Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызым иремә «әти» дип дәшмәсен иде

Күңелемдә йөргән бер борчуым диемме, уем диемме бар. Шуның белән бүлешәсем килә сезнең белән. Үземнең хаклымы, түгелме икәнемне ачыклыйсым килә. Шуңа күрә барлык комментарийларыгызны да укырга әзермен. Мин бит әле яшь кеше, ялгышуым да бик мөмкин.

Мин икенче тапкыр кияүгә чыктым. Ирем мине кызым белән алды, ул үзе өйләнмәгән егет иде. Туганнары, әлбәттә, безнең никахка каршы булды. Аңлыйм инде аларны... Әле хәзер дә араларның бик җылынып беткәне юк. Тик анысы вакыт эше булыр дип уйлыйм. Бу никахым гомерлек булыр дип өметләнәм. Ул бит башыннан ук сизелә.

Беренчесендә мин туемда ук аның белән яшәп бетә алмасымны аңлаган идем инде. Үзе түгел, әнисе белән. Аннан күргәннәремне китап итеп язарлык. Хәзер шундый кайнаналар була дисәң, кеше ышанмый. Хәзер барысы да артта калды инде, искә төшереп сөйләп торасым да килми. Бер генә нәрсә телим: кайнанамның кызына да шундый ук кайнана эләксен иде, шул вакыт минем ниләр кичергәнне үзләре дә аңлар иде шәт. 

Җиде айлык корсаклы килеш чыгып киттем мин алардан. Ирем: «Китмә, аерым яшәп карыйк», – дигән иде, тик инде мине ул вариант та туктатмады. Ул нәселнең берсен дә күрәсем, беләсем килми иде ул минутта. Беренче иремне генә бик жәллим, әнисе янына кемне генә алып кайтса да, анда барыбер яши алмаячаклар. Элеккеге иремне туганнары барысы да әтисенә охшаган диләр иде. Ул бик тыныч, сабыр, акыллы кеше булган. Тик яшьли йөрәк белән китеп барган. Хатынының кыланмышларына түзмәгәндер инде, мөгаен. 

Аерылышканнан соң башка берәүгә дә кияүгә чыга алмам, берәүне дә яратмам кебек иде. Насыйбың булса, бу уйлар гына туктатмый икән менә. Икенче иремне дә берни туктатмады, аерылышкан булуыма, балам барлыгына, безнең кушылуга бөтен дөнья каршы төшүенә дә карамады.   

Инде уртак балабыз да туды. Улыбызга әле биш ай гына. 

Беренче ирем кызымны ташлаганы юк. Алиментны вакытында түли. Алай гына да түгел, өстәмә дә ярдәм итә әле – кызыма гел ниндидер бүләкләр алып тора. Аның эше командировкалар белән бәйле: кая гына барса да, кызга берәр нәрсә алып кайта. Йә күлмәк, йә курчак, йә берәр тәмле әйбер. Бу яктан аңа бернинди претензиям юк. (Ә менә әбисе бар дип тә белми. Оныгын бер тапкыр да күргәне юк. Әле һаман да безнеке түгел ул дип сөйләп йөри.)

Бала белән аралашудан элеккеге иремне беркайчан да тыйганым булмады. Кызыбыз тугач та роддомнан каршы алырга да килде ул, чәчәкләр дә бүләк итте. Монысы өчен мин аңа бик рәхмәтле. Әгәр әнисе сүзен тыңлап, безнең дөньяда барлыкны да белмәсә, бик авыр булыр иде. 
Аннары бала кечкенә чакта да бик ярдәм итте. Бигрәк тә беренче мәлләрдә. Хәзер менә икенче балам тугач, олысына игътибарым кимегәнен, вакытым җитмәгәнен белә бит, аны алып, паркка чыккалый. Озак кына йөреп, икәү кафеларда утырып кайталар. 

Икенче ирем моңа каршы түгел. Ул барысын да аңлый. Әле беркөнне чәч кистерергә киттем дә, кайтсам болар икәү кухняда чәй эчеп утыралар. Читтән карасаң, бер якын дуслар диярсең. Мин чәчкә китәр алдыннан беренче ирем кызыбызны йөрергә алып чыгып киткән иде. Баланы кире керткән дә, монысын өйгә чакырган. Тыныч кына сөйләшеп утыралар. Кыскасы, Санта-Барбара бездә.

Икенче ирем көнләшми, чөнки ул үзен бик яратканымны белә. Ул, чыннан да, шулай. Беренчесенә карата андый хисләр калмады, ул – баламның атасы, ә минем өчен бер дус кебек кенә. 

Кызым әтисе килгәнгә шатлана, билгеле. Буш кул белән килмәгәч, алар бөтен кешегә шат инде. «Рамил әти» дип йөртә ул аны. Ул синең әтиең дип гел исенә төшереп, әйтеп торам, югыйсә ул аның кем икәнлеген белмәс тә иде. 

Мине,  беләсезме, нәрсә борчый. Соңгы ярты елда ул гел икенче иремә әти дип дәшә башлады. (Теле шактый соң ачылды аның, әле сөйләшә башлаганына күптән  түгел.) Тегесенең исе дә китми, билгеле.
– Әйтсен! Шуннан ни булган?! Мин үстергәч, минем кыз була инде. Абый дия башласа, апасыннан күреп малай да аннары миңа абый дип йөрерме? – ди. 

Тик миңа бу дөрес түгел кебек тоела. 

Кешенең әнисе берәү генә булган кебек, әтисе дә берәү генә бит. Аннары, үз әтисе аннан баш тартканы юк бит. 

Әллә ничә тапкыр аңлатып карадым: 
– Синең үз әтиең бар! Аңа гына әти дип дәш, ә бу менә энеңнең  әтисе, аңа ул әти дип әйтәчәк. Син аңа Камил абый дип әйтергә тиеш, – дим. 
Аңлаган кебек тыңлаган була да, 15 минуттан тагын: «Әти!» дип барып дәшә. Әле алай гына да түгел, урамнан бер малайдан ишетеп керде дә, «әтием» дип тә әйтә башлады. 

Исемнәре дә бер-берсенә охшаган бит: берсе – Рамил, икенчесе – Камил. 
Дүрт яшьлек бала, бер карасаң, кечкенә дә түгел бит инде, әйткәнне аңларлык. Әллә соң бу яшьтә әле балалар үзләре белән бергә яшәгән бөтен ир-атны да әти дип кабул итәләрме икән? 

Ничек аны икенче иремә әти дип дәшүдән биздерергә икән? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балагыз акыллы! Әйтсен соң, әйтәсе килгәч!

    Хәзер укыйлар