Логотип
Күңелеңә җыйма

Кино төшерерлек язмыш сезгә

Мин сезнең сайтка гел язмышлар укырга керәм. Аңлавымча, алар барысы да тормыштан алып язылалар. Кешенең тормышы кинолардан, китаплардан күпкә катлаулырак шул... Кайбер язмышлар турында укыйм да, менә моның буенча кино төшерергә булыр иде бит, дип уйлыйм. Минем дә сезгә бер танышымның язмышы турында сөйлисем килә.

Барысы да ничек бар, шулай язылса да, аларның чын исемнәрен күрсәтмим. Без ул танышым белән шулай килештек (язар алдыннан, махсус шалтыратып, аңардан рөхсәт сорадым).

Без элек ул танышым белән күршеләр булып яшәдек. Башка урамга йорт салып чыккач та, аның белән барыбер еш аралашып тора идек. Шуңа күрә аның тормышын шактый якыннан беләм дип әйтә алам. 

Бер дус кызы белән безнең авылга кунакка кайткач, аны ире урлап алып кала. (Безнең авыл дип сөйләсәм дә, мин үзем дә монда читтән килгән килен. Ә бу хәл мин килгәнче булган инде.) Ул дус кызы үз авылларының гадәтен белгән бит инде, нигә шулай аны авыр хәлгә куйгандыр, анысын әйтә алмыйм. Әмма мин белгәндә алар аралашмыйлар иде. Күршем аңа булган үпкәсен яшерми дә иде. 

Казанда, эшләгән җирендә ике ел йөргән егете калган. Инде өйләнешергә уйлаган булганнар. Ә монда бүлмәдәшенең әти-әниләренә каз йолкышырга дип кайткан булганнар.

– Әгәр ул миңа төнлә тимәгән булса, ул йортта төн кунсам да, барыбер кире китә идем, – дип сөйләде ул миңа берсендә.

Тик тегесе эчкән булган шул, ә эчкәч, акылын югалта торган кеше иде ул. «Көчләп, сафлыгымны ул алгач, кире егетем янына кайтып китә алмадым шул. Оятын кая куйыйм... Әмма ирем барыбер: «Миңа килгәндә кыз түгел идең», – дип битәрләде гел», – дия иде.

Соңгысына үзем дә шаһит булганым бар. Шулай дип әйтүенә диюем. 

Теленә түзәр иде әле, эчеп тилмертте ул аны. Эчтеме, акылы калмый иде. Башкалар кебек ятып йокламый, иртәнгә кадәр йөреп чыга. Андый төннәрдә өйләрендә бөтен җирдә ут яна иде. Ул йокламагач, башкалар да йокы күрми. Әле берсенә бәйләнә, әле икенчесенә. 

Хатынга гына түгел, балаларга да көн булмады шул. Әтиләре биргән сорауларга ничек кенә җавап бирсәләр дә, ярамады. Еш кына бездә дә кунып чыгалар иде. Бераз үскәч, кермәс булдылар. Әниләре: «Кешегә йөрергә оялалар», – дия иде. 

Кул да күтәрә иде. 
Берсендә шулкадәр каты кыйнаган, күршемнең бөтен бите, куллары кара янган иде. Иртән иртүк безгә килеп керде. Нәрсә эшләп карыйм икән, ди. 
Андый чакта нинди киңәш бирәсең инде? 

Аерылсаң, дип әйтеп карадык. «Ике бала белән кая барыйм? Төп йортта әти белән әни юк инде, кунакка барган чакта да абыйның хатынының йөзе җимерелә – без анда берничек сыймыйбыз», – диде. 

Олы улы: «Әни, мин укып бетерүгә, без моннан китәбез, аз гына түз», – дия иде.  Яхшы укыса да, вузга кермәде, тулай торак бирәләр, дип, барып заводка урнашты. Тырыш кешене шунда ук күрәләр бит аны, яшь дип тормадылар, ярты елдан соң ук аерым бүлмә бирделәр үзенә. Шунда ук ул кайтып, әнисе белән сеңлесен алып китте.  

Әтиләре артларыннан: «Сез анда кемгә кирәк? Ничек китсәгез, шулай кайтып җитәрсез әле, әмма ишектән кертер дип уйламагыз...» – дип калган иде, кире кайтучы булмады.

Шуннан безнең аралар өзелеп торды. Алар турында бер хәбәр белмәдек. Узган ел Сабантуйга  кайттылар. Иренең апасы белән бик дуслар иде алар – шуларга кайтып төштеләр. Күп булып кайттылар! Улы да өйләнгән, кызы да кияүгә чыккан. 

Алары ярар – яшь кешеләр, башлы-күзле булулары гаҗәп түгел, әмма элеккеге күршем үзе дә ялгыз түгел иде. Ул да хатыны яман шештән үлгән бер кешегә кияүгә чыккан икән! 

Сабантуйда очрашып, сөйләшеп тордык. Күбрәк аны сөйләттем инде.
– Ярый киткәнмен балалар сүзен тыңлап, – дип сөйләде ул. – Башта бик авыр булды инде, 11 квадрат метрда өчәү яшәдек бит. Эш тә шунда ук табып булмады. Хезмәт хакым да башта кечкенә иде, әмма җан тыныч булгач, ул авыр чакларны да уздырдык. Идәнгә өчәү тезелешеп ята идек тә, куана идек: беркем өстебезгә кычкырмый, сүгенми, теләсә нинди әшәке сүз әйтми...

Аннан менә булачак ирем белән таныштырдылар. Мин аның мәрхүм хатынына бик охшаган булып чыктым... Аның да ике бала, минеке кебек үк – бер кыз, бер малай. Алар әтиләреннән ныграк миңа ябыштылар. Мин әтиләренә риза дигәнче үк «әни»,  диделәр. Зурлар булсалар да... Үзе генә булса, аңа бик кыен, безгә әтине  яшәтергә кирәк, диләр. 

Дөньяда менә шулай да яшәп була икән... Авылдан китмәсәм, һаман шул исерек белән торып ятсам, бәхетнең ни икәнен дә белмәс идем. Нинди эшкә тотынсак та, икәү эшлибез, концерт-театрларга йөрибез, хәтта чит илгә ял итәргә алып барды. 

Ирем беренче тапкыр чәчәк бүләк иткәч, утырып еладым. Башта нигә елаганымны аңламады, әллә син яраткан чәчәкләр булмадымы, ди. Көчкә тынычландым... 

Балалар шулкадәр дуслашты! Бер гаиләдә үскәннәрмени?! Ял җитсә, безгә җыелып киләләр. Гөр киләбез! Бәйрәмнәрдә үзләренә алып китәләр. Минекеләр әтиләрен исләренә дә төшермиләр. Кичә: «Барыгыз, хәлен белеп кайтыгыз», – дип, кат-кат әйткәч кенә, янына барып килделәр...

Аның өчен шундый куанып тыңладым бу сөйләгәннәрен. Чибәр дә, булдыклы да, уңган да ул. Бүгенге бәхетенә бик лаек.

Элеккеге ире турында беләсегез киләдер инде. Нәрсә булсын – эчеп ята. Өй эчләре буш – бөтен нәрсәсен сатып бетергән, диләр. Үз бәхетен үзе җуйган нәрсә инде. 

Менә шундый язмыш. 
Кино төшерсәң, елый-елый карарлык. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар