Логотип
Күңелеңә җыйма

Иң зур «бишле»

(Педпрактика көндәлеге)

Өченче курстан соң безгә пионер лагеренда практика үтәсе. Тик группадашларның күбесе стройотряд дип җенләнде. Алар өчен бала-чага дөньясы ничектер бик тар, артык гади тоелды бугай. Ә студентларның төзелеш отрядында – романтика, энтузиазм!.. Колачлы эшләр, зур төзелешләр көтә!.. Мин педпрактиканы сайладым. Казан университеты студенты дигән исем үзе генә дә башкалардан бер башка өстен куя икән бит.
Чикерткәләр нинди матур җыр башкара...

5 июль. Район пионерлар йорты директоры Дәлия Ханнанова, зур өметләр баглап, өлкән пионервожатый эшен тапшырмакчы. Кая инде миңа! Актаныш мәктәбенең тәҗрибәле вожатые Гүзәл Сәрвәрова барында соң! Марш, маршрутлар, дружина линейкасы, рапортлар кабул итү, лагерь флагын күтәрү-төшерүләр... Монда инде син судагы балык кебек йөзәргә тиеш! Отряд вожатые булсам да бик җиткән!

7 июль. Такталачык авылы янында, Агыйдел буендагы урман аланында палаткалар тезелеп киткән. «Акчарлак» район пионер лагерена рәхим итегез!» дигән плакат Акта-нышка очучы самолеттан да күренәдер, билләһи! Мин кыска зәңгәр итәк, зәңгәр пилотка, ак кофтадан, муенга кызыл галстук бәйләп, үз отрядым балаларын барлыйм. У-у-у! Җыен начальник баласын минем отрядка язганнар! Менә бу чәчәкле күлмәкле, бантиклы чәчле Рамилә белән Раушаниянең әтисе Марс Атнагуловны партия райкомында эшли, диделәр. Гена Сергеев – РОНО инспекторы малае. Пионерлар йорты директоры Дәлия апаның Шамиле, радиотапшырулар алып баручы Дуся Усманованың Алмазы... Бик җитди күренгән Илшат Измайлов та бар әле. Абыйлы-сеңелле Алгинат белән Альбина тагын... 

8 июль. Иртән быргы тавышына уянып киттем. Зарядкага тезелдек. Стена газетасы чыгару, яшь хәбәрчеләр түгәрәге оештыру, Агыйдел буйлап походка чыгу, асфальтка рәсем ясау, «Нептун көне», «Көчлеләр, кыюлар, җитезләр» турниры, КВН оештырулар... Башымда әнә шундый планнар кайный. Хыялны да кушып, аларны блокнотка язып куям.

Безнекеләр речевкаларны кабатлый. «Зәңгәр вагон», «Елмаюдан көннәр яктыра» дип, Шаинский җырларын җырлыйлар.

«От улыбки станет всем светлей...» – «Елмаюдан көннәр яктыра...» «Шунда бар эшен ташлап, / Болытлар бии баш-лар, / Чикерткәләр нинди матур җыр башкара...» «И тогда наверняка вдруг запляшут облака, / И кузнечик запиликает на скрипке...»

– Кызлар, малайлар! Фасил Әхмәтовның Разил Вәлиев сүзләренә язган җырын беләсезме? Әйдәгез, өйрәтәм! – дим, үз кыюлыгыма үзем шаккатып. Каян килгән җырчы! Музфак студенты Гөлүсә (ул лагерьда музыка өчен җаваплы): баянда аккордлар биреп, уйнап та җибәрде. Икәүләп җырлап күрсәтәбез: «Салют сиңа, Муса Җәлил! / Салют иң яшь буыннан!..»

Менә шулай лагерь ачылышы көненә әзерләнәбез. Су буеннан бака кабырчыклары җыеп менеп, флагштогның йолдызын эшләп куйдык. Палаткалар янын чистарттык.

9 июль. Отрядым кызларын күреп, телсез калдым... Кичә кич мин джинсы чалбардан идем. Егетләр күлмәгенең чабуын, кыланып, бил турыннан бәйләп куйган, аяк тырнакларын кызыл лак белән буяган идем... Абау! Кызларым да – чалбардан, малайлар күлмәген... алдан бәйләгәннәр. Ә тырнаклар – лаклы! Ярый әле чәчләрен минеке кебек кыска итеп кисеп ташламаганнар! Көләргә дә, еларга да белмим. Күрмәмешкә салыштым. Һәм бу минем өчен шәп сабак булды: киемдә дә, үз-үзеңне тотуда да син балаларга үрнәк булырга тиеш!

10 июль. Отряд исемен сайладык. Без – «Кояш»! Девизыбыз – «Кояш кебек якты ян!» Көн саен «Һәрвакыт булсын кояш!»ны җырлыйбыз. Икенче отряд – «Йолдызлык»! Алабуга пединституты студенты Әлфия – аларның вожатые.

11 июль. Лагерьга Такталачык авылы күренеп кенә тора. Аннан чыккан атаклы кешеләр турында ничек инде сөйләмисең бу балаларга! Якташлары кем икәнен белеп үссеннәр! Шагыйрь Гамил Афзал, трагик артист Мөхтәр Мутин, борынгы татар әдәбияты белгече, археограф-галим Альберт Фәтхи, якындагы Уразайны исә Риза Ишморат авылы дип йөртәләр.

12 июль. «Табигать фантазиясе» көнен уйлап чыгардык. Агыйдел буе әрәмәсеннән, су киткән агачлы җирләрдән төрле ботаклар, тамырлар, үләннәр, ташлар җыеп йөрдек. «Апа, карагыз нинди төлке!», «Ә мин ябалак таптым!», «Бу корыган агачтагы сырлар нәкъ Убырлы карчык бите инде!» – дип, тәмам онытылып, әкияти бер дөньяда йөрде балаларым. «Этләр», «Шүрәлеләр», «ташбакалар» кочаклап, бик канәгать булып кайттылар. Зәңгәр кичтә Агыйделгә йолдызлар коела сыман. Ә без баянга шейк биибез! Бөтенесе йокларга яткач, тәвәккәл кызлар-малайлар белән мыштым гына палаткаларга кереп, йокы чүлмәкләренең битләренә теш пасталары буяп йөрдек. Бу операциядә мин дә катнаштым! Әлеге гамәлемне гөнаһка санамыйм: бала-чагага якынаю өчен кайчак үзеңә дә шулар югарылыгына күтәрелергә кирәктер.

13 июль. Альбина Гәрәева үзенең тәэсирләрен язган. Сер итеп кенә миңа да укытты. «Мәңге онытылмас ностальжи ул «Акчарлак»! Ел саен әни мине абыйга тагып җибәрә һәм дөрес тә эшли! Агыйделнең су коена торган җиренә барганда тукталышлар ясап, болында җиләк ашау (у-у, аның хуш исе!), «тихий час»та бөркү булгач, палатка күләгәсенә матраслар белән чыгып яту, «Над землей летели лебеди» кебек яңа ишеткән матур җырларның сүзләрен язып алулар... Бөтен кеше «тихий час»та, ә син дежур булып, табын әзер-лисең. М-м-м, тәмле компот йә сөт һәм дүрт печеньены санап өстәлгә куеп чыгулар, ярда торган иске пароход янына аерым сукмактан төшеп, кәстрүлләр юулар, вожатыйлар белән су керү бәхете!.. Ә безнең вожатыйлар – яшьләр, из особого, увлеченного и увлекательного, поэтического мира!!!»

Стена газетабыз өчен шәп мәкалә булган, дип, Альбинаны мактадым. Ә соңгы җөмләне болай дип татарчалаштырдык: «Ә безнең вожатыйлар – яшьләр, үзенә бер мавыктыргыч, хыялый, шигъри дөньядан алар!»

15 июль. Кичке эңгер-меңгер төшкәч, лагерь тормышына әллә нинди бер ямь өстәп, еракларга ашкынган күңелләрне җилкендереп, утлары белән балкып, музыкасы белән тәмам иләсләндереп, Агыйдел буйлап Мәскәү–Уфа пароходы «Владимир Маяковский» уза. «Вода, вода, кругом вода...», «Ветер северный, умеренный до сильного...» Без инде әзерләнеп көтеп торабыз! Палубадагылар күрерлек, капитан ишетерлек итеп быргы кычкыртабыз! «Салют, «Маяковский»! Салют, капитан!» – дип кычкырабыз. Безгә сәлам биреп, гудок яңгырый! Иң бәхетле мизгелләр... 

