Логотип
Күңелеңә җыйма

Миңа бала кирәкми

Күпләр өчен балага узу зур бәхет. Тик минем өчен генә түгел.


Башымда бер генә уй иде: «Ни өчен?» Авырлы булу-булмауны тикшерә торган тесттагы ике сызык тормышымны икегә бүлде дә куйды. Кечкенәдән балалар яратмадым. Үскәч бала тапмыйм дигән сүзем бар, ләкин яраткан кешемнең бу уңайдан үз планы: зур гаилә тели. Бала төшертүгә бөтенләй каршы. Әмма ир-атның болай принципиаль булырга нинди хокукы бар соң? Баланы тугыз ай буе күтәреп йөрми, токсикоздан интекми, гормоннары уйнап җәфаламый, сабый аны ярып якты дөньяга тумый. Гомумән, бала тапкан хатыннарның акылы бераз авыша кебек миңа. Соң, әйтегез әле, акылы булган кеше «мин»не «без» гә алыштырамы инде?! «Безгә бүген өч ай», «Безнең беренче тешебез чыкты», «Без йоклыйбыз»...


Әмма бу уйларымны иремә әйтергә курыктым. Миңа кадәр йөргән кызы бала теләмәгәне өчен, аның белән аерылышкан ул. Кияүгә чыкканда бәхет өчен безгә башка беркем дә кирәк түгеллеген аңлатырмын, аның фикерләрен үзгәртермен дип уйладым. Бары тик мин һәм ул! Ә хәзер минем алда ике сызык ап-ачык күренгән тест ята. Тестны чүп чиләгенә салдым да абортка язылыр өчен табибка киттем. Иремне югалтырга мөмкинмен дигән курку бар иде, әмма ул бу хакта белмәячәк бит!


– Сез миңа җинаять эшләргә кушасызмы? Сезнең көмәнегез 15 атналык! Моңа кадәр нәрсә уйлап йөрдегез? Үзен хөрмәт иткән бер табиб та бу җинаятькә бармаячак. Чыгып китегез кабинеттан, – аборт ясату теләген ишеткәч, гинеколог кычкырып җибәрүен сизми дә калды. Авырлы икәнемне белгән булсам, сузып йөрер идемме соң? Барысы да гадәти тормыш белән барды бит, шикләнерлек бер әйбер дә тоймадым. Әйе, бераз тазарып киттем. Анысын күп ашауга сылтадым. 


Көнне ничек кирәк шулай уздырып, өйгә кайтып егылдым. Баладан котылу юлларын эзли башладым. Барыбер тапмыйм! Әмма иң куркынычы алда булган икән. 


 Ирем кичен ниндидер чек эзли башлады. Ә мин уйлап та тормастан, иске чекларны җыеп кичә чүп чиләгенә ташлаганымны әйттем. Ул кухняга таба бара башлагач кына, нәрсә эшләгәнемне аңлап, эсселе-суыклы булып киттем. Бәлки, күрмәс дигән өметем зур иде. Идәнгә газета җәеп, чүп чиләген бушатты. Чүп-чар арасында минем тест та ята иде. Ул аны бик тиз күреп алды. Кулына алды да, берни эндәшмичә аңа карап утырды. Янында ни үле, ни тере булып басып торам. Ул башын күтәрде. Авызы колагына җиткән. «Мин дөрес уйлыйм, әйеме?» – диде дә сикереп торып кочаклап алды, бертуктаусыз үбә башлады. Аннан соң туп-туры күзләремә карады һәм тынып калды: «Син бит бу хакта миңа әйтергә җыенган идең, әйеме? Җыенган идең бит?» Эндәшмәдем. Аның карашына каршы тора алмыйча, читкә карадым. Ул барысын да аңлады да, кычкырып җибәрде: «Юк, син ул адымга барырга тиеш түгел! Юк! Юк!»
Аңа барысын да сөйләп бирергә туры килде. Чайлдфри булуымны да, эчемдәге яралгыны да, миңа хыянәт иткән өчен организмымны күралмавымны да ярсый-ярсый әйттем. Ул сумкасын җыйды да өйдән чыгып китте. Димәк, бу аерылышу.  Үземне жәлләп еладым да еладым...


Кул кушырып утырмадым. Табиблар эзләдем. Әмма клиникаларда аборт ясаудан баш тарттырлар. Мин ялгызым идем. Әнигә бу хакта сөйлисем килмәде, дус кызларым юк иде. Алар барысы да кияүгә чыгып, бала таптылар да, элемтәләр өзелде. Ирем телефонын алмады...


Ирем бер атнадан соң кайтты. Тагын бер кат утырып сөйләштек. Ул бергәләп гаилә психотерапевтына барырга үгетләде. «Сине бик яратам, ничек телисең шулай булыр. Әмма балабызга бер шанс бир. Чынлап та бала кирәк түгеллеген аңласаң, аны вакыттынан алда табар өчен ясалма тулгак ясаттырырбыз. Әмма иң элек психотерапевтка барып карыйк...» Иремне бик яратканлыктан гына барырга булдым. Бергәләп тә, аерым-аерым да психотерапевт курслары үттек. Белгеч бала теләмәвемнең сәбәбен тапты.


Миңа биш яшь булганда әтием белән әнием аерылышты. Тагын бер елдан энем туды. Безнең әниләр бер, әтиләр башка иде. Билгеле, бөтен игътибар энемә булды. Аны шуның өчен яратмадым, ул  хис әкренләп нәфрәткә әйләнде. Хәтта  үлүе турында хыяллана идем. Күрәсең, шул вакытта бала тапсам, ирем аны ныграк яратыр да, мине  читкә этәр дигән уй күңел түремә кереп оялаган. Балачак психикасы мондый хатирәләрне  тирәнгә яшерә икән. Ул күренми дә, беленми дә, әмма яшәргә комачаулый. Психотерапевтка күп тапкырлар йөрдем. Бала табарга булдым. 


...Баланы кочаклап өйгә кайтканда да курку бар иде. Әмма сабыебыз туганнан соң иремнең мине тагын да ныграк ярата башлавын тойдым. Ул бала өчен рәхмәтле иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ирен бала тели икэн ул гаилэ жанлы шуны анла э Син телэп ул телэмэсэ Кая барыр Иден сакланырга Иде туасы Жанны ния юк итэргэ бу жинэят бит узен дус кызарын балалы дисен Син уз узенне яратучы Берне тугел очне Тап бала тэмен гаилэнен ямен белерсен Дэ анларсында

    Хәзер укыйлар