Логотип
Күңелеңә җыйма

Яңа ел могҗизасы

Могҗиза юк, ул – әкият дияр күпләр. Һәм ялгышкан булып чыгарлар. Мең мәшәкатьле, ыгы-зыгылы шушы тормышыбызда да могҗизалар очрап куя икән бит.

Кайсы ел икәнен хәтерләмим, тик шунысы истә – ул елны 31 декабрь көнне шыбырдап яңгыр яуды. Юл буйлап гөрләвекләр акты, басу-кырларның кар юрганы юкарды, уйдык-уйдык булып кара туфрак чыкты. 

Нәкъ менә шул көнне без – Казан дәүләт университетының татфагында укучы студентлар  соңгы зачетны тапшырып, сессияне яптык. Ә  авылда – бал-маскарад. Күңел университетның тар аудиторияләреннән чыгып, инде әллә кайчан авылга йөгерде. Клуб мөдиребез Ләйсән апаның күзе юлдадыр инде – бал-маскарадның программасын бергә уйлашып, бергә төзегән идек. Мин пират булып киенеп, Кыш бабайны урларга тиеш идем. Аның зачетын да әйтер идем, укытучысын да... Юри өйләдән соңга билгеләде бит вакытын. Иртәрәк бирсәк, иртәрәк бушар идек юкса.

Кыш көне болай да караңгы тиз төшә. Болытлы көнне өчтән үк эңгер-меңгер иңә. Көндез ява башлаган яңгыр кичкә таба ябалак-ябалак карга әверелде. Аяк аслары шугалакка әйләнде – тимераягыңны ки дә, шу да кит! Мондый кичтә акыллы кеше ерак юлга чыкмый инде, билгеле. Ләкин безгә әле акыл кереп бетмәгән. Аннары, Ләйсән апа да көтә бит! 

Авылдаш кыз һәм күрше-тирә авыллардан булган студентлар белән дүрттәге электричкага чыктык. Ике кулда ике авыр пакет – өйдәгеләргә Яңа ел күчтәнәчләре. Ул елларда әле машиналар бүгенге кебек күп түгел – халыкның күпчелеге электричка, автобус белән йөри. Аһ, ул электричкаларга эләгүләре! Поезд килер алдыннан перрон тирбәлеп тора – андагы халык! Утырып кайту турында уйлыйсы да юк – тамбурга кадәр үтә алсаң да бик яхшы. Кайчагында керә алмыйча, перронда басып калган вакытлар да булгалый. 

Бәхеткә, бу юлы халык алай ук күп түгел иде. Утырып ук булмаса да, җылы вагонга үтеп, тотынып кайтырга насыйп булды. Арчага кадәр кайту – ул әле ярты юл гына. Аннары Кенәр юлына чыгып, шул якка кайтучы машиналарны «тотарга» кирәк. 31 декабрь көнне, җитмәсә, буран чыгып торганда, кичке сәгать алтыда юлда кем йөрсен инде? Бөтен кеше җылы өендә пилмән ашап, салат ясап, Яңа елны каршы алырга әзерләнәдер. Кышкы җилдә кагаеп шактый көттек туктап утыртучы машинаны. Кенәр ягына борылучы сирәк машиналарның да эче тулы кеше – утыртыр урыннары юк. Инде тәмам нәүмизләнеп, күзләргә яшь бөялгән мәлдә, Аллаһның рәхмәте белән, тагын бер машина безнең якка борылды. Эчтән генә ялварабыз: «Абый, җаным, зинһар өчен, утыртчы?» Әллә күңел кыллары өзелергә җитеп ялваргангамы – Аллаһы Тәгалә безне ишетте – теге машина бер-ике метр гына узып, туктады. Менә могҗиза – күрше авылга кайтучы икән, аннан соң безнең авылга кул сузымы гына кала. Болай булгач, көт инде, Ләйсән апа, урлыйбыз бүген Кыш бабайны! 
Бозлы юлдан очабыз гына. Рульдәге ир дә ашыга – Яңа елга кадәр әле мунча да кереп аласы бар, мал-туар да каралмаган, ди.

«И, рәхмәтләр яусын инде, абый, җаным», – дип, учта ятып тирләгән акчаны алдагы утыргычка куеп калдырып, машинадан коелышабыз. Инде монда кадәр кайтып җиткәч, авылга кайтып җиттең дигән сүз. 

