Логотип
Күңелеңә җыйма

«Уйлар кайта ла ул... Әни кайтмый...» 

Инде бер ел әни  турында язарга җыенып йөрим... Әни киткәннән бирле.

 

Инде бер ел әни  турында язарга җыенып йөрим... Әни киткәннән бирле. Үземнең елак икәнлекне белгәнгә, һаман тотына алмый торам. Сытык шул. Карап торышка  кырыс булып тоелсам да, йомшак күңелле. Әни кебек. Мин, гомумән дә, әни кызы булдым инде. Төс-кыяфәт белән дә «кечкенә Сурия», холык белән дә. Аның кебек үк аз сүзле, күзгә-башка чалынып йөрергә яратмаучы. Әни кебек матур итеп, моңлы тавыш белән җырлый гына алмадым. 

...Әнинең истәлекләр дәфтәрендәге хатирәләрне барлап утырам: 

«...Иртәнге якта Күшәрдә, аннары үзебезнең Югары Шашыда була иде Сабан туе. Әтнәгә атларга төялеп китә идек. И күңелле була иде инде. Кичен олысы- кечесе уенга төшә иде. Мине дә җырлата иделәр. Фәридә Кудашева җырларын яратып җырлый идем». 

Бала чакта  аның «Мәтрүшкәләр»не җырлый-җырлый шәл бәйләгәнен хәтерлим әле. 

Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр, 

Еракларлардан әнкәм җибәргән... 

 

Мәтрүшкәне ерак әбиләргә (Югары Шашыдагы әбигә шулай ди идек)  үзебез алып кайта идек анысы. Туган ягын, якыннарын юксыну шулай моңландыргандыр инде. Укытучы булып безнең Чистай якларына килеп эләккән ул. Бала чагымда, соңрак студент чакта да әле кайтып йөри идем мин Әтнәгә. Күәм, Югары Шашы, Күңгәр... Һавасы да, кешеләре дә безнекеннән аерыла. Хәзер инде кайтыр кешеләр калмады. Кызганыч. 

«Кече энем Зөфәр колхозда эшләде, Кышлау кызына өйләндерделәр, балалары булмады. Зөфәр бик аралашмый торганрак кеше иде, эшчән, кем нәрсә куш-са  – булыша. Эчәргә дә ярата башлаган, шул аракы гомерен дә өзде инде. Хатыны Гөлфия йортка хуҗа булып калды, безгә ишек ябылды.  Авылга кайтып, үз туган йортыбызга керә алмадык. Хәзерге вакытта йорт бикле тора». 

Әни көн саен булмаса да, атна саен берничә ерак туганына, элеккеге дусларының балаларына телефоннан шалтыратып, бөтенесенең хәл-әхвәлен сорашып чыга иде... 

...Сигез балалы гаиләдә икенче бала әни. Алты малай, ике кыз. Үз әтисен сугыш вакытында төрмәгә алып китәләр. Туктамый койган яңгырлар ашлыкны вакытында җыеп алырга комачаулый. Бу «гаеп» өчен колхоз рәисе, җавап бирә, әлбәттә. Кайтулар насыйп булмый. 1940 елгы әнигә сугыш чоры кытлыгын да, шуннан соңгыларын да тулысынча күрергә туры килә. Ил белән инде. 

«Күп вакыт Күңгәр әбиләргә төшә идем. Әбиләрдә бик мул булмаса да, ашарга өйдәге шикелле генә түгел. Укырга барасы елны әни үзе  «сездә кыш чыксын инде, алайса бигрәк рәте бетә бит», дип, әбиләргә төшергән.  Бәрәңге тураганда, әбидән бик кыюсыз гына бәрәңге сораганым исемдә. Шундый нәзек, хәзер кибетләрдә саталар шундыйны, чипсы бугай, аны  мич өстенә куеп куырып аласың. Шуны 2-3 не  дә бирми әби, берне генә бирә, аны ашагач, «тамагың туйдымы», дип сорый миннән. «Бер белән генә тамак туймый шул», – дим. Анда ипи ашаганымны белмим. Шырпы тартмасын бишек ясап, кәгазь төреп, курчак ясап уйнап утыра идем. Шул кыштадыр инде, әби көн дә «Иман»ның бер аятен әйтә иде дә, мин ятларга тиеш идем. Шулай итеп «Иман» ятлатты әби». 

...Китап укуга хирыслык та әнидән күчкән миңа. Кечерәк вакытта, күрше апалар белән бәйләм бәйләп кич утырган вакытларда, әни үзе шәл бәйли, үзе кычкырып «Казан утлары»ннан берәр әсәр укый. Ул энәсенә карамыйча да бәйли иде кебек. Кулының җитезлегенә күз иярми. Хәер, аптырыйсы да түгел инде. «Мәктәпкә киткәнче шәл чите бәйләргә дип уята иде әни, – дия иде шул ул. – Күз ертып торып утырасың. Әче таңнан...» Зур гаиләгә өчен – иш янына куш... 

...Унынчы сыйныфны бетереп, ике ел фермада бозаулар карый, Үзбәкстанда тегү фабрикасында эшли, Сорочинскида тимер юл шпаллары сала әни... Укырга теләге шулкадәр зур була, эштән соң төннәр буе өстәмә укый, кичке мәктәпкә йөри, барыбер Казанга кайтып, педагогика институтына укырга керә. Әдәбият якын бит сиңа, нигә шул юнәлештә укымадың соң дигәнгә, «химия-биология бүлегендә биш ел укыта иделәр, озаграк укыйсым килде шул», – дип елмая иде. 

...Шул рәвешле үҗәтләнә-үҗәтләнә укып (русчасы такы-токы гына), Шахмай мәктәбенә (хәзер Яңа Чишмә районы) укытырга кайтып төшә ул. «Буйга миннән дә кыска. Аның ыспай гына киенеп, биек үкчәле туфлиләрдән йөрүенә бигрәк кызыгып карый идек инде», – дип әйтте үзе дә  олы яшьтәге бер укучысы. «Озынрак күренергә теләгәннән инде ул. Авыр күтәреп, ачлы-туклы яшәп үсми калганмындыр инде», – ди иде әни. Шактый озын буйлы әти янәшәсендә ул бигрәк тә бәләкәй булып кала иде. 

...Әнинең авырган чакларын искә аласы килми. Авыр. Соңгы көннәре бигрәк тә. 

Караңгылык  иңеп килә 

Җиргә... 

Минем өчен... 

Сүнеп  килә 

Газиз әнкәемнең 

Яшәү  көче. 

Авыр... 

Кемдер әйтер: «Сабыр...» 

Якынлашкан  югалтуны сизеп, 

Сыза бәгырь... 

Соңра, белмим, 

Аннан ниләр калыр... 

 

Күкләр  әйтер: «Сабыр!..» 

Ишетеп булырмы?.. 

 

...Дәрт булып та, дәрман булмаганда кыен икән ул. Җир җимертеп эшләп йөргән җирдән кинәт кенә бер эшсез калудан Алла сакласын! Вакыт искиткеч күп: шул вакыт аралыгында аз-маз гына китап укып була (күбрәккә китсә кан басымы күтәрелә), бераз телевизор карап була (тик анда әбиләр өчен кызыклы тапшырулар аз, сериаллар карарга кала) һәм... бетте. Кайвакыт эш күплектән зарланабыз, эш эшли алу – бәхет икән ул! Вакытым булса, озак итеп йоклар идем, дибез... Вакыт күп булып, йоклап булмаса азап икән. 

Ярый әле бәләкәй оныклар бар. Әби белән бәби тәк тагылып йөриләр бер-берсенә. Әбинең дә вакыты сизелмирәк үтә, оныкның да күңеле була, олыларга да файда. Иң зур сөенеч әнидәдер: ул үзен файдалы кеше итеп сизә! Пенсиягә чыккач та  балаларга дин сабаклары өйрәтүче абыстай булып, бәйрәмнәрдә моңлы тавыш белән мөнәҗәтләр әйтеп йөргән әни шул ул... 

...Башта Азалия, аннары Ясминәгә күз-колак булды әни (энем Илсурның кызлары). Бала йоклатуны, алар белән уйнауны аңардан да остарак башкаручы булмагандыр. 

...Үләренә берәр ел кала, әни бер атна бездә торып китте. Азалия дә – әбисе кызы. «Әбиең кызларын сагынган» дигәч, аңлаган кебек була үзе. Әмма... Берәр сәгатьтән соң, дәшми-нитми генә, йөзенә ачулы кыяфәт чыгарып, әтисен капка ягына сөйри икән бу. Һәрвакыт тәтелдәп торган өч яшьлек кызының гайре табигый тәртибен аңлый алмаган энекәш иярә инде моңа. Ни булган?? 

Капка төбендә торган машина янына килә дә: 

– Утыр! – ди Азалия. Башка сүз юк! 

Энекәш дәшми генә кереп утыра. Аның янәшәсенә шулай ук дәшми генә «командир» да утыра: 

– Киттек, – ди. – Әбине алып кайтабыз! 

Энем телефоннан шул турыда сөйләгәч, минем кызымның өч яшьлек чагын көлешә-көлешә искә алабыз. 

Унҗиде еллар элек әнине сеңлем янына Чаллыга озатабыз. Ләйләнең әбисен беркая да  җибәрәсе килми. «Китмә инде»ләрнең файдасы тимәгәч, автовокзал стенасындагы язуларга карап торды да бу: 

– Ә монда «автобуска әбиләрне утыртмаска!» дип язылган, – ди. Шатлыгы йөзенә чыккан үзенең: хәйлә  уйлап тапты бит! 

Оныклар һәр әби өчен дә шулай якындыр инде ул. Балдан татлы... «Минем кызым бит ул», дия иде Ләйләне дә. Бер яшь тә ике айлык баланы әнигә калдырып, эшкә чыктым мин. Өч яшькә кадәр авылда торды кызым. 

Аякка саз-пычрак ябыша торган, сулы чокырларны урап узып, азаплана торган  көзге көндә  балалар бакчасына  күтәреп алып баруын гел искә төшерә иде әни. Ләйлә аны муеныннан кысып кочаклаган да: «Әби, син бер дә курыкма, егылмыйсың, мин сине каты кочакладым», – ди икән. Үләренә берничә көн калгач, Ләйлә авылга кайтты да әбисен күреп чак кына елап җибәрмәде. Бер атна эчендә бөтенләй ябыгып, суырылып калган иде инде әни. Яман чир тиз суыра икән ул егәрне... 

– Әби-и-и, – диде дә Ләйлә, башка сүз әйтә алмыйча әбисен кочаклап алды. Әнине яңарак кына торгызып утырткан идек. 

– Ләйлә, әбиеңнең хәле юк бит, нишлисең инде, – дибез. 

– Теге чакта да шулай кочаклаган иде ул мине, бер дә курыкма дигән иде, – ди әни хәлсез тавыш белән. – Ярар, ярар... 

...Язганнарымны матбугатта бастыра башлавыма да әни сәбәпче булды минем. Район газетасында гына басылудан канәгать түгел иде бер дә. Синең шикеллеләр яза бит инде Казан газеталарына да, укып барам бит, бер дә артык җирләре юк, дип, мине үзенчә «мотивлаштыра» иде. Ә инде «Казан утлары»,  «Идел» йә булмаса «Сөембикә»дә минем шигырьләрне, язмаларны күрсә,  үзе язгандай сөенә иде. Зурлап мактамый ул, безнең гаиләдә алай кабул ителмәгән. «Менә бит!» – дип куя. Маладис, ди. 

Мактауларга исем китми минем... 

Тик шулай да... җитми, җитми бүген 

гади генә, төчеләнми генә 

Әйткән сүзең әни: «Менә бит!» – дип язганмын узган ел әнинең туган көнендә. Әнинең кырыгы иде ул көн. 