Балаларның теле – кыңгырау...
...5 нче курста инде мәктәптә практика үттек. И аңа әзерләнүләр! Ательеда кримпленнан костюм-күлмәкләр тектерүләр... Ручка карасы төсле шәмәхә костюм – Камәриянеке, комач кызылы – Кадриянеке, яңа чыккан үлән төсле яшеле – Розаныкы, көрәне – Әлфиянеке, сирень чәчәге төсендәгесе – Миләүшәнеке... Ә минеке фирүзә төсендә иде. Бауман урамындагы китап магазиныннан һәр чыккан татарча китапны алып барабыз, тел һәм әдәбият укыту методикасы буенча Хатип Миңнегулов, Фәһимә Хисамова лекцияләрен искә төшерәбез. Группадашларым Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә практика уза. Ә мин факультетның 5 метр озынлыктагы татарча «Әдәби сүз» газетасын рулон итеп төреп, күтәрәлгәнчә китаплар төяп, самолетта Актанышка очтым. Туган авылым Байсарда, үзебезнең мәктәптә ике ай балалар укытачакмын.

3 октябрь. Салкын, яңгырлы көз иртәсендә капрон оектан, биек үкчәле «платформа» туфлиләрдән, кримплен костюмымны киеп, башта «Учительская» дип аталган укытучылар бүлмәсенә килеп кердем. «Яшь укытучы кайткан!» – дип елмаешып, җылы итеп кабул иттеләр. Барысы да үзебезнекләр! Әти белән әни, яраткан укытучыбыз Сәлимә апа... Завуч Рәсимә апа Гарифуллина ниләр эшләсемне аңлатты. Аннары: «Укытучы матур киенергә тиеш инде ул. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияли ул шулай. Ләкин безнең мәктәп бик салкын бит. Артык юка киенгәнсең. Үзеңне сакла, балакай», – дип, әниләрчә кайгыртучанлык та күрсәтеп алды. Татар теле укытучысы Гөлсем апа практикага кайтасыма һич шикләнмичә санаторийга китеп барган. Ике 4 нче, ике 8 нче, өч 9 нчы, өч 10 нчы классларда дәрес бирәчәкмен, җитмәсә әле дүртенчеләрнең класс җитәкчесе вазыйфасын да башкарачакмын.

4 октябрь. Көн саен 3-4 сәгать дәрескә әзерләнәсе, план төзисе (иң яратмаганым! Яңа темада нәрсә сөйләсен, дәрескә әзерлекләрен тикшерәсен, өйгә эш бирәсен болай да беләм бит инде! Экспромт кына дәрес бирү миңа ныграк ошый!)... Мәктәпнең сәләтле балаларын җыеп, «Әдәби сүз» кебек озын газета чыгарырбыз, исемен «Мәктәп авазы» дип куйсак яхшырактыр... Дүртенчеләрне көзге урманга алып барсам... Университет укытучыбыз Флера Сафиуллина берчак безне татар теле буенча КВНга әзерләгән иде, унынчылар белән шундый тамаша оештырсак... Сигезенчеләр, тугызынчылар өчен «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәген алып барсам... Укытучылар көзге каникулда Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ен сәхнәдә уйнарга җыена, мине дә репетициягә чакыралар, Сәрбинең ахирәте Гөлйөзем ролен бирмәкчеләр... Группадашлар белән хатлар аша тәҗрибә уртаклашмый да булмас... Әнә шундый Барбаросс планнары корып, мәктәптә эшли башладым.

7 октябрь. Дүртенчеләрнең татар теле дәресенә... мәктәп директоры Басыйров абый кереп утырды! Каушадым, әлбәттә. «Исәнмесез, балалар!» дигәндә тавышым калтырап та китте инде әллә? Ничек тә сынатмаска! Дәреснең темасы сыйфат сүз төркеме иде. Сыйфат предметның тәмен, төсен, формасын, холкын белдерә, дип, мисаллар китерә-китерә, гади итеп аңлатырга тырышам. Укучылар да белгәннәрен күрсәтеп, куллар күтәрә. Аларның ачы тәҗрибә, куркак куян, сары яфрак, озын тәнәфес дигәннәрен үз халәтемә күчереп, директорга күз төшереп алам: нидер яза... Бала-чага, мавыгып китеп, сыйфатны тәмам җилтерәтә генә! Активлар! Көтелмәгән сораулар да биреп, төп башына утырталар. «Апа, сез нигә билге янына «плюс», «минус»лар да куясыз?» – ди әнә берсе. «Балаларның теле – кыңгырау... Ява мең сорау» – шушы була инде! Директор барында бит әле! Ярый кыңгырау шалтырап коткарды!.. Директор дәре-семнән канәгать иде. «Минус», «плюс»ларны елмаеп кына үткәрде. Дәрестә уен формасын куллануымны хуплады, киләчәктә гел актив укучылардан гына сорамаска, барысын да тема белән кызыксындырырга киңәш итте.

5 октябрь. Юка киенеп йөрүдәнме, салкын тиде: тамак карлыкты, борын кызарып чыкты. Ә унынчыларда Такташның «Мокамай»ын үтәбез. Шигырьне тәэсирле итеп укырга тырышам: Әкияттәге ике бала кебек – / Икебез дә кара борынлы...

Шунда «кызыл борынлы, кызыл борынлы» дип шыбырдашкан тавышлар ишетелә... Үземнән дә озын егетләр, мыек астыннан гына елмаеп, мине ирештермәкчеләр. Оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булам. Борын гына түгел, үзем дә кып-кызыл булганымны тоям.

10 октябрь. Бүлмәдәш дус кызым Камәриядән хат, фотолар килеп төште. Шундый кызык бара практикалары! Бер-берсенең дәресләренә кереп утыралар, анализлар ясыйлар...

«Их, Наиләнең бәхете! Җиденче класслар эләкте аңа. Күз алдыңа китер: Галимҗан Ибраһимов! «Кызыл чәчәкләр»! Җырлап кына бирә торган дәресләр! Ә минем 8 нче класс әдәбияты материаллары шулкадәр күңелсез язылган дәреслектә. Каюм Насыйри буенча ачык дәрес үткәрдем. Укучылардан башта узган дәрес темасын сорадым, билгеләр куйдым. Аннары Каюм Насыйри турында ниләр белүләре белән кызыксындым. Мәгърифәтченең тормыш юлы турында шактый өстәмә әдәбият укырга туры килде. Төрле чыганаклардан кызыклы детальләр дә таптым. Өйгә эш бирдем. Сәгатемә күз төшерсәм... дәрес бетәргә тагын 10 минут вакыт бар! Аһ иттем! Алай да кыен хәлдән чыгу юлын таптым: теманы үзләштерү дәрәҗәләрен тикшердем. Соңыннан дәресемә анализ ясадылар. Теге ун минутны да сизгәннәр. Хатип абый Миңнегулов: «Барысы да яхшы булды. Укучылардан да сорадың, билгеләр дә куйдың, яңа тема да аңлаттың... Димәк, сиңа башкаларга караганда ун минутка күбрәк сөйләргә кирәк», – диде. Методист укытучы Әлфия Аппакаева хаамны күрсәтте. Ике тапкыр «сукыр Каюм» дип ычкындырганмын (чынлыкта да аның бер күзе зәгыйфь булган, аны «сукыр Каюм» дип йөрткәннәр!), «кешенең физик кимчелеген ассызыклап күрсәтмиләр, бигрәк тә балаларга», – диде...»

