Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремне өйләндердем

Расихның хыянәтен авыр кабул иттем. Башта ышанмаска тырыштым. Соң кайтуларына, салкынаюына күз йомдым. Төрле сәбәп эзләп ялларда чыгып китүләренә дә... Мәҗлесләргә барсак та, йә аның башы авырта башлый иде, йә ашказаны. «Зинһар борчылма, рәхәтләнеп күңел ач, мин кайтып ятам», – дип иртәрәк китә иде.


Расихның хыянәтен авыр кабул иттем. Башта ышанмаска тырыштым. Соң кайтуларына, салкынаюына күз йомдым. Төрле сәбәп эзләп ялларда чыгып китүләренә дә... Мәҗлесләргә барсак та, йә аның башы авырта башлый иде, йә ашказаны. «Зинһар борчылма, рәхәтләнеп күңел ач, мин кайтып ятам», – дип иртәрәк китә иде. Тагын китте инде, дип артыннан карап кала идем. Бик тәрбияле, йомшак кына сөйләшә торган ир иде ул. Бәлки, шулай яшәгән дә булыр идек. 


Минем аерылышасым килмәде. Улыбыз да үсеп килә. Ир балага әти сүзе, әти кулы кирәк ул. Аннан соң ярата идем мин аны. Ул вакытта аннан башка ир-атны кочагымда түгел, янәшәмдә дә күз алдыма китерә алмадым. Өйдә дә һәрвакыт тыныч иде. Кара-каршы басып кычкырышкан да булмады. Тормыш шулай дәвам иткән булыр иде. Әмма көннәрдән беркөнне кичен мине янәшәсенә утыртты да, барысы хакында да сөйләп бирде. «Син мине гафу ит, соңгы җүнсез кеше икәнемне аңлыйм, әмма йөрәккә әмер биреп булмый. Яратам шул аны. Сине интектерәсем килми, әйдә, аерылышыйк», – диде. Бергә эшләгән хатын белән чуалганын инде күптән ишеттергәннәр иде анысы. Монысына исем дә китмәде кебек, ә менә аерылышу... Үзе тәкъдим итәр дип башыма да китермәгән идем.

Яратмаган кешене үтенеп-ялварып, кычкырып ирексезләп янда тотудан ни мәгънә?! Икенче көнне үк аерылышырга гариза барып яздык. Ике яктан да ризалык булгач озакка сузмый аерып та куйдылар. Ирем бар нәрсәне безгә калдырып бер чемодан белән чыгып китте. Чыгып киткәндә бер генә нәрсә турында сорадым: улыбызны ташлама. Олыларның йөрәк эшендә аның гаебе юк бит! Улыбыз белән аңа кадәр утырып сөйләшкән идек инде. 9 яшьлек балага әллә аңлап җиткермәде, әллә сиздермәде тыныч кына кабул итте. 
Улым белән икәү генә яши башладык. Көн-төне еладым дип әйтә алмыйм, әмма минем күз яшьләремә мендәрем генә шаһит булган төннәр шактый булды. Ирем сүзендә торды: улыбыз белән һәрвакыт элемтәдә булды, ялларын очрашалар да иде. Әмма беркайчан да фатир бусагасыннан узмады.

Ике елдан соң иптәш кызларым ялгызың яшәп туймадыңмы инде син дип бер ир-ат белән таныштырдылар. Ялгыз яшәү авырлыгын инде тойган идем, карышмадым. «Ялгыз хатынга кунакта ишек төбе дә, салкын мунча», – дип, белми әйтмиләр икән. Тормыш йөген тарту әллә ни авыр булды дип әйтмим, ә менә җылылык җитмәүдән интектем, хәтта кимсендем. Әйе, тәкъдим итүчеләр күп булды. Әмма минем сөяркә булып качып-посып очрашып яшисем килмәде. Булса, үземнеке булсын! Аннан соң баштагы мәлне ирем кире кайтыр дигән өмет тә пыскып кына яна иде, әмма ул кайтмады. Миңа тормышта бер иптәш кирәк иде. 


 Кырык яшен тутырып барган Айдар бер тапкыр да өйләнмәгән булган. Бик итәгатьле генә, шул ук вакытта җаваплылыкны үзенә ала белгән ир. Миңа сәер дә тоелды: аның янында рәхәт һәм тыныч иде. Берничә тапкыр очрашкач, аны үзебезгә кунакка чакырдым. Улым белән таныштырдым. Үсмерлеккә кереп барган улым Самат, әлбәттә, башта шикләнебрәк карады. Әмма Айдар килгән саен аның ачыла барганын сиздем. Алар уртак тел тапкач, җиңел сулап куйдым. Ярты елдан соң Айдар миңа тәкъдим ясады. 


Ул минутта үземне яшь кызлар кебек сиздем: дулкынландым, кызарып чыктым. Шунда гына аңа хисләрем барлыгын, кадерле кешемә әйләнә башлаганын аңладым. Айдар туйлар ясарга теләмәде. Якыннарыбыз белән мәчеткә барып никах укыттык. Бер елдан соң тагын бер улыбыз туды. Бала тугач Айдарның Саматка мөнәсәбәте үзгәрмәс микән дигән куркуым бар иде. Юк, алар шулай ук якын булып калдылар. Самат әтисе белән дә аралашып яшәде. Тик Расих кына гаиләдә бәхетсез булды. Хатыныннан аерылды, уртак балалары да юк иде. Соңгы елларда ул ялгызы гына яшәде. Ялгызлыкның нәрсә икәнен беләм. Аны бик жәлләдем. Бәхетле гаиләдә яшәвен чын күңелемнән теләдем. Айдар да аның ялгыз яшәвен белә иде. Юк, көнләшүләр һич булмады. Безнең арага җил дә керә алмый иде. 


Айдар белән уйлаштык та элекке иремә хатын табарга булдык. Минем тол калган иптәш кызым бар иде. Саматның туган көненә аны да, Расихны да чакырдык. Иптәш кызым белән килештеләр. Без уйлаганча алар очраша башлады. Озак та үтми кушылдылар. Тиздән аларның кызлары туачак. Бик матур яшиләр. Расих та гаилә кадерен, гаилә җылысын бәяләргә өйрәнгән бугай. Без гаиләләр белән аралашып яшибез. Расих бер килгәнендә җай туры китереп рәхмәтен әйтте. Аның бәхетле яшәвенә бик сөенәм. Һәр кешенең бәхетле яшәргә хакы бар. Кадерен генә белсен. Ярый әле аерылышканбыз. Бәхетсез гаилә булып яшәп ятар идек. Ә болай ике матур бәхетле тулы гаилә без!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйбәт әкият

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зурлар өчен матур әкият

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодец хатын. Әфәрин

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әкият булса да, нигәдер ышанасы килә.

          Хәзер укыйлар