Логотип
Күңелеңә җыйма

Күңелгә җылылык бирүче хатлар...

Эштән кайтып барышлый йорт подъездындагы почта тартмасына күзем төште. Ящикларга бүген дә реклама кәгазьләре салып киткәннәр...

Эштән кайтып барышлый йорт подъездындагы почта тартмасына күзем төште. Ящикларга бүген дә реклама кәгазьләре салып киткәннәр. Йортыбызның ишекләре дә бикле бит югыйсә, фатирларларга эләгү өчен ачкыч кирәк яисә домофон аша хуҗалар белән элемтәгә керәсе. «Бу кәгазь таратучылар кайдан гына керәдер», – дип уйлап куям кайчак.  Мәҗбүр иткән нәрсәнең кадере булмый, диләр бит. Тартмаларга шыплап тулган реклама буклетларын фатир хуҗалары өйләренә алып кермиләр – махсус куелган катыргы тартмага ташлап китәләр, кайсылары идәндә чәчелеп кала.  Подъезд идәнен юуучы Зоя апа сукрана-сукрана идәндә яткан макулатураны кулы белән җыеп, катыргы тартмага тутыра. Аннары уф-уф килеп,  шыплап тулган ящикны урамдагы чүп чиләгенә чыгарып ташлый. Белсәләр икән эшмәкәрләр рекламага киткән акчалырының ничек  җилгә очканын! Вакыт әрәм итеп, почта ящикларына кәгазь салып та йөрмәсләр иде. Хәзер бит интернет заманы, социаль челтәрләрдәге акаунтлары аша да товар сатып була, блогерлар белән дә хезмәттәшлек итәргә мөмкин. Юк, барыбер пенсионерлар яшәгән подъездлар кирәк байларга, пенсияләрен кая куярга белмиләр дип уйлыйлар бугай. Хәзер бит алып-сату чорында яшибез, рекламасыз булмыйдыр инде...  


Мин авыр уйлар белән почта тартмасын ачып, аны кәгазьләрдән  арындырырга керештем. Коммуналь хезмәтләргә түләү өчен счет-фактура  салып киткәннәр, газ, техник хезмәтләр өчен түләү бланклары да күренә.  Счет-фактураларны барлаганда бер конверт та килеп чыкты. Кызыксынып зәңгәр паста белән кулдан язылган  адресны күз алдыннан уздырдым.  Анда минем адрес, йорт, фатир номеры күрсәтелгән иде. Кызык, кем шулай почта аша хат җибәрергә булды икән? Күзлегемне киеп, хат иясенең исем-фамилиясен җентекләп карадым: хатны Мәскәүдә яшәүче ерак туганыбыз Оркыя апа юллаган булып чыкты. 

Көтмәгәндә кулдан язылган хат килеп төшү сюрприз булды әле.  Дулкынланып конвертны ачтым. Борыныма Оркыя апаның яратып сибенгән француз ислемае исе килеп бәрелде.  Бер мизгелдә үземне туган апаның үзе белән очрашкандай хис иттем,  хаттан аның җылы энергиясе бәреп тора иде.  Оркыя апа ике кәгазъ битен язып тутырган: гаиләдәге кешеләрнең исемнәрен атап, күптин-күп чуктин-чук сәламнәр тезеп чыккан, хәл-әхвәлебезне сорашкан, саулыгы турында әйтергә дә онытмаган. Хат эре-эре хәрефләр белән язылган, җемләләр төзек, бер хәреф хатасы да юк, ияләр, килешләр барысы да урынында. Оркыя апа – бик укымышлы ханым, авылдагы татар мәктәбен тәмамлап, Мәскәүгә киткән, югары уку йортлының берсендә  белем алган.  Үз көче, тырышлыгы белән укыган, артыннан этүче дә, булышучы да булмаган. Вузны кызыл диплом белән тәмамлаган. Аннары гомер буе зур заводларның берсендә кадрлар бүлеге җитәкчесе булып эшләп пенсиягә чыккан. Кадрлар белән эшләгән кешеләрнең язуы матур икәнен барыбыз да беләбез. Алар бит гел документлар белән утыра. 

Оркыя апа ахырдан «Сездән җавап хаты көтеп калам» дип язган. Кызык булды әле бу... Бер-ике атна чамасы элек аның белән телефоннан сөйләшкән идек, хат язарга җыенуы турында әйтмәгән иде. 
Хатны кат-кат укып чыктым. Без бит хат язышуны күптән оныттык. Кирәк икән шалтыратабыз, смс җибәрәбез, ватсап аша хәбәр салабыз. Бу хат күңелемнең  ерак почмагында яшеренеп калган балачак хатирәләрен яңартты. 

Дистә еллар элек хат язышу гадәти күренеш иде бит! Дуслар, туганнар, авылдашлар бер-берсе белән хатлар аша аралаша. Мәхәббәт утында янучылар сөйгән ярларына җавапсыз хатлар язалар, конверт эчләренә кипкән чәчәкләр салып җибәрәләр. Нинди матур, рәхәт вакытлар булган! Һәр алынган хат аны язган кешенең уңай энергетикасын, җылылыгын алып килә иде. Хат язышулар булмаса, бәлки, тарихыбызны да барлый алмас идек. 
Авылда, туган йортта сандык тора безнең. Анда әти белән әнинең яшь чакта язышкан хатлары саклана. Сугыш кырыннан бабабыз язган өчпочмаклы хатлар да бар анда.  Безнең гаилә өчен иң кадерле ядкарь! Аларны укыгын саен укыйсы килә, кәгазьгә язылган сүзләр аша без үткәнгә кайтабыз, якыннарыбыз белән сөйләшәбез, буын чылбырын барлыйбыз. Ә хәзер... Ә хәзер интернет бездән хат язышу мөмкинлеген алды. Сабый балаларда да, пенсиядәге әби-бабайлар кулында да – телефон.

Без мәктәптә укыган елларда укучылар арасында дуслык хатлары йөри иде. Ручка алып таныш булмаган егет-кызга хат язасың да, конверт тышына адрес күрсәтәсең, әйтик: «Альметьевский район, дер. Клементейкино, школа, 7 класс, по журналу №7». Без дусларны әнә шулай журналда күрсәтелгән сан буенча эзләп таба идек. Шул хат, югалмыйча, иясен эзләп таба да, атна-ун көннән җавап хаты да килеп төшә иде.  
Мин дә мәктәп елларында Чирмешән авылыннан килгән бер хат аша үземә гомерлек дус таптым. Без Гөлчәчәк исемле кыз белән өч ел буе хат языштык. Ул Казанда медицина институтын тәмамлап, табиб дипломы алды. Хәзер республикада бик ихтирам казанган белгеч. Яшь вакытларда хат язышмаган булсак, мин гомеремдә дә аның белән очрашмаган булыр идем... 
Туганнарга, дусларга сюрприз ясап, әйдәгез, хатлар язып салыйк әле! 

 

фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әле мәктәп эчендә дә хат языша идек:"Хат башы , туксан тугыз ат башы,яз каршы,"дип башланып китә иде ул балачак хатлары.Булдыра алган кадәр бизәп яза идек.Безнең сагынып сөйләр хатирәләр бар,ә балалар нәрсә сйләрләр...

    Хәзер укыйлар