Имтиханнар, өстәвенә – КВН...
1 ноябрь. Ура! Гөлсем апа ялдан кайтты! Миңа эш бераз җиңеләйде. Унынчыларда Гадел Кутуй иҗаты буенча ачык дәрес. «Сагыну» нәсерен яттан өйрәндем. Магнитофоннан талгын музыка куеп, хисләнеп укыйм. «Тапшырылмаган хатлар»ның язылу тарихы турында сөйлим. Йөзәм генә! Ишекле-түрле вәкарь генә атлап, укучыларымны ХХ йөз башы әдәбиятына алып кереп китәм, янәсе. Сизеп торам: Гөлсем апага да ошый, бераз елмаеп тыңлап, күзәтеп утыра. Тәнәфестә мине мактады. «Бер әйбер генә ошамады... Карале, син нигә йөри-йөри сөйлисең?» – ди. «Ә мин махсус... Безгә Мөхәммәт абый Мәһдиев лекцияләрдә гел йөреп сөйли иде», – дим, таяну ноктасы табуыма сөенеп... «Сез бит студентлар! Сезгә ярый. Ә менә 45 минут буе сине күзәтеп, синең арттан ияреп утырган укучыларның күзләре арый», – дип аңлата укытучым. Ярый әле Флера Садриевна кебек, «Рәхим итегез, пожалуйста!» дип, укучыларны тактага чакырганымны күрми калды... 

18 ноябрь. И бу дүртенчеләрне! Әллә ниләр сорап бетерәләр. Кызлары минем күлмәкләр белән кызыксына. «Апа, бу прическагыз ничек дип атала?» – дипләр сорыйлар. Мөлдерәп торган күзле, ихлас Луиза Шәйдуллина шигырьләр дә яза икән. «Ялкын» редакциясеннән Фәннур Сафин хат та язып җибәргән үзенә. Менә шул Луиза мәктәптән кайткач: «Эльмира апаныкы кебек итеп чәчне кисик әле», – дип ялына ди. «Апагызның чәче ниндирәк соң ул?» – дип сорагач, алай да, болай да аңлатырга тырышып караган кыз – аңлата алмаган. Аптырагач, бу турыда классташларына килеп сөйләгән. Ленар кәгазьгә минем кисек чәчле башны ясап тоттырган. Әни кеше күреп шаккаткан: «Кит аннан! Шундый чәч була димени?!» – дип, кызын бу адымнан туктатып калган! Көлсәң – көл, еласаң – ела бу дүртләр белән! Беркөн тактадагы биремдә китап сүзендәге «т» хәрефен язмача итеп түгел, басма хәреф белән генә ашыгып куйганмын. Лекция язгандагыча. Чыш-пыш килделәр дә, бер малай ярып салды: «Апа, «т» хәрефен дөрес язмагансыз бит!» – ди. Алар өчен бу зур хата булган инде. Ә мин моны хөкем карары сыман кабул иттем. «Киләчәктә нишләрсез инде?» дигән кызгану сүзләре генә әйтелми калды бугай.

20 ноябрь. Унынчылар белән рәхәт, аларны үз тиңең күреп сөйләшеп була. Тугызынчыларда әле бала-чагалык саклана. Дүртенчеләргә конфетка төреп аңлатырга түземлегем җитми инде менә! Ә сигезенчеләр – коточкыч! «Переходной возраст» боларда. «Учительская» күршесендәге бу класста һәрвакыт базар! Берсендә түзмәдем, класс ишеген каерып ачып куйдым. Их, директор йә завуч үтеп китсен иде, тәртипсезлекләрен күрсеннәр иде, дип телим. И мин беркатлы! «Тыңлата алмый» дигән сүз чыгар дип тә уйламаганмын инде шунда!

25 ноябрь. Укытучылары шагыйрә Клара Булатованы (ул Әлмәт районы Яңа Кәшер мәктәбендә укыта), аның дәресләрен Камәрия кызык итеп искә төшерә иде. Авызларыбызны ачып тыңлыйбыз. Менә нинди булырга тиеш ул әдәбият укытучысы дип сокланабыз. «Ул беркайчан да дәреслек буенча гына сөйләми иде. Язучылар тормышыннан беркайда язылмаган әллә никадәр яңалык җиткерә. Үзе сөйләгәндә дәреслекне ачкалап утыручыларга да шома гына сүз кыстырып куя».... Шул «шома» сүзләрне мин дә кулландым дәресемдә. Ничекме? Тугызынчылар белән Галиәсгар Камал иҗатын өйрәнәбез. Төрле чыганаклардан әзерләнеп, Мәһдиев, Ибраһим Нуруллин лекцияләрендәге кызыклы мәгълүматларны да файдаланып, и мавыктыргыч итеп сөйлим инде үземчә. Арткы партада ике малай ялкау гына дәреслекне актаргалап утыра. Каян телемә килде – Клара Булатова сүзләре белән кисәтү ясадым: «Баш шәриф-ләрегез – урынында, китабыгыз – кулыгызда. Мин сезгә бүген дәреслектә бөтенләй юк нәрсәләрне сөйлим. Ә сез дәреслектән укып әзерләнеп килерсез, мин сөйләгәннәрне китаптан эзләп утырмагыз», – дидем. «Баш шәрифләре» хәлиткеч яңгырады булса кирәк – шундук яптылар китапны.