Җылы өйгә, әни янына кайтып керүләре нинди бәхет! Яңа ел хөрмәтенә дәү мичкә ягып өчпочмак пешергәннәр. Мич алдында торып, әле суынырга да өлгермәгән өчпочмакларны баскан көйгә генә капкалап, тизрәк клубка ашыгам. Бал-маскарад менә-менә башланырга тиеш. Иске агач клубыбызның арт ишегеннән генә грим бүлмәсенә чумам. Ләйсән апа, авылның үзешчән артистлары – инде күптән бар да биредә. Кыш бабай белән Кар кызы да киенеп куйганнар. Кара, Кыш бабайны танымадым да әле! 

Бик күңелле үтте бәйрәм. Хәер, безнең авылда һәр елны бик күңелле була Яңа ел кичәсе. Ләйсән апабыз молодец – чын күңеленнән бирелеп эшли шул.
Яңа елга инде санаулы гына минутлар калып бара. Быел аны өйдә, әниләр белән генә каршы алырмын, мөгаен. Бергә укыган классташлар кайсыбыз кая таралыштык. Әле кайчан гына бер оя балалары кебек үскән, шау-гөр килеп укыган идек. Яңа елларны да бергәләп каршы ала идек... 

Аларны уйлагач, Ул искә төште. Шушы көннәрдә аның да армиядән кайтыр вакыты җитә бит. Без бер класста укыдык. Яшермим, мәктәпкә аны күрер өчен генә килә идем. Класска ул килеп керсә, бөтен җиһан шунда ук яктырып киткән сыман. Мин аны армиягә озатырга тиеш идем. Чакырган иде ул мине. Ә мин кайта алмадым. «Сине шундый көтте», – диделәр озату кичәсендә булган дуслар. Гомәр абый Саттаровтан зачет бирәсе көн иде шул. Иң беренче сессия, иң беренче зачет – ничек ташлап китәсең?  Ә ул үпкәләгән. Ике ел эчендә бер тапкыр да хат язып салмады. Эх, менә хәзер, менә бүген кайтсын иде ул армиядән. Килсен иде яныма. Чакырсын иде үзе белән Яңа ел каршыларга! Ике дә уйламас идем. Аның белән җитәкләшеп, шушы ак бураннарга кереп адашыр идем...

Әллә елыйм инде? Әй, юк, битемә кунган кар  бөртекләре генәдер  ул! Артта – клуб ягында һаман да күңелле ыгы-зыгы, музыка тавышы ишетелә. Әле дә таралышып бетә алмыйлар.  
Көньяктан искән җил колагыма тагын бер ят тавыш – чең-чең иткән кыңгырау тавышын алып килә. «Чең-чең! Чең-чең!» Кара, чынлап та, кыңгырау тавышы бит! Торганнан-торганга якыная үзе. Ул да булмады, борылыштан кар туздырып җигүле ат килеп чыкты. Менә кайдан икән ул кыңгырау тавышы. Шушы атның дугасында икән! Ике аягын ерып чанага менеп баскан егетнең каш-керфекләрен кар сарган. Чын Кыш бабай булган! Мине күргәч, ул атын шып туктатты. Күзенә батырып кигән бүреген баш артына җибәреп, ак тешләрен ялтыратып елмайды. Тып итеп чанадан каршыма сикереп төште. 
Өнемме бу, төшемме? Бая теләгән теләгем могҗизалы мизгелгә туры килгәнме –  каршымда Ул басып тора иде. Ак карларга уралып, кыңгыраулар чеңгелдәтеп, әйтерсең лә әкият иленнән килеп чыкты. 
– Нихәл? – диде ул тыныч кына. Гүя без аның белән әле берничә сәгать элек кенә, дәресләр беткәч кенә саубуллашканбыз. Гүя ике ел вакыт узмаган да. Әйтерсең ул да, мин дә – унберенче класс укучылары. – Ә мин сине Яңа елга алырга килдем...
Быел менә 25 нче Яңа елыбызны аның белән, балаларыбыз белән бергә каршы алабыз. 
Ә сез, могҗиза юк, дисез. Ничек булмасын, бар ул! Ышанырга гына кирәк аңа. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар