Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремнең хатыннары икәү бугай

Язам дип утырдым да, сүзне кайдан башларга да белмим әле. Әмма күңелемне бик бушатасым килә. Эчтәге үпкәләрне гел шулай җыеп торсаң, ташка, аннары авыруга әйләнә диләр бит. Әти белән әнигә сөйләсәм, аларны борчуга гына салам. Шуңа күрә сөйлисе килми.

Әмма күңелемне бик бушатасым килә. Эчтәге үпкәләрне гел шулай җыеп торсаң, ташка, аннары авыруга әйләнә, диләр бит. Әти белән әнигә сөйләсәм, аларны борчуга гына салам. Шуңа күрә сөйлисе килми. Үземнең башка бертуганнарым юк, әти белән әнигә бер генә кыз булып үстем. Бер дус кызым белән бу темага сөйләшеп карадым да, ул мине бик аңлап бетермәде. Син юк җирдән проблема ясыйсың, ди. Ул үзе кияүдә түгел әле, бәлки, шуңа миңа ничек кыен икәнен аңламыйдыр.

Минем ирем гаиләдә апасы белән икәү генә үскәннәр. Яшь аермалары да зур түгел өч ел гына. Без әле очрашып йөргәндә үк игътибар итә идем – булачак иремнең телендә гел апасы иде. Балачагы турында сөйли башласа, ул аны гел: «Без апа белән...» – дип башлый иде. Балачагы гына дип ялгыш әйтәм, ике җөмләсенең берсе шулай башлана иде аның. Апа, апа, апа... 

Тик егет белән кыз чакта мондый нәрсәләргә игътибар итсәң дә, әллә ни куркытмый бит әле ул. Сөйлиме – сөйли дип кенә карыйсың. Берзаман моның үзең өчен зур проблемага әйләнәсен күз алдыңа да китермисең. 

Әниләреннән алда ул мине апасы белән таныштырды. 
Беренче күрешкәндә, ул – мин дип, мин ул дип артык егылып китмәдек бугай. Ярар, яратып бетермәсә – аңа түгел бит, энесенә кияүгә чыгарга җыенам дип уйладым. Соңыннан аңладым, бераз ялгышканмын. Дөресрәге, бик ялгышканмын! 

Барысы да туйга әзерләнгәндә үк башланды. 

Мин туй күлмәген апасы белән бергә барып алырга тиеш булып чыктым. Апа яратса, матур булачак, диде ул. Эчемдә нидер тырнап куйса да, дәшмәдем инде, килештем. Нәтиҗәдә, миңа түгел, ә аның апасына ошаган күлмәкне алдык. Нигә ризалаштым икән дип әлегәчә үкенәм – туй күлмәген гомергә бер киясең бит инде. 

Туйны апасы сайлаган ресторанда үткәрдек, ул яраткан алып баручыларны чакырдык. Башкага кая барасың, менюга кадәр ул төзеде. 
Инде ул чакта ук аңлый башлаган идем – аларда бөтен нәрсәне ул хәл итә. Әтиләре дә түгел, әниләре дә. Алар да кызлары күзенә генә карап торалар. 

Ярый, өйләнештек. 
Шуннан башланды! 
Ял җитсә, бер план корасың бит инде – анда барам дисең, монда. Мин дә башта шулай идем. Атна буе хыялланам. Ә аннары, җомга кичендә, апасы шалтырата. 
– Иртәгә иртүк базарга барабыз – кышлык суганым алмаган... 
– Иртәгә иртүк килерсең – диванымны башка урынга күчереп карыйсым килә...
– Иртәгә иртүк килерсең – тәрәз челтәрләремне эләсе бар...
– Иртәгә иртүк килерсең – балконны тәртипкә салырбыз...
– Иртәгә иртүк килерсең – торговый центрга барабыз, яңа куртка алмакчы булам...  

Башта озак кына түздем, аннары иремә: «Соң безнең дә бит үз тормышыбыз, үз планнарыбыз бар, аның корган планы белән генә яшәргә ярамый бит», – дип әйтеп карадым. 
Ирем үпкәләде. 
«Аның бит миннән башка якын кешесе юк, кемнән ярдәм сорасын? Мин булышмасам, аңа кем булыша соң алайса?» – ди. 

