Логотип
Күңелеңә җыйма

Җиләк кагы

Бик зур тырышлык белән ирешелгән уңыш бик кадерле була, диләр. Һәрвакытта да түгел икән. Әлеге уңышка ирешү өчен бар көчеңне куеп, хәлдән тайсаң, нәтиҗәне артык озак көтәргә туры килсә, ул инде сөендерми дә башларга мөмкин.

 Аларның мәхәббәт романы безнең күз алдында язылды. Кыз – ерак булса да, миңа туган тиешле туташ, егет – авылда туып-үскән тәртипле генә татар егете. Кызыбыз әллә гаиләдә бердәнбер бала булганга, әллә шәһәрдә үскәнгәме, үтә дә тәккәббер иде. Егетнең мәхәббәтен бик озак кына кабул итә алмады ул. Тегесе, мескенкәем диимме инде, туташның игътибарын җәлеп итәр өчен ниләр генә кыланмады: бүләген дә кызганмады, очрашуга кафе-рестораннарга да чакырды. Гашыйкасыннан «колхозчылар кебек киенәсең» дигән сүз ишеткәч, кыймммәтле киемнәр дә алып киде. Ә тегесенең аның саен таләбе артты. Имеш, аңа биюче егетләр ошый. Ул үзе дә балачагыннан бию белән шөгыльләнгән иде. Ай-яй, чынлап та мәхәббәте шулкадәр көчле булгандыр, күрәсең, гомерендә бер «па» белмәгән егет ял көннәрендә кызга ияреп бию дәресләренә йөри башлады хәтта. Кыз барыбер кимчелек арты кимчелек тапты егеттән – китап укырга яратмый, чит телләр белми, сәяхәт итми... Егет китаплар сатып алды, туташ белән сәяхәтләргә бергә барып кайттылар. Анысы да кызык кеше тагын: үзе егеттән гел гаеп эзләсә дә, очрашуларның берсен дә кире какмады. Чакырганда кафесына да барып сыйланып кайтты, егет белән сәяхәткә дә чыгып китте. Кыз егетне шулай якын да китерми, ерак та җибәрмичә, шактый азаплады. Аралары бер өзелеп, бер ялганып, мөнәсәбәтләре берничә елга сузылды. Бу көйсез кызның нәрсәсенә гашыйк булды ул егет? Ир-егетләрнең канында аучылык бар, бу егеттә дә шул аучылык азарты уянды булса кирәк.

Тамчы тама-тама боз тишә. Егетнең дә үҗәтлеге «боз алиһәсе»нең күңелен эретте – өйләнештеләр. Инде болардан да бәхетлерәк пар булмагандыр, дисәгез, ялгышасыз. Кызның күңелен яулар өчен бар көчен сарыф иткәнгәме, әллә инде күңелендә кинә калдымы – гаилә коргач, егетнең мәхәббәте сүрелгән сыман булды. Әле кайчан гына сөйгәненә ияреп хәтта бию дәресләренә кадәр йөргән егет күп вакытын компьютер каршысында уздыра торганга әйләнде. Тормыш мәшәкатьләренең күбесен хатыны күтәрде. Өйләнешкәнче, сәбәп булса да, булмаса да, чәчәк ташыган, бүләккә күмгән егет саранланды. Күрәсең, ул инде бирәсе бүләкләремне биреп бетердем дип санагандыр. Чынла та шулай уйлагандыр димим, «подсознаниесе» шулай әйткәндер, бәлки. Югыйсә кызның йөрәген яулар өчен бу кадәр тырышлык куйганнан соң, ниһаять, аннан да бәхетлерәк кеше булмаска тиеш иде кебек. Анысы, бәхетле булгандыр ул булуын, ләкин бу бәхете аны артык куандырмады, диимме соң? Бәлки, кызның капризларын үти-үти, аның җаны арыган булгандыр. 

Тормышта да шулай була бит – син нәрсәгәдер ирешү өчен бар көчеңне, вакытыңны сарыф итәсең. Ә теләгәнеңә ниһаять ирешкәч, никтер ул сине куандырмый, күңелең кайта. 

Узган ел җир җиләгеннән как коярга уйладым. Нигәдер нәкъ менә җиләк кагы кызыктырды. Югыйсә бакчада кура җиләге дә, карлыган да бар, яса шулардан гына. Юк, миңа җир җиләгенеке кирәк иде!  Безнең якта узган ел җиләк булмады. Бер ялда иремне күндереп, Югары Ослан якларына – тау битенә җиләккә киттек. Монда да ул кадәр искитәрлек җиләк булмаса да, как коярлыкны гына җыя алдык. Кайткач, җиләкләрне кич утырып чемчедем – касә яфракларыннан чистарттым. Аннары блендерда издереп, вак иләк аша чыгардым.

Инде булачак какларны кунак тактасына җәеп, кояшта киптерәсе генә калды. Җиләк исенә бөтен тирә-яктан шөпшә, чебен, бал корты җыелды. Куна өстен нәрсә беләндер каплау әмәлен уйлап табарга кирәк булды. Зур кунаны кич өйгә кертеп, иртән чыгарып берничә көн мәшәкатьләндем. 

Әле издерелгән җиләгем шул бер кунага гына сыймады. Бер өлешен майлы табага тезеп, мичкә урнаштырдым. Монысы да шактый мәшәкатьле эш иде – мичнең ишеген япсаң, как пешеп китә, ачсаң, кипми интектерә. Гел карап, барлап кына торасы.

Какның бер өлешен сулы савыт өстенә утыртылган табада киптерергә булдым. Болай как тизрәк кипсә дә, барыбер күп вакытымны алды.

Инде калган бер өлешен электр киптергеченә тездем. Как киптерә торган тәлинкәсе берәү генә, калган челтәрләргә пергамент кәгазе җәеп, какны шунда сыладым. Бу да иң җайлы ысул түгел иде – электр белән эшләгәч, утны да күп «ашый». Җитмәсә, аны 10 гына сәгать өзлексез эшләтеп була. Аннары сүндереп, ял иттерергә кирәк.

Эшнең иң мәшәкатьлесе мине алдарак көткән булып чыкты. Бер атна буена  әле кояшка чыгарып, әле өйгә кертеп киптергән кагым куна тактасына мәңге купмаслык булып ябышкан иде. Югыйсә кунаны майлаган да идем инде... Ничек тырышсам да, барыбер кубарып булмады, ахыр чиктә кунадагы какны су белән чылатып, юып кына төшерергә калды. 

Мичкә куйган кагым да куандырмады. Кипми интектергәч, температурасын бераз арттырган идем, кагым көйде. Көйгән какның бер дә тәме юк икән аның. 

Электр киптергеченә тезгәннәренең өч көннән өстенә күгәрек гөмбәсе чыкты. Аларны да ташладым.

Су өстендә табада киптергән какларым гына эшкә ярардай булдылар. Ләкин минем алардан күңелем кайткан иде инде. Шулкадәр күп вакытымны, көчемне алган ул җиләк кагын күралмас хәлгә җиттем. Берәр тапкыр үзем авыз иттем микән, юкмы – күчтәнәчкә өләшеп бетердем. Никадәр вакытымны, көчемне, хәтта акчамны сарыф иткәнне искә төшереп тормасыннар әле, дидем. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар