Логотип
Күңелеңә җыйма

«Кайнанымны мунчада юындырганда ачуымнан чәчләрен йолкый идем»

 Бүген иртәнге уннарда телефоным шалтырады. Күптән күрешмәгән Асия апа икән. Үзе елый. «Зинhар, сеңелем, тыңлап бетер, трубкаңны куйма», – ди бу.  Асия апаның юкка-барга шалтырата торган гадәте юк, нәрсә булды икән дип  хафага төштем...

 Бүген иртәнге уннарда телефоным шалтырады. Күптән күрешмәгән Асия апа икән. Үзе елый. «Зинhар, сеңлем, тыңлап бетер, трубкаңны куйма», – ди бу.  Асия апаның юкка-барга шалтырата торган гадәте юк, нәрсә булды икән дип  хафага төштем.


  Баксаң, бер атна элек кенә кайнанасын җирләгән икән. Асия апа ире белән авылда яши, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Балаларының берсе дә авылда калмады. Олы улы Себер якларына китеп төпләнде. Бер кызы – Чаллыда, икенчесе Мәскәүдә яши. Зәйнәп апаларның өе кунаклардан өзелеп тормый. Җәй саен оныклары яшәргә кайта. Бер карасаң, бәхетле гаилә. Тормышлары әйбәт, балалары исән-сау. 
 Төп йортта 80 яшьлек кайнанасы Зәйнәп апа да яшәде. Бу әбинең җил-җил атлап йөргәнен хәтерлим әле. Бик уңган, җитез иде. Бакчасында да казынды, малларны да карашты. Балаларны да үстереште. Гомере буе колхозда эшләгән – сыерлар сауган.  
 Ире яшьли вафат булгач, Зәйнәп апа өч баласын  да ялгыз үстергән. Ике кызы да Чаллы якларында кияүдә. 
  Бәла аяк астында, ди. Биш ел элек баскычтан егылып төшеп, урын өстенә калды. Больницаларда да дәвалап карадылар. «Карт сөяк урынына утырмый», – дип, өйгә кайтарып җибәргәннәр. Ике еллап яткач, әбинең хәле тагын да авырайды, теленнән калды. Ашыйсы килсә дә сорый алмады, эчке, тышкы йомышын урында гына җибәрә иде. 
  Асия апаның болай өзгәләнүе, дөресен әйткәндә, мине бераз аптырашта калдырды. Яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган, җитмәсә, биш ел буе урын өстендә яткан карчыкны җиңеллек белән озатасы да бит югыйсә...
 Мин Асия апаны тынычландырырга керештем. «Зәйнәп апаның урыны җәннәттә булсын. Бик әйбәт әби булды. Урын өстендә авырып яту җиңел түгел, котылган. Аллаhы Тәгалә гөнаhларын кичерсен», – дидем.
 « И сеңлем, сиңа сер сыйганга эчемне бушатасым килде. Балаларыма да, иремә дә сөйләрлек түгел бит моны, – диде Асия апа. – Мин бит кайнананы чын күңелемнән карамадым. Шулай тиеш булганга, төп киленнең өстенә төшкән вазыйфаны башкару өченгә генә эшләдем. Әйе, ашаттым да, эчерттем дә, киемнәрен дә юдым. Ләкин бу эшләрне эшләгәндә минем үз алдымнан нәрсәләр сөйләнгәнне бер Аллаhы Тәгалә генә белә. «Карт тәре, бетмисең дә, китмисең дә», – дип әйтә-әйтә юа идем  мунчада. Юындырганда, ачуымнан чәчләрен йолкып алган чакларым да булды. Кайнана минем зәһәр сүзләремне ишетте, ләкин улына минем өстән әләкли генә алмады. 
  Беркөнне кайтып керсәм, кайнана караватыннан егылып төшкән. Әй ул вакытта кычкырганнарым! «Оятсыз карчык, ничек төштең, шулай мен!» – дим. Кайнанам туп-туры күземә карап идәндә ята, мыскыллаган сыман көлә сыман. Телефоныма видео төшереп, бөтен туганнарыма җибәрдем. «Менә әниегез ничек ята, берәр айга кунакка алып китегез», – дип хәбәр салдым. Алып киткәннәр ди, бар! Кызы: «Түз инде, йорты, пенсиясе сиңа калды»,  – дип язып җибәргән. Ул хурланганнарым!..
  Пенсиясен дә, үзен дә күрәсем килмәгән чакларым еш булды. Кайчакта үзем акча түләп, берәр айга больницага озатырдай була идем. 
 Чәчен тараганда да ачуымнан каты итеп тарта идем. Бөтен ачуымны шул хәлсез карчыктан алдым. Белмим, ни өчен шулай кыланганмындыр. Әйтерсең эчемә ун җен кереп утырган! Ирем дә  әйбәт бит югыйсә. Анасын мунчага күтәреп бара, юындырганда уңайлы булсын өчен махсус утыргыч та ясап бирде. Әллә иремнең анасына карата шундый яхшы мөгамәләсеннән көнләштем инде?
 Кайнана үләр алдыннан төш күрдем. Ап-ак күлмәк кигән. «Килен, китәм инде, әйберләремне генә җыям. Башка сиңа авырлык тудырмам», – ди бу. 
Уянып киттем, сикереп торып кайнана яткан бүлмәгә чаптым. Керсәм... әнинең бите салкын, җаны чыккан иде...

 «Китмә, китмә, зинhар, гафу ит, әни!» – дип үкерә-үкерә елап җибәрдем. Минем тавышка бүлмәгә ирем атылып керде. 
  Асия апаның тавышы сулкылдауга күчте... Мин утырган җиремнән сүз әйтә алмадым. Нәрсәдер әйтергә ымсынганда, Асия апа трубканы куеп өлгергән иде инде, бары кыска гудоклар гына ишетелә иде...
  Әниләрне, кайнаналарыгызны исән вакытта кадерләгез. Никадәр авыр булмасын, килер бер вакыт, алар ахирәткә күчәчәк. Ничек кенә өзгәләнмә, ничек кенә гафу сорама, соң булуы бар.....
   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сүз юк, я в шоке

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хазер укенеп файда юк,карчык исен чакта хормэт итерге кирэк,мэрхум карчык,жэллим шундый хэлгэ дучар .булып оозатылган

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ниңә шул хәтле шрифт бәләкәй генә икән?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик эчтелекле рахмэт

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бу хикэяне бер тында укып чыктым. Бик тетрэндерде. Куз яшьлэре буэлде. Бик тэ тэрбияви, гыйбрэтле эсжр. Фэгыйлэ, афэрин!

            Хәзер укыйлар