2 декабрь. Авыл клубында унынчылар белән шәп КВН үткәрдек! Әлбәттә инде, татар теле һәм әдәбияты буенча! «Б» классының математик егетләре башта ук катнашудан баш тартты. Янәсе, алар татар теле буенча китмиләр! Кәеф төште төшүен. Үпкәләдем «Б»ларга. Аның каравы, «А» һәм «В» класслары шатланып риза булды. Бер команда – «Ромашка», икенчесе – «Журналистлар». Шул исемнәрен аклардай җыр да табарга кирәк бит әле. Ләбиб Айтуганов-ның Әхмәт Ерикәй сүзләренә язган «Юллар» җырын тикмәгә генә журналистлар гимны дип йөртмиләрдер инде: шуңа тукталдык. «Юллар, юллар, алга таба дәшә, / Бармый калыр хәлем юк минем». Ә «Ромашка»лар – «Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, / Бишәү генә шикелле...» дигән сүзләрне үзгәртеп, шул җыр көенә – «Имтиханнар, имтиханнар – өстәвенә, КВН... / Имтиханга тел ачкычы бирсә иде бу уен!» – дип җырлыйлар. Нинди генә биремнәр юк иде! Бер генә сүзле атау җөмләләрдән хикәя язарга, мәсәлән. Менә берсе – «Август. Төн. Йолдызлар. Капка төбе. Икәү...» Икенчесе – «Кыңгырау. Тәнәфес. Йөгерәм. Уеннар. Күңелле!..» Тагын... Укылган шигырь юлларыннан авторын әйтергә, туган телгә багышланган шигырь укырга, татар халкының мәкаль-әйтемнәрен искә төшерергә, популяр язучыларның әдәби портретын бирергә, көлкеле аңлатмалы сүзлек төзергә, капитаннар ярышында катнашырга... Никадәр талантлар ачты бу уен! Түбән Яхшыйдан йөреп укучы Илһам Хисмәтуллинның баянчы һәм җырчы икәнен белә идек инде. КВНда үзе язган җырларны башкарып, тәмам хәйран калдырды! Кыюсыз гына йөргән Хәмдия шигырьләр яза булып чыкты! Ә Ленар үзен рәссам итеп танытты!

15 декабрь. Стена газеталарын рулон итеп төрдем, ачык дәресләремнең конспектларын, КВН материалларын, Сәлимә апа бүләк иткән Муса Җәлил томнарын чемоданга тутырдым. Педпрактика тәмам. Иртәгә Казанга очам. Университет, группадашларым көтә анда. Ә сезне, укытучыларым һәм укучыларым, бик сагынырмын! Дәрескә әзерләнгән йокысыз төннәр, хыялларым, ялгышларым, табышларым... Алар да күңелемдә. «Балалар яратты сине!» – дип озатып калуыгыз – минем өчен иң зур «бишле»! Хушыгыз! Мин яратып китәм сезне...

P. S. Көндәлектә телгә алынган Альбина Гәрәева бүгенге көндә Актаныш районы Башкарма комитетында мәдәният бүлегендә эшли. Луиза Шәйдуллина-Сөнгатуллина – «Кайбыч таңнары» газетасының баш мөхәррире. Илһам Хисмәтуллин – популяр җырлар авторы, Түбән Камада яшәп иҗат итә.
Фотолар: автор архивыннан

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур итеп, бишлегә язгансың, рәхмәт сиңа!

    Хәзер укыйлар