Логотип
Күңелеңә җыйма

Кайта-кайта укыйм язганнарың...

... Әни бакыйлыкка киткәнгә ике ел булды. Акыл котылгысыз югалтулар булуын, барыбызның да Аллаһтан килеп, Аллаһка кайтуыбызны аңлый да бит, күңел барыбер юксына. Сагына...

 

... Әни бакыйлыкка киткәнгә ике ел булды. Акыл котылгысыз югалтулар булуын, барыбызның да Аллаһтан килеп, Аллаһка кайтуыбызны аңлый да бит, күңел барыбер юксына. Сагына...Әнинең бер генә булса да сүзен ишетәсе килгән чаклар була. Әни ни әйтер иде икән дип уйлап куйган чаклар булгалый. Әнинең “менә бит!” дип, хуплап, мактап куюын ишетәсе килә...

Күп сүзле түгел иде ул. Эш кешесе иде. Күп сүз сөйләп, юкны бушка аударып йөрүне бөтенләй өнәмәде. Конкрет иде. Әйткәнсең икән, эшләргә кирәк. Эшли алмыйсың икән, кеше башы катырып ышандырып та торма, башкаларны хөрмәт ит.

Әнидән, үгетли-үгетли, истәлекләрен яздыртып калган идем. Ярый әле язган... Укыйм да әни яшәгән дөньяны күзаллап утырам менә. Җир белән күк арасы. Сигез балалы ишле гаиләнең икенче баласы ул.

“Җәйгә чыккач, су ташу минем өстә. Тизрәк бетсен дип, суны тау астындагы чишмәдән зур чиләкләр белән алып менәм. Бер мәртәбә безгә Күңгәрдән әби менеп килә иде, орыша-орыша, чиләгемнең яртысын гына калдырып түккәне хәтердә.

Шул зур чиләкләр белән авылның уртасына сепаратка йөри идем. Авылга бер сепарат. Анда төшкәч, минем сөтемне салырсың әле дип, алдан берәр хатынга ышандырып куям. Ул биек, минем буем җитми. Бер яңгырлы көнне аякларым таеп китте, чиләкләрем көянтәдән аерылды да җиргә утырды. Түгелсә, яхшы булыр иде, бүтән җибәрмәсләр иде, дип елаганым истә. Сөтем чайпалды гына, түгелмәде. Беренче классны бетергән елым иде”.

Беренче класс!

“3нче класста укыганда, әни шәл уртасын бәйләргә тоттырды. 4нче класста шәл тирәсен бәйләргә өйрәткәч, шәл бәйләргә тотындым. Иртән сәгать алтыда торырга, мәктәпкә киткәнче шәл бәйләргә. Кайткач, тагын шәл бәйлибез. Урамда уйнаулар бетте, гел шәл бәйләү. Укы, дәресеңне әзерлә, дип әйтүче юк. Язма эшләрне кич язам, уку – мәктәптә. Бер укучы такта янында сөйли, шул вакытта тиз-тиз укыйбыз”.

Тугыз-ун яшьләр монысы.

“Шулай 7нче класс та тәмамланды. Аннан соң “кая барырга?” дигән сорау алга килеп басты. Ул вакытта уку түләүле иде. Елына 150 сум бирергә кирәк.

Минем укыйсы килә. Әни каршы, әтигә (үги әти) минем укуым бөтенләй кирәкми. Бәхетемә, ул елны иген яхшы уңды. Әни, минем бертуктамый “укыйсым килә” дип йөрүемә түзмәде: “Бар, гаризаңны илтеп кайт”, - диде.

Әтнәдә уку башланды. Анда таләп нык. Математикадан контроль эштән класста санаулы укучыларның гына уңай билге. Минеке “5” иде. Шулай игътибар үзәгенә алындым. Рус теленнән бер калын гына марҗа. Бер нәрсә аңламыйм. “2”леләр ала башладым. 10 класс бетергәнче, мин рус теленнән алга китмәдем, Әтнә кызларыннан күчереп укып чыктым. Киләчәктә укырга китүне уйласам да, мине шул рус теле куркыта иде”.

