Логотип
Күңелеңә җыйма

Дәвамчы

Бала кайгысы – кеше гомерендә иң авыры. Әле ул балаң бердәнбер дә булса, аны ялгызың гына үстергән дә булсаң... Яшәргә кайлардан көч алырга?! Ул кайгыны-хәсрәтне ничекләр бераз булса да җиңеләйтергә?! Танышым сөйләгән тарих мине сокландырды да, гаҗәпләндерде дә. Бу адымга бары тәвәккәл һәм үтә көчле кешеләр генә бара аладыр, мөгаен...

Бала кайгысы – кеше гомерендә иң авыры. Әле ул балаң бердәнбер дә булса, аны ялгызың гына үстергән дә булсаң... Яшәргә кайлардан көч алырга?! Ул кайгы-хәсрәтне ничекләр бераз булса да җиңеләйтергә?! Танышым сөйләгән тарих мине сокландырды да, гаҗәпләндерде дә. Бу адымга бары тәвәккәл һәм үтә көчле кешеләр генә бара аладыр, мөгаен...


 Дилбәр – көчле рухлы кеше. Юбкадагы хәрби, диләр, аның турында танышлары. Тормышы җиңел булмау да холкын чарламый калмагандыр, мөгаен. Максат куеп, шуңа таба ныклы адымнар белән атлап баруына күпләр көнләшә дә. Казанга чит төбәктән килеп, университетта укып чыга. Банк системасында эшләп алгач, бизнеска кереп китә. Аңынчы кияүгә чыгып бала таба әле ул. Бизнесны ире белән икәүләп төзи алар. Әллә эшкә башы белән чумганга, әллә сәламәтлеге аркасында,  башка бала тапмый Дилбәр. Хәер тапкан да булыр иде, бәлки, әмма улына 12 яшьләр булганда ире юл фаҗигасендә һәлак була.

Шулай итеп, 38 яшендә тол кала ул. Шул мизгелдә дөнья беткән кебек булса да, баласы хакына сынмый ана. Улын аякка бастырып, әтисе белән булдырган бизнесны аңа тапшыруны үзенә максат итеп куя. Улы җитәкләячәк, ә ул оныклар сөячәк, килене белән мәш килеп яшәячәкләр. Әнә шул хыял аңа яшәргә көч бирә. 
Дилбәрнең улы бик акыллы булып үсә. Аңа белем бирер өчен акчасын жәлләми ана. Хәзерге дөньяда көндәшлеккә сәләтле эшмәкәрләрнең генә алга баруын аңлый. Англиягә җибәреп укыта. Бизнес алып бару серләрен инглизләрдән дә төшенеп кайткач, Дилбәр улын үз янына эшкә ала. Инде менә аз гына калды, дилбегәне улым кулыма тапшырам дип яшәгәндә генә, тормышларының асты-өскә килә. 


 Уйламаганда улының эче авырта башлый. Тикшеренүләр узганда табиблар ашказанында яман шеш табалар. Һәм ул шеш бик агрессив була. Улы күз алдында ябыга, хәлсезләнә. Дилбәр башта моны кабул итәргә теләми. Германиягә алып китә. Әмма андагы табиблар да диагнозны раслый. Ана өметен һич югалтмый, иң яхшы хирургларда операция ясыйлар, дөнья буйлап кыйммәтле дарулар эзләтә. Әмма дәвалану нәтиҗәсен бирми. 


Бер төнне улын мәңгелеккә югалта ул... Табиблар моңа әзер булыгыз дисәләр дә, ананың шул төнне чәчләре агарып чыга. Әмма бу кайгыда да нык булырга үзендә көч таба Дилбәр. Улын җирләгәндә дә, ашын уздырган да кешеләр янында бер күз яше чыгармый. Бары тик: «27 ел буе миңа әни булу бәхетен биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт», – ди. Ә менә үзе генә чакта ярсый-ярсый елый. Хәзер кем өчен яшәргә? Нәрсә дип яшәргә?
Улының кырыгын үткәргәндә инде ул ныклы карарга килә. Ул улын кайтарачак! Моңа беркем дә киртә куя алмаячак. Батып барганда шулай өмет чыбыгына тотынып кала.


 Дәвалау процедуралары башланганчы ук табиблар Дилбәргә улының мәниен (сперма) алып криобанкта сакларга киңәш итә. Авыр дәвалану курслары узганнан соң ата булу мөмкинлеге бетәргә мөмкин дип әйтәләр. Гомере буе оныклар сөяргә хыялланып яшәгән Дилбәр, ике дә уйламыйча, улын әлеге махсус клиникага алып бара. Орлыкны алып саклап куялар. Бу клиникага әйләнеп кайтачакларын уйламый да ана. Улының тереләчәгенә ышана ул. Әмма...
Бер төнне мендәрен кочаклап елап ятканда сакларга куелган әнә шул орлыклар исенә төшә. Улының кырыгын үткәрүгә, клиникага китә. Улын кайтарыр өчен дөньяга оныгы туарга тиеш! Бөтен элемтәләрен күтәрә, акчасын жәлләми. Тиз арада суррогат әни табыла. Дилбәр бар документларга кул куя. Оныгын табасы хатынга бөтен мөмкинлекләрне тудыра. Бары тик артык якынаерга гына теләми. Хисләр артык дип уйлый. 
Һәм менә тугыз айдан соң Дилбәр пыяла аркылы оныгына карап тора. Беренче тапкыр кеше алдында күз яшьләрен яшерми. Ул үзен бик бәхетле итеп тоя. Оныгы тач улы! Улының дәвамчысы!


Баланы уллыкка алуны рәсмиләштерү әллә ни авырлык тудырмый. Һәм ул үзенә сүз бирә: беркайчан да оныгына дөресен сөйләмәячәк. Дилбәр аның өчен әни булачак!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар