Логотип
Күңелеңә җыйма

Гороскопларга ышану авыру микән әллә ул?

Сез гороскопларга ышанасызмы ул? Минем моңарчы аңа әлләни исем китми иде. Күзгә чалынганда укыйм да, шунда ук онытам да. Бик күп кешеләр шулай булай – күз генә йөртеп алалар да, соңыннан сорасаң берни хәтерләмиләр. (Мин моны соңгы вакытта үземнең күзәтүләрдән чыгып әйтәм, махсус сораганым да булды эштәге кызлардан.)

Хәтта үзенең кайсы йолдызлык астында туганын да белмәүчеләрне очратканым булды. Әллә ни аптырамадым – кеше, димәк, мондый юк-бар белән башын катырмый, аны белүне кирәк нәрсә дип тә санамый. 

Рамил беренче тапкыр мине үзләренә күрсәтергә алып кайткач, ишектән кереп исәнләшүгә, әнисе:
– Ә сез гороскоп буенча кем? – дип сораган иде.

Мин аяк киемемне салырга да өлгермәгән идем әле. Ул чакта каушавымнан сүзнең нигә гороскопка борылганын аңламый да калдым. Хәзер беләм инде, сүз берничек тә шунда ук гороскопка борыла алмаган ул чакта, әнисе үзе борган аны. Тоткан да шунда ук сораган. 

Мин Чаян дигәч, аның йөзе шунда ук үзгәргәнен дә яхшы хәтерлим. Әллә ул аны яшерә алмады, әллә яшерергә кирәк дип тә тапмады. 

Табын әзерләп көткәннәр иде. Барыбыз да чәй табыны янына утырдык: без Рамил белән, әтисе белән әнисе, сеңлесе. Мин ул көнне куркыныч төш кебек хәтерлим. 

Әнисенең бөтен сүзе гороскоп тирәсендә булды. 
– Ракка Чаян туры килми инде гороскоп буенча!

Моны ул кич буена ничә тапкыр кабатлагандыр, санын да белмим. Кысласы Рамил була инде... Минем улыма син туры килмисең, дип ачыктан-ачык әйтүе иде бит. Аптырап Рамилгә карыйм, ә ул елмая гына. Әнисе кухняга чыккан арада миңа пышылдап: «Исең китмәсен», – дип әйтергә өлгерде. 

Ә әниләре, кухняга барып нәрсәдер алып килгән саен бер Чаян танышын искә төшерә, килүгә шул кеше турында сөйли башлый. 
– Фәлән җизнинең (исемен хәтерләп калмадым инде) сеңлесе дә Чаян бит. Кайнанасы белән бер көн матур яшәмәделәр... Элеккеге күршебезне хәтерлисезме, аның да хатыны Чаян иде бит – торып бетә алмадылар, аерылыштылар... Эштә бер Чаян хатын бар иде – ике тапкыр кияүгә чыкты, ике тапкыр аерылып кайтты...

Әтиләренә дә моны тыңлап тору уңайсыз иде бугай. Ул гел шаяртуга борырга тырышты. 
– Әминә апаң гороскоп ярата инде безнең, бөтен укыган китабы шул, ул аларны яттан белә бугай, – диде.

Үземне яклап ул чакта бер сүз әйтә алмадым. Чаяннар андый түгел, мондый дияр идем дә – йолдызнамә буенча аңардагы белем миндә юк. 

Рамил әнисенең «бер-берегезгә туры килмисез» дигән сүзенә карап тормады – без өйләнештек. Әнисен ничекләр ризалата алгандыр, анысын белмим. Алар өйдә әниләренең гороскоп белән мавыгуына бераз елмаеп кына карыйлар бугай барысы да. 

Мин дә кайчан елмаеп карый башлармын, әлегә белмим. Аларга кайткан саен һаман да горокоп турында тыңлыйм. Дөрес, кайнатам белән Рамил янында бик сөйләми ул хәзер. Әмма үзебез генә калсак, тотына инде Чаяннарны яманларга. Алар ир кадерен дә белми икән, акча да тота алмыйлар, карьера да ясый алмыйлар, аш-суга да булдыклы түгел икән, киенә дә белмиләр, кешеләргә яраклаша да алмыйлар... Хәтта алар чәчкән әйбер дә тишелми икән! (Соңгысын узган ел җәй буе сөйләде. Ике түтәл кишер чәчкән идем ялга кайткач, шул тишелмәде. Тик ул түтәлләрнең берсен ул үзе утырта башлаган иде инде, мин дәвам гына иттем. Мин чәчкән генә тишелмәсә, бер түтәлнең башында кишер котырып уңар иде бит. Орлыгы начар булгандыр, күрәсең, ике түтәлгә сыңар кишер дә чыкмады.) 

Кыскасы, бөтен  гороскопта иң начары Чаяннар. Бөтен кеше бер-берсенә охшамый бит инде дип тә әйтеп карыйм, ул аны ишетми дә. 

Кайчак аның сүзләренә игътибар итмәскә дә тырышып карыйм, әмма мин дә бит чукрак түгел: берсен ишетмәмешкә салышсаң да, икенчесе керә. Үземне аның янында ничек тотарга да белмим. Шуңа да аларга сирәк кайтырга тырышам. Әмма бит бөтенләй кайтмыйча да торып булмый. 

Рамил мине аңлый үзе, син аны үзеңә сөйли дип күңелеңә якын алма, алай дип тыңлама ди. Бик тырышам да, һәрвакыт килеп кенә чыкмый шул.

Гороскопларга ышану авыру микән әллә ул? Башкача аңлата алмыйм мин моны үзем. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар