Логотип
Күңелеңә җыйма

Килен хыянәт итә, улым шуны сизми

Бу хатымны күңелемне бушатыр өчен язам. Эчемдәге коточкыч серне башка бер генә кешегә дә бушата алмыйм. Бу сер менә инде ничә еллар җанымны яндыра, йөрәгемне көйдерә, уттан алып суларга сала.

Моннан ике ел элек йортыбызга килен төшердек. Шулкадәр сөенечле, шатлыклы көннәр иде ул. Килен үзебезнең авыл кызы, әти-әниләре дә бик хөрмәтле кешеләр, икесе дә укытучы. Киленебез дә Казан университетын тәмамлап, авыл мәктәбенә укытучы булып кайтты. 

Без әле улыбызны өйләндергәнче үк аны башка чыгарырга дип яңа йорт җиткезә башлаган идек. Ул әзер булганчы, яшьләр безнең белән яшәп торачак дип килештек. 

Бергә тыныч кына, матур гына яши башладык. Яшьләр иртүк тора да эшенә китә. Улыбыз бездән егерме биш чакрымдагы район үзәгендә, заводта эшли. Киленебез мәктәптә башлангычларны укыта. Балалар килгәнче барырга кирәк дип, ул инде җидедә үк эшенә ашыга. Кичен дә бик соң гына кайта. Соң кайтуы аңлашыла инде: дәресләр беткәч, балалар озынайтылган көн группасына кала. Хәзер бит әти-әниләре килеп алмыйча торып, авылда да балаларның үзләрен генә кайтарып җибәрергә ярамый. Авылыбыз олы юл өстендә. 

Киленнең шимбә-якшәмбеләре дә ял түгел. Мәктәп шимбә көнне дә эшли. Якшәмбе көнне дә, йә классны җыештырырга кирәк, йә классны бизәргә кирәк, йә журналлар тутырырга кирәк, дип, гел мәктәп ягын гына каера. 

Өйдә дә эш бар бит, дип бик әйтәсем килә дә, тыелып калам. Югыйсә ирем белән мин дә әле эш яшендәге кешеләр. Икебез дә күрше авылга барып эшләп йөрибез. Ял көннәрендә өй җыештыру, керләр юу, таба ашлары пешерү, бакчаны карау кебек эшләрне киленем белән бергә башкарсак, миңа күпкә җиңелрәк булыр иде дә булуын... Ләкин килен булышырга бик атлыгып тормый. Үзе белеп булышмагач, мин дә әйтергә кыенсынам.

Ярар, анысы, Аллага шөкер, әлегә үз эшемне үзем эшләрлек көчем бар. Шуңа күрә моңа әллә ни пошынмыйм да, шыпырт кына үземнекен тик эшләп йөрим. 

Шулай итеп җәйләр җитте. Инде киленемнең дә мәктәптәге эшләре бераз кимер, бакча чүпләрен бергәләп утарбыз дисәм, кая ул?! «Бераз акчасы булыр, мин җәйге лагерьга вожатый булып урнашам», – дип кайтып әйтте килен. Ул лагерь урманда. Бер смена тәмамланмыйча, өйгә кайта да алмаячак. 

Әле бит өйдәге эшләр генә түгел, ире дә бар. Япь-яшь ир ничек бер ай буена хатынсыз яшәсен инде? Бу хакта киленнең үзенә әйткәч, көлде генә. «Сагынса, килеп йөрер. Әллә кайда түгел бит», – диде. Бик аптыраштык инде моңа. «Улымны яратмый микәнни? Яратса, болай кыланмас иде», – дигән шик тә керде күңелемә. «Ник җибәрәсең, улым? Барма, дип әйтә алмыйсыңмыни?» – дидем беркөнне улыма. «Мине тыңламый бит ул. Башына бер уй керсә, тәки үзенекен эшли», – диде. 

Аптырагач, кодагыйларга киттем. Анысы тагын: «Бер ай лагерьда эшләп алганнан нәрсә була? Әле елап кала торган баласы-чагасы юк. Әнә йорт саласыз, акчагыз артыкмы әллә?» – дип, пыр туздырды үземне. Минекен ишетергә дә теләмәде. Кодагый шулай пырдымсызрак кеше шул безнең. Үз сүзен генә сүз итеп өйрәнгән. Укытучы кеше булгач, минеке генә дөрес дип уйлый. Күрәсең, кызы да үзенә охшаган. 

Баласы-чагасы юк, дип хак әйтә кодагый. Нишләптер безнекеләр тизрәк бала алып кайтыйк, дип уйламадылар. Читләтеп кенә улымнан сораштырып караган идем: «Вакыты җиткәч, алып кайтырбыз. Башка кайгыгыз юкмы?» – диде дә бетерде. Хәзерге яшьләр бала табарга бик ашыкмый, ахрысы. 

Килен лагерьга эшкә китте. Күңелемнән генә аңа бераз үпкәләдем. Улымны санламаганына, безгә хөрмәт күрсәтмәгәненә ачуым килсә дә, артык сиздермәдем. «Матур гына эшләп кайт», – дип озатып калдык. 

Беркөнне эштәге берәү белән сүзгә килдек. Андый вакытта бер-береңә мактау сүзләре әйтмисең бит инде. Бераз әйткәләштек. «Синең киленең килмәс борын гулять итә әнә. Малаең бер бозау. Юньле нәсел түгел сез», – дип ычкындырды. Чактан гына чәченә барып ябышмадым. «Алладан курык, ир хатынына, япь-яшь кешегә шундый гөнаһ ягарга. Кайда тоттың минем киленемне?» – дидем. «Тотасы  юк. Аның мәктәптә эшләүче бер егет белән йөргәнен бөтен кеше белә. Бер сез генә күрмәмешкә салышасыз», – дигән сүзләре мине бөтенләй аяктан екты. 

Дөресен әйтәм, аның сүзләренә ышанмадым. «Син үзең шундый хатын булганга, күзеңә башкалар да юньсез булып күренә», – дип авызын томаладым. Акылым ышанмаса да, күңелгә барыбер шик керде бит. Киленнең иртүк китеп, соң кайтулары, ял көннәрен дә төрле йомыш тапкан булып мәктәптә уздырулары, аннары менә бу лагерьга китүләре... 

Ул егетне минем күргәнем юк үзе. Безнең авылныкы түгел ул, кайсыдыр башка бер авылдан килеп укыта. Безнең мәктәптә укучы балабыз булмагач, кайдан беләсең инде барысын да. 

Эчтәге теге корт мине торган саен ныграк кимерә башлады. теге егет тә лагерьга эшкә китте микән, шуны беләсем килде. Безнең эштәге тагын бер хатынның баласы да шул лагерьда ял итә. «Укытучылардан кемнәр барды икән? Вожатыйлары кемнәр?» – дип, шыпырт кына сораштырган булам. Безнең теге вакытта әйткәләшкәнне, киленем турындагы сүзләрне ул да ишетте инде ишетүен. Минем ни өчен сораштырганымны чамалый. 

Аның, шул егет тә вожатый булып киткән, дигән сүзен ишетүе минем өчен бик авыр булды. Димәк, теге юньсез дөрес әйткән булып чыга микәнни? Килен чынлап та шул егет белән йөриме? Әгәр чын булса, башың китәрлек нәрсә бит бу!

Шулай утлар йота-йота яшәп, җәйләр үтте. Килен бер смена эшләгәч, лагерьга башка бармады. Өйдәгесен, бакчадагысын караштыргалап, миңа булышып йөрде. Яңа өй дә салгач, бездә эш күп. Инде ул өйнең дә эчке эшләре генә калып бара. Анысына читтән осталар чакырттык, алар эшли. Хәзер шунысы ярый, акчаңны түләсәң, «под ключ» эшләп бирәләр. Элеккеге кебек, көненә ничә тапкыр осталар ашатып азапланасы юк. 

Киленне күзәтәм, алай ул-бу сизелми кебек. Улым белән аралары әйбәт шикелле. Ачуланышканнарын ишеткәнем юк. Теге сүз гайбәт кенә булды, ахрысы, дип, мин дә бераз тынычланган кебек булдым. 

Көз җитте. Мәктәптә укулар башланды. Килен тагын һәр көнне иртәнге җидедә чыгып китә, кичке алты тулмыйча өйгә кайтып керми. «Бигрәк соңга кадәр эшлисең? Башкалар да шулаймы соң ул?» – дип сораштырган булам. Сизеп торам, алай сораганны яратмый.

