Логотип
Күңелеңә җыйма

Ир диеп еларга кирәкми икән

Сезнең арада ире башка хатынга чыгып китүчеләр бармы? Булса, минем хәлне, әлбәттә, аңларсыз. Үз башыннан кичмәгәннәр барыбер ахыргача аңлап бетерә алмас. Шулай булуы хәерле дә – мондый көнгә калырга берәүгә дә теләмим.

Сезнеке ничектер, минеке гел көтмәгәндә чыгып китте. Бергә эшли торган бер хатынга барып йортка керде. Очрашып йөргәннәрен дә белмәдем. Бигрәк беркатлы булганмын инде. 

Азаккы вакытларда эштән гел соңарып кайта иде кайтуын. Эш күп, өлгермибез, калып эшләмичә булмый дия иде. Ышана идем инде. Ир кеше «эш күп, соңарам» дигәнгә бөтен хатын-кыз да ышана бугай бит ул. Ирләргә бит аларга эштә тоткарлансалар да ярый, шулай тиеш кебек. Хатын-кыз соңга калса гына дөнья бетә. 
Ял көне эшкә чыгуларына да сүз әйткәнем булмады. Кирәк булгач, чыкмый кая барсын, дип уйлый идем. Әле бит зарлана-зарлана китә иде, ял көнендә дә ял итәргә юк дип. 

Баксаң, әнә ничек эшләгән икән ял көннәрендә, кичләрен – соңыннан барысы да ачыкланды. Ялларда гел дачасында булганнар. Машина белән алып барган тегесен, алып кайткан. Ә мин үзебезнекенә ул җәйдә гел автобуста йөрдем. Гел берүзем булгач, бакчада башны күтәрмичә эшләдем дә эшләдем. Ир һаман эштә дип чүп үстереп булмый бит инде. 

Шул көзне өйдән чыгып китте ул. 
Беркөнне эштән кайтты да, ашыгып-ашыгып әйберләрен җыя башлады. «Кая барасың, ни булды?» – дим аптырап. Эше командировкага йөри торган түгел аның. Атна уртасында авылга да кайтмый бит инде. 

Китәм, ди бу. Анда да аңламыйм әле, кая китәсең, дим. 
Мин синнән китәм, башка кешем бар, ди. 
Менә шулай гап-гади генә итеп. 
Дөньялардан үткәндәй булып, утырдым да калдым. Ашыга-ашыга иң кирәк киемнәрен генә җыйды да, калганнарын аннары килеп алырмын, дип, тиз генә чыгып та китте. Миннән качкан шикелле. Өстәл өстендә салып куйган ашы да калды.

Шундук елый да алмадым әле. Шаярткандыр, бераздан әйләнеп керер кебек тоелды. Кермәде. 
Икенче көнне дә кайтмады. 

Аннары мин юкта килеп өйдән әйберләр ташу башлады. Кием-салымны әйтмим дә инде, сыңар ноские дә калмады бугай. Йокы бүлмәсендәге телевизорга кадәр алып китте. Аны минем акчага алдык бит, диде. 

Соң аның акчасына телевизор алсак, минекенә ашап торганбыз бит инде. Әйтеп-әйтеп карасам да, анысын аңларга теләмәде. 

Телевизор гынамы соң, мясорубкага кадәр алып китте. Аны безнең туй көненә минем апалар бүләк иткән иде, диде. Туй көне булгач, ул бит инде икебезнең уртак бүләк булып чыга түгелме соң? 

Бөтен алып киткән әйберләрен саный башласам, артык вакчыл булып күренермен дип куркам. Бакчадан алып киткән әйберләр үзләре бер озын исемлек булыр иде: барган саен гел нидер тапмый аптырадым. Көрәккә кадәр теге хатын бакчасына күчте. 

Хәзер барысы да артта калгач кына сөйләп була шулай тыныч итеп. Ә ул көннәрдә?! Ташланган хатын исемен күтәрәсе бер дә җиңел түгел шул... Беркемгә кирәксез, кадерсез итеп тоясың үзеңне. Шулкадәр кимсенәсең – аны аңлатып та булмый. Сине яхшырак хатынга алыштырса бер хәл иде әле, ирдән иргә йөргән бер нәрсәгә бит. 

Миңа башта ук ул хатынны белүчеләр: «Елап та азапланма, ирең барыбер кире кайта. Теге хатын үзен савып бетерүгә, йөгереп кайтып җитәчәк, күр дә тор», – дигәннәр иде. 

Суга караган кебек булды! 

Өч ел дигәндә «кайтыйм әле», дип килде әнә. Миннән чыгып киткәндә өстендә нәрсә булса, шуларны кигән. Хәтта аяк киеме дә шул ук! Аның киенергә яратуын белмәсәм, исем дә китмәс иде моңа.

Машина белән чыгып киткән иде, җәяү генә кайтып килде. Кая машинаң, дим. Саттым, ди. Әле яңасын алмадым, дип әйтүен көтәм, дәшми. Нинди машина алырга җыенасың соң, дим. Аның акчасы әллә кайчан кереп бетте инде, ди читкә карап.

Машина акчасы кая киткәне дә килеп иреште: теге хатынның өенә ремонт ясаганнар. Яңа кухня алып куйганнар. 

Монысы яңа машинага акча җыям, дип, акчасын үзендә калдыра башлагач, тегесе тавыш чыгарган. Аннан өеннән үк чыгарып җибәргән. Шул көнне үк ишектәге замокларны да алыштырып куйган – монысы хәзер бик теләсә дә керә алмый. 
Миннән ташыган бөтен әйбер дә бикле ишекнең теге ягында калган. Аларны кире бирергә җыенучы да күренми. Үзеңнеке икәнлекләрен исбатла, дигән. Бигрәк шәп әйткән! Мин алай булдыра алмадым шул. 

Кире керттеңме дип сорыйсыгыз киләдер инде, әйеме. Кертмәдем әле: нәрсә эшләргә икәнен ахыргача хәл итеп бетермәдем. Ул чыгып киткәч түккән күз яшьләрем өчен генә үкенәм. Сыңар яшемне дә төшерәсе булмаган икән. Гомумән, ир-атлар өчен еларга кирәкми икән. Мин сезгә шуны әйтмәкче идем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Кертмэ, урамда яшэсен бераз. Может анлар)

    Хәзер укыйлар