч ике яраткан йөрәк  кушыла.  Аларның бу гамәлен бәлки гаеп тә итәрләр. Әмма мәхәббәтсез тормыш – бәхетсез гомер бит. Килешәсезме? 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Берничек тә аңлый ла, аклый да алмыйм икесен дә. Бик яратып өйләнгән, ләкин хатыны рухи яктан үсмәгән, имеш. Әкият бу. Икенчесе кияүдә килеш очрашып йөргән. Ник соң алар алай начар яшәгәч, бу очрашуга кадәр түзгәннәр? Бик яратышкач, ник яшь вакытта бергә булмаганнар? Просто был кризис среднего возраста. Балалар үскән, үрләр яуланган. Захотелось новых эмоций. Тормыш иптәшеңә ихтирам булса, узып китә ул кризис. Бөтен кеше үсмер чак мәхәббәтен эзли башласа...

    • аватар Без имени

      3

      0

      Бу хисләре дә узар кайчан да булса

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин дэ килешэм язган комментарийлар белэн. Мэхэббэт утте дип, яна яр эзли башласан,санарга бармагын житмэс. Яшьлектэгечэ калмый инде ул мэхэббэт, тормыш узган саен ,сурелэ. Бер-беренэ хормэт, иялэшу белэн алышына. Баштарак дорлэрлэр эле, э еллар узгач,олыгая башлагач, кем-кемгэ кирэк? Узеннеке узеннеке инде, бергэлэп корган тормыш, бергэлэп устергэн балалар,оныклар. Энэ шулары белэн кызыклы да инде ул тормыш дигэнен. 2 гаилэ бозып.. алда ни котэ аларны. Балаларга, оныкларга узенеке кирэк, чит эби-бабай тугел!!!

        • аватар Без имени

          2

          0

          Ике бозык. Хатыннар ирлэр эстеннэн йереп, тормыш бозып ятканны да мактап хикэя язылган. Кызганыч хэл.

          • аватар Без имени

            1

            0

            Хэзер азгынлыкны- мехеббет диеп атый башладылар

            Хәзер укыйлар