Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирем: «Башка кешене яратам», – ди...

Хатымны киңәш сорау дип кабул итмәгез. Минем хәлләр киңәш сораудан күптән узды инде. Бик тә күңелемне бушатасым килә, шуңа гына язам. Аннары кемгәдер сабак булмасмы дим – минем кебек җүләрләр белән хәзер дөнья тулы бит.

Хатымны киңәш сорау дип кабул итмәгез. Минем хәлләр киңәш сораудан күптән узды инде. Бик тә күңелемне бушатасым килә, шуңа гына язам. Аннары кемгәдер сабак булмасмы, дим – минем кебек җүләрләр белән хәзер дөнья тулы бит.

Без Айрат белән (исемен, әйдә, шулай дип куйыйм) биш ел элек таныштык. Бер күрүдән гашыйк булдым мин аңа. Дөньямны җуйдым, бөтен нәрсәне оныттым! Артымнан өч ел йөргән егетем бар иде, инде өйләнешү хакында сүз кузгатканы да булды. Тик торыр җире юк иде. Ә моның бер бүлмәле булса да үз фатиры бар! Хәер, эш фатирда гына булмагандыр инде. Ул егетне чынлап торып яратмаганмындыр, югыйсә башкалар кеше почмагында да яшәп тора. 

Мин Айрат белән яши  башлагач, өзгәләнеп өч-дүрт тапкыр яныма килде, «Кире кайт, кичерәм, барысын да онытабыз һәм иртәгә үк ЗАГСка барабыз», – диде. Кая ул?! Тыңлап та тормадым! Бу кешене рәнҗетәм дип тә уйламадым. Үземнеке көчле иде бит – Айраттан башка күземә берәү дә күренми! 

Шундый бәхетле идем! Моңарчы яратуның ни икәнен белмәгәнмен, менә ничек була икән ул дип йөрдем ул көннәрдә. Нинди йөрү, очтым! Мин аның аякларын юып торырга да әзер идем. 

Без Айрат белән танышкан көнне үк бергә яши башладык. Шулай килеп чыкты инде... Мин аңардан бер минутка да аерым торырга теләмәдем. 

Әниләрдән бу яңалыгымны бик озак яшереп йөрдем әле. Авылга сирәк кайта башлавым шикләндерде аларны. (Ә мин, җүләр, Айраттан бер көнгә дә аерылып тора алмыйм!) Әни беренче булып белде һәм шунда ук: «Кызым, никахсыз яшәү буламыни инде?!» – дип еларга ук кереште. 
Айратны никах укытырга бик озак күндердем. Көчкә ризалашты! Әмма әти-әниләрне, туганнарны чакырырга барыбер теләмәде. Икәү генә мәчеткә барып кайттык без аның белән. 

Никах укыткач, безгә – авылга икәү кайтып йөри башладык. Әти белән әни аңа «кияү», дип дәштеләр. Кайткан саен зурлап кунак иттеләр. Ул боларның барысын шулай тиеш кебек кабул итте.

Әти белән әнине безнең язылышмыйча торуыбыз бик борчый иде, әлбәттә. Минем башта ул кадәр исем китмәде, билгеле. Өч еллап бергә торганнан соң гына бу хакта үзем дә уйлана башладым. Тик Айрат һәрвакыт: «Өлгерербез әле, кая ашыгасың?» – дип, мине гел туктатты. Имеш, аннан ни үзгәрә – ЗАГС биргән язу кәгазь генә бит ул. 

Дуслары белән төрле компанияләрдә очраштыргаларга туры килсә дә, биш ел буена Айрат мине бер тапкыр да үзләренә алып кайтмады. Дөрес, әти-әнисе, апасы башка шәһәрдә яши иде аның. Әллә ничә тапкыр бергә кайтырга җыендык, әмма көне килеп җиткәч, ул гел бер сәбәп тапты: йә әнисе авырып китә, йә әтисе, йә апасына операция ясыйлар... Имеш, андый вакытта таныштырырга мине алып кайту дөрес булмас.  Үзләре дә килгәләделәр. Берсендә, Айрат миңа ике-өч көн дус кызымда торып торырга сорады – болай бергә яшәп ятканны күрсәләр, матур булмый дип. Икенчесендә, мин командировкада калдым. Анысын белмәс тә идем, кайткан җиремә бернәрсәмне таба алмыйм – зур чемоданга тутырып, балконга чыгарып куйган иде. 

Нигә бу үзен болай тота икән дип, шикләнерлек сәбәпләр күп булган инде. Хәзер искә төшәләр менә. 

Ремонтны без фатирга икәү бергә яши башлагач ясадык. Минем хезмәт хакым аныкы белән бер дәрәҗәдә иде диярлек, кайвакыт күбрәк тә алгаладым. Ремонтны ясаганда шулай бүлештек: мин туалет-ваннаны эшләтәм, балконны, обойларны алам, аны ябыштырган өчен түлим, идәнне җәйдертәм... Ә ул үз акчасына мебель ала. Хәзер генә аңладым – ул моны алдан ук бер план белән эшләгән, күрәсең. Китә башласам, туалет-ваннаны да, балконны да, идәнне дә алып китә алмыйм, ә мебельгә кагылырга хакым юк – алары аның акчасына алынган.

Кыскасы, бер ай элек кайтты да: 
– Сиңа фатирдан китәргә туры килер. Мин башка кешене яратам – без өйләнешергә җыенабыз, – диде.

Куркыныч төш кебек булды бу.

Дөрес, суынганын сизмәдем түгел, сиздем анысы. Тик эшендә арый, шуңа үзен шулай тота дип уйладым. Бала табарга кирәк, араларны ул җылытыр дип хыялланып йөри идем. Ә ул: «Башка кешегә өйләнәм», – ди...

– Ничек инде өйләнәсең, ә мин кем? Хатының түгелмени? – дим.
– Хатыным икәнен нәрсә белән доказать итәсең соң? – ди.

Күз алында ниндидер пәрдә торган да, хәзер генә шуны алдылармыни... Беркем түгел икән шул мин аңа! Үземнең өем дип санаган фатирга да бер хакым юк икән. 

Әгәр шулай гына яшәргә яраса, бөтен кеше безнең кебек гражданский брак белән генә яшәр иде аны... 

Әниләргә бу хакта ничек әйтергә дә белмим. Әмма әйтергә туры киләчәк... Үзең гаепле диячәкләр инде һәм хаклы булачаклар. Мондый көнгә калганым өчен чынлап та бары үземне гаеплим. Ир-атка моның кадәр ышанырга ярыймыни?! Ышанабыз шул.  Дус кызларым арасында да безнең кебек шулай өйләнешмичә торучылар бар. Минем мисал аларга да бик зур сабак булыр инде. 

Хәзер менә күченергә фатир эзлим. Айрат көн саен ашыктыра. Әйберләрем җыйган килеш ишек төбендә тора инде. Уңайсызланса, үзен гаепле санаса ярар иде, юк бит. Гафу ит, башканы яраттым дисә дә, бу кадәр үк авыр булмас иде. Ә болай файдаланды да – чыгарып атты булды инде. Хезмәтчене эшеннән җибәргән кебек. 

Бик үкенсәм дә, барысын да өр-яңадан башлап булмый шул хәзер.

Тагын кемгәдер гашыйк булуымны, ышануымны да күз алдына китерә алмыйм. Ничек яшәргә дә белмим әлегә. 

Менә шундый хәлләр миндә. Укып чыга алган булсагыз, рәхмәт.
Исемемне язмыйм. 
 

Теги: Elvin Grey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сабыр бул,Син барыбер яратып яшэгэнсен ,куп кешедэ ул юк,э бэхетен алда эле ,чып-чын

    Хәзер укыйлар