Булышсын – булышма димим бит мин аңа. Менә диванны күчерергә күпме вакыт кирәк, дип уйлыйсыз? Ярты сәгать, бер сәгать маташсын дип, анда күчереп, монда күчереп. Мин әле күпкә арттырып әйтәм инде моны. Ә ул бит кичке 9 гына кайтып керде! Гомер онытмыйм! 

Нәрсә эшләдең инде бу гомергә кадәр, дим. Диванны стенаның икенче ягына күчереп куйгач, башта апасы белән ашарга пешергәннәр. Аннары икәү ниндидер кино караганнар. Аннары тагын ашарга пешергәннәр. Сөйләшеп утырганнар... «Апаның кәефе юк иде, үзен генә калдырып китәсем килмәде», – ди. 

Ә мин?! Мин ялгыз түгелме?! Аны көтеп, көне буе өйдә берүзем утырдым! Пешергән ризыгым да шул килеш калды. Ул кайткач бергә ашарбыз дип, үзем дә утырып ашамадым. 

Аннары бит мине дә үзләре янына чакырып була иде, ашарга өчәү дә пешерә ала идек, киноны да бергә карарга була. Таксига утыра идем дә, килә идем. Бергә тагын да күңеллерәк булыр иде... Тик мине бит чакыручы, минем турында уйлаучы булмады! Әйтерсең лә мин бөтенләй юк! 

Әле бит кайчан кайтасың дип, шалтыратып сорарга да ярамый! Баштагы мәлләрдә апасына китеп югалганда, шалтырата идем. Аннан миңа бик каты итеп әйтеп куйды: «Мин апада булганда шалтыратма! Аңа ошамый бу!» – ди. 

Иртә белән уяна да, миңа хәерле иртә дигәнче, урыннан да тормыйча, башта апасына шалтырата: «Апа, хәерле иртә! Тордыңмы? Ничек йокладың?» – ди. 
Иң ачуымны китергәне – гел икебезгә бер төрле бүләк ала. Берсендә, чәчәк тотып кайтып керде. Бәйрәм-мазар түгел, болай гына алган. Куанып куйдым, мине сөендермәкче булган, дим. 
Апага да чәчәк кертеп чыктым кайтышлый, бу арада бер дә кәефе юк, ди. Букетына шуннан соң карыйсым да килмәде, тагын апасы беренче урында, аның өчен алган инде, аның янына мине дә кыстырган. 

Берәр сүз әйтә башласам, шунда ук туктата: «Синең үзеңнең бертуганың юк, шуңа аның нинди якын кеше икәнен аңламыйсың да. Берүзең генә үскәч, син эгоист», – ди миңа. 
Килешәм, бәлки, аңлап та бетермимдер ахыргача. Ләкин болай ук дөрес түгеллеген дә чамалыйм. Апасының үз тормышы, ире, балалары булмаганга без гаепле түгел бит. Әгәр ул кияүгә чыкмаса, без гомер буе аны шулай уч төбендә генә йөртергә тиеш булабызмы икән? Миңа хәзер үк инде аның ире бар, ә минеке юк кебек тоела. 

Менә мондый ситуациядә миңа үземне ничек тотарга соң? Ничек дөресрәк була? Апасы өчен генә аерылышасы килми бит әле. Иремне яратуым юкка чыгар, бетәр дип тә бик куркам. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Утырып сөйләшегез, аңлатырга тырыш. Син секс өчен генә кирәк буласың түгелме соң?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дэ апа кеше. Эле безнен эти-энилэребез дэ юк. Тик мин энемнен тормышына шулай кысылуымны куз алдына да китерэ алмым, Аллам сакласын! Автор, Сезгэ качыгыз дияр идем, балаларыгыз туса да, тол хатын кебек яшиячэксез. Эле балагызны да апасы кушканча тэрбиялиячэксез.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Апасына ир тапмый котыла алмаячаксыз

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сенлем, мин сине бик анлаем. Уземнен баштан уткан хал. Хазер ук анлашмасагыз, гомер буе шулай интектерачак, улганче шуны куачак,бик- бик кыен. Аллах сабырлык бирсен.

          Хәзер укыйлар