Сентябрьнең ахырлары булды микән, беркөнне телефоныма ят номердан бер фото килеп төште. Авылның Сабан туе уза торган мәйданында бер агач будка бар безнең. Киленебез шул будкада ниндидер бер кеше белән икесе генә утыралар. Киленнең өстендә мәктәпкә эшкә киеп йөри торган ак курткасы. Ә теге кешенең кем икәнен таный алмадым. Һәрхәлдә, минем улым түгел. Бәлки, теге егеттер, минем аны күргәнем булмагач, танымыйм бит. 

Йөрәгем өзелеп төште. Теге ят номерга шалтыратып карыйм, трубканы алмый. «Син кем?» дигән СМСкама да җавап язмады. Аноним, кыскасы. 

Киленемә дә, улыма да, хәтта иремә дә бу фото турында да, теге гайбәт турында да бер сүз әйтмәдем. Эчтән генә сыздым. Ләкин киленемә булган шигем көчәйгәннән-көчәйде. Берәр җиргә барам, дисә, җибәрмәү ягын карый башладым. Ачу килә бит ул. «Ничек инде үзең генә барасың, булмаганны? Ирең бар, бергә барырсыз», – дим. «Ник, хәзер бөтен җиргә аны гына ияртеп йөриммени?» – ди. «Йөрисең! – дим. – Нәрсәгә кияүгә чыктың алайса?» 

Ул ел да узды. Килен бәби табарга ашыкмый, шулай мәктәбендә эшләп йөри. Йортны төзеп бетереп, Коръән укытып, аларны башка чыгардык. Мунчага гына безгә киләләр, чөнки үз мунчаларын салырга өлгермәдек. 

Шулай яшәп ятканда тагын телефоным шалтырый. Хәзер ят номерлар шалтыратса, мошенниклар, дип, алмыйбыз бит инде. Мин дә алмадым. Бер шалтыратты, ике шалтыратты, өч... Аннары тагын фото җибәрде. Шул ук Сабан туй мәйданы. Бу юлы килен кемнеңдер машинасында утыра. Ачык ишектән үзе бик яхшы күренсә дә, янында кем утырганын абайлап булмый. «Хәзерге моментта киленегез чит егет белән мәйдан булган җирдә, машинада утыра. Ышанмасаң, барып кара» дигән СМСкасы да килеп җитте. 

Сабан туе уза торган мәйдан авылның бөтенләй башка очында, бездән шактый ерак. Шулай да, тиз генә киендем дә, бакчалар артлатып кына шунда чаптым. Ерактан ук бер машина торганын күрдем. Агачларга ышыкланып кына машинаның артыннан килдем. Минем килгәнне күреп, тиз генә ишекләрен яптылар да алып очтылар. Машина эчендә кемнәр булганын күрә алмадым. 

Өйгә елый-елый кайттым. Йөрәгемнең тәмам хәле китте, аякларым атламас булды. Кайттым да аудым. Телемне әйләндереп сүз дә әйтә алмаслык хәлдә идем. Минем кыяфәтне күреп, эштән яңа кайткан ирем «Скорый» чакырды. Алар килеп, кан басымын үлчәделәр. Кан басымы ике йөз егерме булган иде. Дарулар кадап, аны чак төшерделәр. 

Безгә «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнен белеп, кич белән улым белән киленем килделәр. Киленнең йөзенә күтәрелеп тә карый алмадым. Ул да күзләрен яшерде. Мин барысын да аңладым. Ул мине күргән һәм минем алар хакында белгәнемне белә. «Әни, нәрсә булды сиңа?» – дип өзгәләнгән улымның кулларын учыма алып, күкрәгемә кыстым. 

Нәрсә дип җавап бирим аңа? Дөреслекне әйтә аламмыни? Бу хәбәрне җиткезеп, мин аны харап кына итмәмме? «Эсседән генәдер ул, улым, – дидем. – Борчылма, бар да узар». 

Мин менә шушы утларда янып инде ике ел яшим. Улыма барысын да сөйләп бирергә куркам. Хатынының хыянәтен ирләр бик авыр кичерә бит. Бауга менмәгәе, дим. Икенче яктан, мин әйтмәсәм, аны бит башка берәү дә җиткезә ала. Телефон шалтыраса, бөтенләй коелып төшәм. Теге СМСкалар әле дә килгәли. Килен шул егет белән һаман да очраша. 

Киңәш бирегез миңа, нишлим? Ни хәлләр итим? 

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Киленегез белэн нигэ сойлэшмисез? Узегезне ашыйсыз.

    Хәзер укыйлар