Логотип
Күңелеңә җыйма

Купшы чәчәк

Мин ул хатынны бүген дә күрдем. Көндәгечә, кызын балалар бакчасына илтеше иде. Кыз бала өчен җаным кысылып куйды. Анысы да көндәгечә...


Мин ул хатынны бүген дә күрдем. Көндәгечә, кызын балалар бакчасына илтеше иде. Кыз бала өчен җаным кысылып куйды. Анысы да көндәгечә...

Безнең кухняның тәрәзәләре ишегалдына карый. Беренче кат булгач, бөтен йортның кайчан киткәне, кайчан кайтканы, бүген кемнең эшкә нинди киемнән барганы – барысы да күз алдында. Карамыйм дисәң дә, тәрәзә төбеннән кемдер узса, күз ташламый калмыйсың. Менә мин дә иртәнге кофемны эчә-эчә күршеләремне карашым белән генә эшкә озатам.

Чем-карага буялган озын чәчләрен иңенә тараткан озын тырнаклы бу ханымны инде берничә ел күзәтәм. Кызы минем күз алдында үсте дисәм дә була. Көн дә иртән карашым белән аларны озатып калганны үзләре генә белми.

Миңа гына шулай тоеламы икән ул, белмим, чәчләрен карага буяп, иреннәрен күперткән, ясалма керфекләр таккан мондый хатын-кызларның барысы да игезәкләр сыман бертөсле булып күренә. Танышларым арасында да бар ул андый ханымнар. Симерүдән куркып, мәңге диетада булырлар: баллы ашамаслар, камыр капмаслар, майлыны әйтәсе дә юк... Шуңа күрә фигураларына тел-теш тидерерлек түгел үзләренең, «Зәңгәр шәл»дәге бер персонаж әйтмешли, аяк араларыннан шайтан кереп-чыгып йөрерлек. Очлы оча сөякләре белән кадап, төртеп тишәрлек. Үзләренә бик матур тоеладыр инде, күрәсең. Әллә автозагар кулланалар, әллә атна саен солярийда яталар – җәен генә түгел, кышын да, кичә генә Кырымнан кайткан кеше кебек, битләре кояшта кызган булыр. Кигән киемнәре, миңа игътибар ит дигәндәй, әллә каян кычкырып тора – ботларына сыланган чалбар яки кыска итәк, өске якта – кендекләрен чак каплаган топик. Хәзер менә социаль челтәрләрдә кайбер уртакул җырчылар нәкъ шушындый типаж хатыннарының фотоларын урнаштыра. Әйтерсең күргәзмәдә күрсәтергә нәселле этләрен алып чыкканнар. Тик бу ханымнар нәселле эттән бигрәк, йонын фасонлап кыркып, карага манган дворняшкаларны хәтерләтә.

Бу ханым да шундыйлар категориясеннән. Менә ничә ел – бер тапкыр да аның урамга бизәнмичә чыкканын хәтерләмим. Юк, җиңелчә генә макияж түгел ул, чып-чын грим. Ә бәлки татуаждыр...

Ярар, дөресен әйткәндә, ничек бизәнүендә, ничек киенүендә минем эшем юк. Теләсә ничек булсын шунда! Игътибарымны башка нәрсә: бу ханымның баласына булган мөнәсәбәте җәлеп итә. Кайчан карасаң да, әни кешенең кулында телефон булыр: йә ул кем беләндер сөйләшеп бара, йә ул карашын телефоннан алмыйча кем беләндер языша... Ә бәләкәй кызчык, аның адымнарына җитешергә тырышып, әнисе артыннан теркелди. Кайвакыт аның кулындагы курчагы белән сөйләшеп барганын күрәм. Тик беркайчан да әнисенең кулыннан җитәкләп, янәшә барганнарым күргәнем юк. Кайчагында, өйгә иртәрәк кайтсам, аларның бакчадан кайтып барганнарына да шаһит булгалыйм. Хәзер инде юри күзәтәм: җитәкләрме кызын? Кич белән дә әни кешенең кулында телефон – кызында гаме юк аның.

Бәхетсез хатындыр ул. Берара гел бер ир кисәге белән күренә иделәр. Аннары янында башка ир булды. Анысы белән дә, күрәсең, барып чыкмады... Бәхетсез дип шуңа әйтәм, бәхетле хатыннарның тышкы кыяфәте үк башка төрле була бит аларның. Аларга ясалма керфекләр дә, күперткән иреннәр дә кирәк түгел. Чәчләрен дә, мине күрегез, дигән сыман кап-карага буяп йөрмиләр. Алар үзләрен ничек бар – шулай яратучыларны тапкан. Ә бу ясалма ханымнар купшы чәчәк шикелле, матур үзләре, исләре генә юк.

Үзем дә ике бала үстергән кеше. Без дә балаларны бакчага йөртүнең ни икәнен беләбез. Кызымның бәләкәй кулын җылы учыма кысып, бакчага кадәрге ярты чакрым араны мөмкин кадәр озаграк үтәргә тырышып, балам белән уздырган минутларны җаныма сеңдерергә тырыша идем. Ә аның авызы бер генә минутка да ябылып тормый: сорау арты соравына җавапны биреп кенә өлгерт. Кайтканда бигрәк тә! Бүген бакчада ниләр ашаган, ничек уйнаган, ниләр ясаганнар, кем килгән, кайсы бала килмәгән – барысын да тезә генә. Сизеп торам: ул мине бик сагынган, күңелендәге яңалыкларын тизрәк чыгарасы килә. Ул мизгелләр шулкадәр кадерле булып, хәтеремдә әле дә яши. Кечкенә кызыма да быел 18 яшь тулды инде. Бәләкәй кулын учым белән җылытып, аның бәләкәй адымнарына тигезләшеп, минутларны озаграк сузарга тырышып бакчага илткән көннәрне сагынам.

Ешрак күргән саен, бу ханымга ачуым арта. Әнисенә сөйли алмаган яңалыкларын курчагына сөйләп барган баланы кызганам. Аның бит әле бар серен әнисенә генә сөйли торган вакыты. Бу вакыт бик тиз узып китә, аннары тыңлыйм дисәң дә, сөйләмәячәк ул аларны. Кайчагында, каршыларына чыгып, син ни эшлисең, ник балаңа игътибар итмисең, ташла телефоныңны, дип әйтергә шулкадәр кызыгам. Беләм инде, тыңлап та тормаячак. Өйдә нишли икән, кызы белән сөйләшәме, аны кочагына алып яратамы икән? Әллә инде анда да карашын телефоннан күтәрмиме? Шундый ана янында үскән бала кызганыч. Әниле килеш әнисез үсә кебек ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дорос бикта язгансыз

    Хәзер укыйлар