Логотип
Күңелеңә җыйма

Кысыр хәсрәтме, ышаныч юклыкмы?

Күпләр бу язманы укып чыккач миннән көләрләр. Картаеп беткәч тапкансың, проблема, аңа хәзер яшьләр дә игътибар итми диярләр. Әмма минем өчен ул бик нечкә һәм йөрәкне авырттыра торган тема. Уйлыйм-уйлыйм да, һаман очына чыга алмыйм. Бәлки, «Сөембикә»не укыган берәр язылучы акыллы киңәш бирер.


Күпләр бу язманы укып чыккач миннән көләрләр. Картаеп беткәч тапкансың проблема, аңа хәзер яшьләр дә игътибар итми, диярләр. Әмма минем өчен ул бик нечкә һәм йөрәкне авырттыра торган тема. Уйлыйм-уйлыйм да, һаман да очына чыга алмыйм. Бәлки, «Сөембикә»не укыган берәр язылучы акыллы киңәш бирер. 


 Ирем үлгәндә миңа 35 яшь тә булмаган иде. Ике баланы кочаклап ялгызым калдым. Кечкенәсенә әле бер яшь тә юк иде. Ул чакта кичергән авырлыкларны үзем һәм бер Аллам гына белә. Бервакыттада үземне кызгандыртмадым. Жәлләгәннәрен яратмыйм да. Шуңа да әти-әниләремә дә, туганнарыма да зарланганым булмады. Бөтен зарымны бары тик гармуным гына белде. Ирем үлгәнче гармун уйнарга өйрәнгән идем. Бу дөньяда бернәрсә дә тиккә генә булмый, диләр. Гармун уйнарга өйрәнүем дә тиккә булмаган икән. Югыйсә ирем өчен уйнарга дип өйрәнгән идем. Ул бик ярата иде гармун тавышын, гармунда уйный белгән хатын-кызларга соклана иде. Туган көненә берәр көй булса да уйнарга өйрәним әле, дип, аңа әйтмичә генә өй янындагы мәдәният йортына дәрескә йөри башлаган идем. Уйламаган җирдән тартылып киттем. Бик тиз өйрәндем. Гармун уйнарга үзем дә яратам булып чыкты. Туган көнендә гармун уйнап җырлагач, иремнең күзләреннән яшьләр бәреп чыккан иде. Моңа инде күпме сулар аккан, әмма шул көн онытылмый. Аның каршында гармун озак уйный алмадым, нәкъ ярты елдан соң уйламаган җирдән вафат булды. Салкын тиде бугай, дип, йөткереп йөргән җирдән бит... Үпкәсе ялкынсынган булган...


 Сагынуларыма түзә алмый башлаган, авырлыклар менә-менә сындыра дигән көннәрдә кулыма гармун ала идем. Рәхәтләнеп, бөтен кайгыларны онытып  кинәнеп-ярсып уйнадым. Сыгылмаска балаларым һәм менә гармуным гына ярдәм иткәндер. Кеше исән булса, яши инде ул. Кызымны ярты елдан яслига бирдем дә эшкә чыктым. Сатучы булып урнаштым. Аннан базар чоры башланды. Әкренләп үз сату ноктамны булдырдым. Бар да тигез бармады, алданган чакларым да күп булды. Әмма бервакытта да Ходай мине ярдәменнән ташламады. Ике ятим бала хакына ташламагандыр, мөгаен. Шулай тырыша-тырмаша гомер узганы сизелмәде дә. 


Гел ялгызым булдым дип әйтә алмыйм. Очрашып йөргән кешеләрем булды, әмма өйгә балалар янына чит ир-ат алып кайтмадым. Балалар кабул итә алмас иде. Әтисенең фотосын өстәлдән дә алдыртмады улым үскәндә. Аннан соң базарда эшләп тупасланып та, артык көчлеләнеп тә беттем. Ниндидер бер иргә баш иеп яшисем килмәде. Хатын-кыз тормышны тарта башласа, үзенә тиң яр таба алмый икән ул. Ирләр көчле хатыннардан куркалар да бит әле. Җитмәсә, ике балалы...


Ике баламны да аякка бастырдым. Туйлар ясадым. Алар инде хәзер үзләре әти-әни. Мин инде күптән дәү әни статусын алдым. Базарда сатудан да туктадым.  
Оныкларым, балаларым белән бергә картлыгымны тыныч кына уздырам дигәндә, Аны очраттым бит.  Мәчеттә таныштык. Мин анда укырга йөрим, ул да дин белән кызыксына икән. Күрешкәндә сөйләшеп, дус булып йөрдек. Аның моннан ике ел элек хатыны үлгән икән. Өч баласы, минеке кебек дүрт оныгы бар. Кыскасы, дөньясы түгәрәк тә кебек. Әмма иптәш юклыгы авыр икән. Гомер буе тигез яшәгәннәргә картлык көнендә ялгыз калу бик авырдыр ул. Гомер буе ялгыз яшәгәч, аның никадәр авыр икәнен аңлап та бетермимдер, чөнки тигез матур тормышны белмим. Яшьлектәгесе инде онытылган. Бик ипле, акыллы күренде Ризван (исемен үзгәртеп сөйлим инде). Мин – гомерем буе ирләргә баш бирмәгән хатын нигәдер көчсез хатын-кыз булып, аның ышыгында яшисем килде бит.


 «Син дә ялгызың гына яшисең, мин дә ялгызым гына яшим, әйдә, кушылыйк», – диде ул беркөнне. Бу тәкъдиме көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Әмма шулай да бер курку барлыкка килде. Гомер буе ялгызым яшәгәч, гаилә тормышына өйрәнә алырмын микән дип шикләндем. Балаларым белән утырып киңәшләштем. Алар минем өчен бик шатландылар. «Әни, безне үстердең, хәзер үзең турында уйла инде», – дип әйтәләр иде күптән. Ризванны да ошаттылар. Ул да балалар белән бик тиз уртак тел тапты, бигрәк тә улым белән. Оныклар да шундук бабай дип эндәшә башлады. Ризванның да балалары каршы булмады. Олы улы гына картлык көнеңдә кирәкме инде ул сиңа дигән бугай. Әмма кистереп юк дип әйтмәгәч, балалар фатихасын алып никах укыттык. Никахка кадәр әле Ризван белән сөйләштем. «Никах, әлбәттә, зур нәрсә. Әмма закон буенча да ир белән хатын булып яшик – язылышыйк», – дидем. Ул риза булды.

 
Никахтан соң барып язылышырга сөйләштек. Бик матур гына яши башладык. Ул мине үзенә чакырды. Минем фатирга кеше керттек. Бар да яхшы, әмма ул язылышу турына ялгыш та сүз тишмәде. Ә мин көттем. Берничә тапкыр әйтеп тә карадым. Башта ярар, ярар барырбыз, менә бу эшне генә төгәллим дә, дип әйтә иде, соңгысында нигә кирәк соң ул печать, болай да матур яшибез», – диде. Каршы сүз әйтмәдем, әмма күңелем кителде. Без бит инде ир белән хатын булмыйбыз, сожительләр булып чыгабыз. Бигрәк ямьсез сүз! Алда әйткәнемчә, бәлки, яшьләр моңа игътибар да бирми торгандыр, ә минем өчен бу – түбәнлек. Хатын-кызны бәяләмәү, ышанмау дигән сүз бит инде. Әйе, халык арасында карт хатыннар кияүгә чыгалар да ирләренең бар милкен алалар дигән фикер яши. Әмма миңа аның фатиры кирәкми. Үз фатирым, үз бакчам, хәтта гаражым бар. Балаларның үз фатирлары. Үзем начарлык турында уйламагач, мин язылышудан курыкмыйм. Гаиләгә ниндидер бер саллы дәрәҗә бирә кебек язылышып яшәү. Ризван белән бу хакта сүз куертасым, аңа басым да ясыйсым килми. Бәлки, балалары мине кабул итеп бетермәгәндер дә, аңа шулай киңәш иткәннәрдер дип уйлап йөрим. Күңелдә авыр уй булып тора инде. Бәлки, мин дөрес уйламыйм дадыр. Безнең кебек шулай язылышмый гына яшәүчеләр бар микән ул? Хатыннары риза микән? Бәлки берәр киңәш биреп уемны үзгәртә алырсыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Хәерле иртә. Никахлы ир белән хатын булгач, нинди сожительләр булсын инде?

    • аватар Без имени

      3

      1

      Никах укытылган булгач, сожитель булмый инде, хәләл җефет була. Аның язылышырга теләмәвен дә аңлыйм. Андый-мондый үлеп китсә, азмы-күпме булган мөлкәтен сезнең белән бүлешергә туры килә, дип куркалардыр балалары. Шундый мисаллар аз мени? Белмим, Сезнең урында булсам, мин үзем дә язылышырга теләмәс идем. Язылышу - үзеңне, туачак балаларыңны юридик, материаль яктан яклау өчен кирәк бит ул. Сезгә шул кирәкме? Аллаһ каршында никахлы булу җитмиме? Димәк, ниндидер максатларыгыз бар

      • аватар Без имени

        3

        2

        Бармагынны каптырсан кулын белэн бергэ кабып озэ торган хатын бу! Бу яшьтэ язылышу милек булешу очен генэ кирэк!

        Хәзер укыйлар