Гомер буе рус телен начар беләм дип санады инде ул. Гәрчә русча химия, биология кебек катлаулы фәннәрне укып чыкккан булса да. Бик матур гына татарча “аксенты” бар иде. Мишәр ягында үскәч, бездә акцент әллә ни сизелми бит инде. Әнинең кайбер рус авазларын әйтә алмавына аптырый идек. Ничек “цирк, циркуль” дип әйтеп булмасын инде, имеш. Ничек “чай” “щай” булсын инде...

Әтнәдә тулай торакта яшиләр. Дүшәмбе киләләр, шимбә кайтып китәләр. Мәһдиев сурәтләгәнчә. Ә әнинең “үтереп өйгә кайтасы килә”...

“Кыш көннәре общежитиега (әни әйтелешендә “абщиҗитие” инде ул) килеп төшәбез. Салкын, ягылмаган бүлмә. Мәктәптән кайткач, утын кисеп, ягарга әзерлибез. Аннан, утын ягып, плитәдә чуен куеп ашарга пешерәбез. Өйдән, аркага котомка асып, бер ипи, ярты литр сөт алып киләм. Акча биргәннәрен белмим. Ярты елга 75 сум түләдем дә, аннан уку өчен түләү бетерелде. 10 класс тәмамладым”.

Кая барырга? Алда тагын шул сорау. Ул вакытта, ике ел колхозда эшләсәң, укырга керергә җиңел була дигән сүз чыккан була.

“Миңа шул сүз җитә калды, авылда калдым. Ул заманда 10 класс белем дәрәҗәлерәк иде. Көзгә кергәч, менә син дә, ун класс белемең белән (!), безнең белән бәрәңге аласың әле, дип хурландырдылар. Бер танышыбызның “Казанда берсенә өйдә эшләргә кеше кирәк, пропискага кертәләр, эшкә дә кертәләр” дигән сүзенә ышанып чыгып киттем бит. Карчыгы парализованный икән, карты элеккеге байлар нәселеннән, улы, килене, бер яшь балалары бар. Кинодагы кебек, хезмәтче тормышы башланды. Иртүк

торып сөткә барам, шунда бергә укыган классташлар төзелеш институтына баралар. Мин күренмәскә тырышам, хурланам. Ә алар эшкә урнаштыру турында уйламый да. Мин хезмәтче булып торырга риза булмадым. Казанда әбинең энесе бар иде, шуларга киттем. Прописка юк, прописка булмагач, эшкә алмыйлар. Берәр ай микән, бәрелеп-сугылып йөрдем дә авылга кайттым.

Әти кайтканны бер дә яратмады инде. Карасына коелып ята иде. Ул кышны шәл бәйләп, колхоз эшенә кушсалар, шунда барып үткәрдем. Бик каты шәл бәйләдем. Сәвия (сеңелем) дә өйдә, мин дә. Әти барып сатып тора, без бәйлибез. 15 көнгә бер шәл бәйләгәнбездер. Шул елны Маридан өй сатып алдык. Җәй көне аны күтәреп куелды. Икенче көздә бер кыз белән медучилищега бардык, конкурстан үтмәдек. Аннан комсомол путевкасы дигән булып, фермага бозаулар карарга кердем”.

Яз көне Роза исемле иптәш кызы Үзбәкстаннан Разия исемле апасыннан хат алуын, анда тормыш бик яхшы булуын, өрекне кәҗәгә ашатуларын сөйли. “Без Роза белән шул “җәннәт”кә китеп бардык”, - дип язып куйган әни.

“Мин 10 класс бетергәч, русчаны белүче булып саналам бит инде. Өйдән күп кенә йомырка пешереп алдык, бераз акча бирделәр. Андый “җәннәт”кә барасы булгач, әни дә каршы килмәде. Роза да ятим. Утырып киттек Үзбәкстанга, Нәмәнганга. 3 тәүлек поездда бардык. Урын-җир алып тормадык. Кич җитүгә өченче катка менеп китәбез. Килеп төштек, каршы алучы юк...”.

“Дөнья күрмәгән авыл кызының Нәмәнгандагы маҗаралары” дип атап булыр иде истәлекләрнең бу өлешен. Кыскасы, бер еллап яши, тегү фабрикасында эшли биредә әни. Сеңелесе Сәвия апа Сорочинск шәһәренә тимер юл төзелешенә киткән була. Анда түләү әйбәтрәк дигәч, аннары әни дә шунда юнәлә. Оренбург якларындагы шәһәр бу. Сәвия апа шул якларда төпләнеп тә кала. Бүгенге көндә дә Оренбургта яшәп ята. Кызлары Вәсилә белән Галия кечерәк чакта авылга кайта иделәр, хәзер аралар өзелде. Өченче буында - Василиса, Глеблар...

Кызлар өчен эш шактый авыр була. Кеп-кечкенә әнинең авыр тимер кораллар күтәреп йөрүен күз алдына китерәм...

“Аеруча щебенканы рельслар арасына тигезләп җәюне башта бер дә булдыра алмый идем, көч җитми. Аннары рәтенә төшенеп алгач, остарып ук киттем. Электроподбойка дип атала иде бугай җайланмасы”.

И әни, диясе килә. Эх, татар кызлары... Их, татар кызларын төрле якка чәчеп аткан язмыш җилләре!

Әнинең бик тә укыйсы килә. Сорочинскида вакытта эштән соң кичке мәктәпкә йөри. Химия белән билогияне өйрәнә.

“Русчам начар булгач, укуы бик җиңел булмады. Укытучы жәлли иде бугай мине. Тырышлыгымны күрә иде, өйләренә чакырып, өстәмә шөгыльләнә иде. Аннары алдырып киттем”.

Сорочинскидан Казанга укырга керәм дигән теләк белән кайтып китә әни.

КДПИның химия-биология факультетына укырга кергәндә, аңа 23 яшь була. Шуннан соң направление буенча Чистай якларына килеп эләгә. Шахмай мәктәбендә укыта башлый.

... Егерме еллап эшләде биредә. Үзебезнең Чаллы Башы авылында да укытты бераз. “Кечкенә Сурия апа” иде ул халык телендә. Авыр чиләкләр күтәрү, үскән чакта ачлы-туклырак яшәү дә сәбәпче булгандыр инде, буйга тәбәнәк иде. Менә шул кечкенә генә Сурия үзеннән бер-ике башка зуррак никадәр егет-кызларны укытып чыгарды. Таләпчән иде. Белсеннәр дип тырыша иде. Әле беркөн генә “хәзергеләр бигрәк белмиләр инде химияне, мин Сурия апа өйрәткәннәрне һаман да хәтерлим” диде бер укучысы. Әни турында әледән-әле җылы сүзләр ишетеп торабыз. Рухы шат булсын!

Кеше китә, хәтер кала...

***

Бүген төштә әниемне күрдем

Һәм уяндым... уйга сыгындым...

«Күрешкән дә юк бит күптән, – диде, –

Мин бит сине бик нык сагындым».

Сине, диде. Йөрәк дертләп китте.

Һәм янартау-күңел түзмәде –

Бер кинәсез шушы сүзләрдән соң,

Әни рухына дип тезләнде.

Догаларсыз үткән айларыма

Ишарә бу, әни, аңладым...

... Нигә кирәк хәзер акланулар –

Фанилыкның татлы ялганы?

«Күрешкән дә юк бит күптән, – диде, –

Мин бит сине (!) бик нык сагындым».

Гади сүзләр – гали сүзләр булып

Җан тамырым буйлап агылды...

Ярый әле елак булып туып,

Елак булып яши башкынам...

Догаларга кушылып яшем ага –

Һәм юыла күңелем юшкыны...

 

Лилия Фәттахова/«Уйлар кайта ла ул... Әни кайтмый...» - http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uylar-kayta-la-ul-ni-kaytmyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар