Логотип
Күңелеңә җыйма

Горурлык – мәхәббәтнең дошманы

Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Без Алмаз белән бер мәктәптә укыдык. (Бу язганнарым аша кемдер мине таныр дип уйламыйм – бер кеше дә башка берәү тормышындагы бөтен нәрсәне бөтен ваклыклары белән хәтерләми инде. Әмма барыбер исемен үзгәртеп язам әле, шулай тынычрак булыр.

 
Бер мәктәптә укысак та, икебез ике авылдан идек. Урта мәктәпкә берничә күрше авылдан барып укый идек без. 
 
Алмаз миннән бер яшькә генә зуррак, аларның авылына безнең аша узып кайтырга кирәк.  Без аның белән ике ел мәктәпкә бергә барып, бергә кайтып йөрдек. Ул унынчыны тәмамлаганчы. 
 
И-и ул икәү таптаган биш чакрым юлның рәхәтлеге! Берәребезнең дәресе алданрак бетсә, икенчебез көтеп тора. Юл өстендә генә кибет, шуннан яңа пешкән ипи алып чыгабыз. Миңа кайтып җиткәнче аны икәү ашап та бетерәбез. 
 
Нәрсә турында гына сөйләшми идек без! Күбрәк хыяллана идек, билгеле. Мин укытучы булам, дим, ул хәрби офицер булырга тели иде. Безнең барысы да планлаштырылган иде инде шул чакта ук. Туебыз кайда узачак, ничек булачак, ничә балабыз булачак... Ул балаларның исемнәренә кадәр уйлап куйган идек инде. 

Үзебезне башка кеше белән булырбыз дип күз алдына да китерми идек. Башкалар да моны шулай кабул итә иде. Укытучылар да. Хәтта әти-әниләр дә. Алмаз иртән мәктәпкә китешли безнең капка төбенә килеп басуга әти: «Бар, кияү килгән инде анда, тизрәк җыен!» – дия иде. Уенын-чынын кушып әйткәндер инде. 
 
Алмазны хәрби училищега имтихан бирергә озатып калдым. Аттестат алуга китеп барды ул. Имтиханнардан соң кайтыр дип уйлаган идем, тик анда тәртипләр бөтенләй башкача булып чыкты. Аны инде кире җибәрмәделәр, шул китүдән ул кышкы каникулга гына кайтты. 
 
Хатлар язышып тордык, билгеле. Ул вакыты булган саен яза иде. Кайчак көнгә икешәр хат та. Кыска гына булса да. Сөйләргә әллә ни яңалыгы да юк иде инде үзенең, әмма барыбер яза иде. Ул шул хатлар белән яшәде бугай. Мин дә инде. Укудан кайтуга, ишекне ачканда ук әнидән: «Алмаздан хат юкмы?» – дип сорый идем. Почтальон апа: «Равил кызына хат ташып аякларым калмады», – дип әйтә дип сөйлиләр иде. Бераз арттыргандыр инде, ул чакта халык газета-журналлар да күп ала иде әле – безнең урамга минем өчен генә килмәгәндер. 
 
Мин боларны сезгә безнең аралар бик якын булганын аңлатыр өчен сөйлим. Икебезнең дә беренче мәхәббәт бит, шулкадәр чиста, саф хисләр... 
 
Аннары мин дә мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга кердем. Кышкы каникулга Алмаз миннән бераз гына алдарак кайтты. Ә минем тагын бер экзаменым бар иде әле. Группадашлар барысы да мине авылда Алмаз көткәнен беләләр иде, шуңа күрә экзаменга иң беренче булып мине керттеләр. Тиз генә бирәм дә, кайтып китәм, бүген үк аның белән күрешәбез дип хыялландым үзем дә.
Хыялымның беренче өлеше нәкъ шулай булды: экзаменны «бишле»гә бирдем, автобуска да өлгердем. Көн яктысында инде өйгә дә кайтып җиттем. 

Шунда ук Алмазны көтә башладым. Бүген кайтасымны белә бит ул, хатта язган идем, димәк, килергә тиеш. 
Килмәде! 
Аның белән берәр нәрсә булгандыр дип уйладым инде – башка нәрсә күңелемә кермәде. Мин генә түгел, әниләр дә аптырадылар. Авырып киттеме икән әллә, диләр. 

Икенче көнне, өйдә үземә урын таба алмыйча, бер дус кызыма киттем. Аның да каникулга кайтканын белә идем. Сөйләшә башлагач, ул миңа егылырлык хәбәр әйтте: Алмаз кичә безнең авылда клубта булган. Кич буе! Өченче көн дә. Без әле сине кайтмагандыр, дип уйладык, ди дус кызым. 
Аннан тагын бер җөмлә әйтте: «Алмаз кичә дә, өченче көн дә кич буе Эльмира белән сөйләшеп утырды. Бөтенебез аптырадык», – диде.
 
Эчем жуу итте: Эльмира – минем классташым, ул укыганда ук Алмазга кызыгып йөри, һәм моны миннән яшерми дә иде. 

Алмаз ул кичне дә килмәде минем янга. Аннан соң да... Каникул буе килмәде! 
Бик сагынсам да,эзләп бара алмыйм бит инде. 

Каникулдан соң хаты килүен көтә башладым: барысын да аңлатып язарга тиеш иде бит. Юк, язмады. Үзем язып сорарга горурлык комачаулады. 
Без шулай аерылыштык. 
Кияүгә мин аның өйләнгәнен ишеткәч кенә чыктым. Аннан алданрак бу адымга барсам, ә ул яныма килсә, бик үкенечле булыр дип курыктым. 

Шулай еллар узды. Без бу еллар эчендә бер тапкыр да күрешмәдек. Кайдан күрешәсең инде: икең ике авылныкы. Ул еракта, читтә яши дип беләм. 

Күптән түгел ул мине ВКонтактеда эзләп тапты. Шунда ук таныдым, әлбәттә, тик белгертмәдем. Гаиләсе, балалары, тормышы турында берни белә алмадым, страницасы буш диярлек. Үзенең бердәнбер фотосы гына тора. 
Берәр атна узгач кына беренче тапкыр язды. 

Бер-беребезнең хәлен азрак белешкәч, тәвәккәлләп, теге сорауны бирдем. Хәзер, гомер узгач, кыю да була беләбез бит инде! 

Әйт әле, нигә мине ташладың, дидем. 

Син бит мине үзең алдап йөргән булып чыктың ул вакыт, Казанда да  йөргән егетең булган, диде ул. Кем әйтте ул сүзне сиңа, дим. Шунда ук җавап язды: Эльмира әйтте, ул Казанда сине берничә тапкыр егетең белән очраткан, ди. 

Әгәр тормышым барып чыкмаса, ирем начар булса, гомернең ахырына кадәр үкенеп яшәр идем, мөгаен. Шөкер, барысы да әйбәт минем. Буласы булган, мин аны күптән гафу иткәнмен икән инде. Ә теге вакыт, әлбәттә, бик авыр булган иде. 

Горурлык та барысына да гаепле. Ул да горурлыгы аркасында минем янга килеп  сөйләшә алмаган, мин дә шул горурлык аркасында аңа бер хат язып сала алмадым. Сорасам, җавап язса, бәлки, шул вакыт аңлашыр идек тә бит... 

Минем сезгә артык горур булмагыз дип әйтәсем килгән иде. Безнекен кире кайтарып булмый инде, әмма бу сезгә бер сабак, гыйбрәт булсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар