Логотип
Күңелеңә җыйма

Дөньям җимерек 

Кияүгә чыкканыма ун ел. Якыннарым, дусларым хәзер генә нинди тормышта яшәгәнемне белде.  Авызыңда кан булса  да, кеше алдында төкермә, дип үстерделәр мине. Түздем


Кияүгә чыкканыма ун ел. Якыннарым, дусларым хәзер генә нинди тормышта яшәгәнемне белде.  Авызыңда кан булса  да, кеше алдында төкермә, дип үстерделәр мине. Түздем. 
Ирем белән мөнәсәбәтләр бар яшьләрнеке кебек үк башланды: таныштык, бер-беребезне ошаттык, очраша башладык. Ул миннән өч яшькә зуррак иде. Институтны тәмамлагач, өйләнештек. Ярты елдан соң авырга уздым.  Гаилә бәхете шушыдыр инде дип яшәгәндә ул үзгәрә башлады.  
Ачуланышуга әллә нинди зур сәбәп тә юк иде кебек. Ул кычкырырга тотында, эленеп торган киемнәрне идәнгә атып бәрде, мыскыл итеп әллә нинди сүзләр әйтте дә, ишекне шап итеп ябып чыгып китте.  Мондый агрессияне аның алҗуы белән бәйләдем. Ул, чынлап та, көне-төне эшли, ипотека түлибез, җитмәсә, декретка чыгарга торам. Бәлки, эштә проблема килеп чыккандыр, шуңа борчыладыр дип фаразладым. Ул бер-ике сәгатьтән берни булмагандай кайтып керде. Гафу үтенде. Булган хәл хакында утырып сөйләшергә теләгән идем, кул гына селтәде, онытырга кушты. Гафу иттем, оныттым. Тормышта ни булмас?!
Балага ике яшь тулгач, иремнең башка хатын белән язышкан смсларына тап булдым. Күрмәгән дә булыр идем, улыбыз әтисенең телефонын алган да, баскалый башлаган. Беләм: ул аның телефоны белән уйнаганны яратмыйм. Ул күрмәсен дип тиз генә улым кулыннан телефонын алдым. Шунда экранга күзем төште. Анда башка бер хатын белән язышкан смслар  иде. Шул вакыт минем дөньям җимерелде. Нишләргә дә белмәдем. Берәр атна уйлап йөргәч, бу хакта ирем белән сөйләшергә булдым. Әмма авызымны ачарга да өлгермәдем, кычкыра башлады, мыскыл итте, диванга төртеп екты, кулларымны каерып тотып, кыйнады. Тагын мондый «яла яксам» баланы тартып алу белән янады. «Бала белән качарга уйлыйсың икән, табам да, ике дә уйламый, үтерәм», – дип куркытты. Курыктым! Бик курыктым! Шуңа да беркемгә дә сөйләмәдем. Дус кызларым ул вакытта юк диярлек иде, туганнарыма сөйләргә оялдым, әти-әнине борчыйсым килмәде. 
Шул көннән минем тормышым җәһәннәмгә әйләнде. Ирем  чын йөзен күрсәтте. Безнең тормыш мине мыскыллаудан гына торды. Нәтиҗәдә, сәламәтлегем какшады: депрессия, невроз, паник һөҗүмнәр, тын кысылулар башланды. Балам хакына үземне кулга алырга тырыштым. Әмма бик авыр иде. 
Гаиләдә эмоцияләремне күрсәтергә дә, фикеремне әйтергә дә хакым юк. Хәтта өй өчен  кирәк-яракны да аның ризалыгы белән генә сатып алдым.  «Акчаны кая куйдың?» – дигән соравына, хисабым әзер иде. Бөтен чекларны махсус коробкага  җыеп барырга гадәтләндем. Мин өй җыештыра,  ашарга пешерә белми торган хатынга әйләндем. Баланы да карый белмим икән.  Ялгыш кына берәр чынаяк ватылса, өйдә кара тавыш чыга.
Юк, мин ялкау түгел идем. Өй һәрвакыт җыештырылган, көнгә ике тапкыр идән юам (ялан  аягына чүп иярсә, тавыш чыгара иде),  бәдрәф көн саен юыла. Җитмәсә, эшкә  чабам, баланы бакчага, төрле түгәрәкләргә йөртәм. Хезмәт хакым ашауга китә, ирем торак-коммуналь хуҗалыгы түләүләре өчен генә акча бирә. 
Бик озак вакыт үземнән гаеп эзләдем.  Дөрес эшләмим, дөрес яшәмим дип уйладым. Үзем булдыксыздыр, күрәсең, дип уйлый башладым.   Безнең тормыш кайвакыт көйләнеп тә китә иде бит. Ул вакытларда мине нык яратуын, бары безнең өчен генә яшәвен кат-кат әйтә иде. Чынлап та, гаеп миндәдер, бәлки, акылдан язып аламдыр дип уйладым. Ләкин тыныч тормыш озакка бармый иде.
 Икенче балабыз туды. Балаларны карарга ярдәм итте дип әйтә алмыйм. Анда ата хисе уяна алмады бугай.  Аның балалар белән уйнаганы, урамга чыкканы булмады диярлек. Ачуланышкан вакытта  кул күтәрүен дәвам итте, һаман балаларны тартып алу белән янады. Ә соңыннан гафу үтенә иде.  Күгәргән йөземне күрмәсеннәр дип эштән сорап калган көннәрем күбәя башлады. 
Миндәге үзгәрешләрне эштә сизми калмаганнар, күрәсең.  Икебез генә  ашап утырган вакытта коллегам җайлап кына сораша башлады.  Сабырлыгым башка калмагандыр, елый-елый, ничек яшәгәнемне сөйләдем. Ул миңа махсус үзәкләр барлыгын, анда психологлар эшләвен әйтте. Хәтта түләүсез психолог табып бирде. Берничә тапкыр психолог янына барып кайтканнан соң, гаепнең иремдә булуын аңладым.  Тугыз елдан соң әти-әниемә тормышым турында сөйләдем. Алар озак уйлап тормады, ирем командировкадан кайтканчы, балалар белән мине үзләренә алып китте. Аерылышырга бирдем. Ирем, әлбәттә, ризалыгын бирмәде. Ул һаман гафу үтенә. Елый. Аны да жәллим, үземне дә. Әмма кире җәһәннәмгә кайтасым килми. Мәхәббәт тә беткән инде. Бары тик жәлләү һәм курку. Үзем дә сәламәт түгел әле. Төннәрен куркып уянып китәм, тын ала алмый интегәм. Психологка йөрим. Әлегә дөньям җимерек.  Упкынга очудан бары тик ике балам гына тотып тора. Болай ук сабыр итеп яшисе түгел икән. Сабыр итәм дип югалган сәламәтлекне кире кайтару бик авыр...

                                                                                                                     Г. Казан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балакаем, китеп дорес эшлэгэнсен. Ярый эти-эниен бар. Бар коченне сэлэмэтлекне ныгытуга тот. Бэхет--сэлэмэт хэм кунел тыныч булу. Унышлар телим сина, бэхет телим, хатын-кыз бэхете. Онытырга тырыш ул хэллэрне, ничек булса да оныт , оныт, оныт......

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем кызым да шулай яшәде. 6 елдан соң бала белән ире кышкы салкында куып чыгарды. Соңыннан бик кайтарасы килде җибәрмәдем. Кабат кияүгә чыкты. Бусы кояшым дип кенә тора .3 кызлары бар хәзер.Ә теге ире өйләнсә дә бер хатын белән дә тора алмады. Кызыгыз бәхетен табар. Чир китә гадәт китми ул. Кире кайта күрмәсен.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гаилэ тормышы таркалуда,хэрбер гыйбрэтне курсэткэндэ,рэхэт яшэгэн хатыннарыбыз хавалана,мактана."Ирлэрне ир иткэн дэ,хур иткэн дэ хатын.Койгэ килми торган ир булмый,акыл белэн ,койлэп яшэргэ кирэк",дип акыл сатарга ярата.Сезгэ Аллахе Тэгалэ тарафыннан бирелгэн язмыш булэген узегезнен тэрбия дип уйлыйсыз,сез акыллы булгач,тормыш майлаган кебек бара,дип хаваланасыз.Юк,мен тапкыр юк!!!Сезнен ирегезне бала вакыттан ук,акыллы эти-эни ,узлэре урнэгендэ дорес итеп тэрбиялэгэннэр.Бу сезнен заслуга тугел,кайната-кайнанагызга рэхмэт укып яшэгез,алар заслугасы,алар тэрбиясе.Сезгэ отышлы лотерея билеты элэккэн,авызыгызны йомыгыз.Менэ сез шушы язмадагы иргэ барыгыз да,акыл белэн,зирэклек белэн кеше ясагыз,шул вакытта,мин сезнен дорес кеше булып,матур сузлэр сойлэп утыруыгызга бэя бирер идем.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Җир йөзендә акчагамы,или секс өченме яшәүче җиңел карашлы хатыннар барда гаи ләләр таркалачак,балалар ятим калачак.Минем ирем кул күтәрмәде,тавыш чыгармады,гомүмән әйбәт иде.Шуңадыр да сиземләсәм дә читкә йөргәнен тикшеренмәдем,бер килеп тотылганчы.Шуннан соң телефонын карап сөяркәсе булуын белдем.Дөньям җимерелде.Ул хатын Уфа шәһәрендә яши,Ильмира исемле,ике баласы бар,иреннән аерылган.Башта гарьләндем,азактан ирек бирдем,бар кит,тик бәхетсез булыгыз мин җаным-тәнем белән шуны телим дидем.Китмәде,но ярату да,ышаныч та юк аңа карата хәзер.Ә Ильмира һаман тынычлана алмый,минем социаль челтәрләремдә чокына.

          Хәзер укыйлар