 

Чиксезлеккә  чик сызасы 

Килгән  чак бу, 

килгән  чак... 

Югалтуның зурлыгыннан 

Көйгән чак бу, 

Көйгән чак... 

 

Әнине  хәтер  шәленә 

Төргән  чак бу, 

Төргән  чак... 

Шул  шәлнең җылысын  тоеп 

Йөргән  чак бу, 

Йөргән  чак... 

 

Бар дөньясы  үгиләнеп 

Калган  чак бу, 

Калган чак... 

Җан сакчысын  югалтудан – 

Талган  чак бу. 

Талган  чак... 

 

...Әни киткәч, минем һәр язганымны барлап-укып торучым да бетте. Гомернең дә «әниле чагы» бетте. Моңа әле дә ышанып җитеп булмый. Әле дә кайвакыт телефонга үрелгән җирдән туктап калган чаклар була. «Әнигә әйтергә кирәк әле моны» дигән уйдан сискәнеп киткән чаклар була. Әни юк икән бит инде. Юк... 

 

Кайта-китә йөреп тора уйлар... 

Кайберләре 

бигрәк аптырата. 

Кайберләре ...йөрәк аша үтә 

һәм... елата. 

 

Уйлар кайта ла ул. 

Әни кайтмый... 

 

Тереклекнең кануннары катгый: 

Гомер чикле! 

Җирдә яшәүләре – 

Җан киеме тузганчыга чаклы... 

 

Китә-кайта йөреп тора уйлар. 

Уйларның шул 

уелганы – уяу... 

Калганнары... 

җан артыннан китә. 

Булмаган да кебек... 

эри... бетә. 

 

Кайта-китә йөри алган чаклар – 

Йөрәк «яшим» диеп типкән чаклар. 

Гәрәбәдәй уйлар учта ята – 

Бер елмайта әле... бер елата... 

 

Үләренә берәр атна калгач кына әнидә яман чир икәнлеген тәгаен белдек без. Әнигә әйтә алмадык. Өметен өзәсе килмәде. Ул чынлап та терелеп китәсенә ышанды. Дөрес диагноз куярлар да, кирәкле дарулар булыр да, рәтләнеп китәрмен дип ышанды. Сызланулары, авыртынулары ашатмый да, йоклатмый да башлаган вакытында да зарланмый түзде. Түзем буын вәкиле иде шул ул. Күпне күргән, күпне кичергән, азга канәгать буын. 

Соңгы минутларында сеңелкәш артыннан  шәһадәт кәлимәсен кабатларлык көч тапты үзендә. 

Беркайчан да «мин сине яратам, әни (кызым)», дип әйтүләр булмады бездә. Кабул ителмәгән, гадәтләнелмәгән иде. Бер генә уй тынычландыра: ул моны сүзсез дә белә иде. Без дә моны сүзсез белә идек... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лилия,Сурия апа турында бик матур язгансын. Искиткеч истэлек! Эле сонысы булмас, дип уйлыйм.Уземнен дэ куз алдыннан бергэ эшлэгэн чаклар утте. Эниенне олылавын очен рэхмэт узенэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кунелне кузгатты бу истэлек. Укытучым, соныннан коллегам булган Сурия апа турында матур да, дорес тэ язгансын, Лилия. Искиткеч тырыш, унган, гадел кеше иде. Клубта озын мондый койрэргэ жырлаганын хэтерлим.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мэктэп елларында безнен эчен бетен кэчлэрен биргэн укытучыларыбызга рэхмэт сузлэрен эйтергэ элгермэвебез кызганыч..

        • аватар Без имени

          0

          0

          Балачакны искэ тошерден Лилия. Рэхэтлэнеп еладым. Сездэ бик еш була идем. Сурия апанын шэл бэйлэвенэ исем китэ иде. Тыныч йокласын инде, карангы гурлэре якты булсын.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кайгыгызны уртаклашам коллегам Килэчэктэ ижадый унышлар!!!Нык булыгыз! Исэн. булыгыз!

            Хәзер укыйлар