Логотип
Күңелеңә җыйма

Көтелгән бәхет

Үзе әби белән генә үскәнгәме Фәрит зур гаилә турында хыялланып яшәде. Өйләнә икән, өй тутырып сабыйлар үстерәчәкләр. Хатыны – дөньядадагы иң назлы әни булачак. Ул хәтта йокларга яткач та хыялындагы әнә шул хатынын, булачак өйләрендә балалар белән мәш килүләрен, җыелып каядыр баруларын күз алдына китереп ята иде. Гаиләнең кешегә бик кирәклеген ятимнәр нык аңлый шул ул. Ә тормышта барысы да без теләгәнчә булмый.



Фәрит  үзен белгәннән бирле әби белән үскән бала. Булган аның әтисе дә, әнисе дә... Әмма әнисе аны тапканда  үлеп киткән. Фәритне әбисе Энҗе тәрбиягә алган. Әтисе килеп-килеп йөргән дә, яңа гаилә корган. Анда инде яңа хатын, балалар, тормыш мәшәкатьләре. Фәритнең әтисенә үпкәләгәне булмады. Сирәк булса да килгәләп китә иде ул, әмма араларында инде җылылык юк – ят кешеләр иде алар. Үсә төшкәч, әтисенең сирәк килүләре дә бетте, Фәрит тә әтисен эзләп йөрмәде. Ул хыялы белән яшәде: аның зур гаиләсе булачак. Әнисе дә әбисенең бердәнбер кызы булган. Шуңа аның  якын туганнары бөтенләй юк иде.  Дуслары белән тутырырга тырышты ул бушлыкны. Мәктәптә яхшы укыды, төзелеш институтына керде. Аны тәмамлагач, төзелештә прораб булып эшли башлады. 

Киң җилкәле, гәүдәле, елмаеп торган күзле Фәриткә кызлар игътибар итми калмый иде. Әмма ул артык йөремсәк булмады. Башта уку дип яшәде, аннан соң эш дип. Картаеп барган әбисенә дә  ярдәм итәргә кирәк. Инде бераз аякка бастым дип уйлагач, Фәрит гаилә кору турында уйлана башлады. Әмма насыйп яр булачак кыз гына очрамады.   


Үзен формада тотар өчен Фәрит эштән соң  спортзалга йөри иде. Шунда бер кыз белән танышып киттеләр. Бик матур фигуралы, назлы гына сөйләшә торган кызга гашыйк була бит  Фәрит.  Аның биюче икәненә дә исе китми.  Ярты ел очрашып йөргәч тәкъдим ясый, әмма кыз баш тарта. «Мин әле гаиләле булырга әзер түгел», – ди ул.  Шунда борылып китәсе генә калган бит инде Фәриткә, ә ул, үҗәтләнеп, кызның  фикере үзгәрүен көтә. Фикер үзгәрүгә  көтелмәгән көмән сәбәп була. Бу яңалыкны белгән Фәрит сөенеп туя алмый, икенче көнне үк йөзекләр алып кыз янына ашыга. Ниһаять гаилә булачак! Яраткан кешесе белән балалар үстерәчәкләр. Әмма Алинә  бу тәкъдимне дә кире кага. «Әни булырга әле әзер түгелмен. Минем биисем килә, бала чүпрәкләренә күмелеп яшисем килми», – ди ул. Кич буе баланы саклап калырга күндерә егет. Сәхнәне ташламассың, бала карарга әби булышыр, дип вәгъдәләр бирә. Шуннан соң гына  Алинәнең күңеле эри.   


Кәләшне Фәрит яңа фатирына  алып кайта. Матур гына яши башлыйлар. Кызлары туа. Фәридәне кулына алган Фәритнең бөтен дөньяга кычкырасы килә: ул – әти. Аның гаиләсе бар! Эштән тизрәк кызы белән хатыны янына ашыга. Ничек тә  Алинәгә ярдәм итәргә тырыша. Өйдә бар да җитеш, әмма  җылылык кына тоймый ир. Алинәнең балага әллә ни күңел бирмәвен күрә. Аңа  гаджетлар, фитнес-клублар кызыграк кебек тоела. Фәридәгә өч ай тулуга аны күкрәктән аерта, бии башлаячагы турында әйтә. Фәритнең биргән вәгъдәсен исенә төшерә. Әби баланы карарга риза була. Әнә шулай өч ел үтеп китә. Баланың атлап киткәнен дә беренче булып әби күрә, чыккан тешләрен дә... Бала хәтта әбигә «әннә» дип  эндәшә башлый. Энҗе апаның  моңа йөрәге өзгәләнә, ә  әни кешенең исе дә китми. 


Ә көннәрдән бер көнне  Алинә чит илгә чыгып эшләп карау теләген әйтә. Менә шунда беренче тапкыр низаг куптара ир. 
– Ярый мине ташлады да ди, ә бала? Син аның турында уйладыңмы?
– Аңа әби белән рәхәтрәк, – ди хатын исе дә китмичә. 
Иренең  сүзләре тәэсир итми аңа. Тагын бер атнадан аэропорттан фото җибәрә. Өч айга киттем...


Шул китүдән  Алинә кайтмый инде. Аерылышу сорап хат кына җибәрә. Бала турында бер сүз дә булмый. Хәер, баланы Фәрит бирмәс тә иде. Бу хәлләрдән соң Энҗе апа оныклары янына күчә. Алар шулай өчәүләшеп яши башлыйлар. Фәридә балалар бакчасына китә. Әнисе турында сорашмаган бала, балалар бакчасына киткәч, әни сорый башлый. «Мине дә әни килеп алсын, әби, син килмә», – ди ул...


Шулай бервакыт әбисе балалар бакчасына алырга килгәч, Фәридә күз яшьләре белән киреләнеп елый. «Әни килсен, әни килсен!» Һич кенә тыңлата алмый әбисе. Шунда баласын алырга килгән бер хатын Фәридә янына барып утыра.


– Акыллым, әниеңнең эшләре бик күптер. Әйдә, бергәләп кайтабыз бакчадан. Син  бит минем Алсу белән дус. Икәүләп уйный-уйный кайтырсыз...
Фәридәне алыштырып куялармыни. Моңа кадәр әбисе киендергәнен көтеп утырган бала тиз-тиз үзенчә киенә башлый. «Әби, син кайт, мин Алсулар белән кайтам», – ди ул. 
Ике бала кечкенә сквер буйлап көлешә-көлешә уйнап барганда Алсуның әнисе Рәмзия үз тарихын сөйли. Бер ел элек ире белән аерылышканнар икән. Фәридә әни сораса, Алсу әти сорап интектерә икән. Күпне күргән Энҗе апага ошый Рәмзия. Йомшак кына сөйләшә, күке килене кебек үзенә гашыйк җан да түгел. Нигә әле аны оныгы белән таныштырмаска. Ул аларны чәй әчәргә чакыра. Керергә уңайсызланган Рәмзияне балалар да күндерә. «Әйдә инде, әни, Фәридә миңа курчакларын күрсәтә», – ди кызы...


Чәй эчеп утырганда Фәрит эштән кайтып керә. Оныгына ашарга әзерләп бирә дә, яшьләрне кухняда үзләрен генә калдырып, балаларны карау сәбәбе белән башка бүлмәгә чыгып китә Энҗе апа.  


...Ике ел үтеп тә китә. Алсу белән Фәридә җитәкләшеп  мәктәпкә бара. Артларыннан әни  белән әтиләре атлый. Кызлар бәхетле, кызлардан да  битәр Фәрит бәхетле, ниһаять аның хыялы чынга ашты. Тиздән аның дүрт баласы булачак. Алар игезәкләр көтә... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар