Логотип
Күңелеңә җыйма

Черек күлдә туган бер мәхәббәт тарихы 

– Гафу итегез, зинhар... Сезнең янга утырсам, комачау итмимме? Күзләремне ачсам – мин күзәтеп йөргән серле апа! Урынымнан торып бастым. «Юк-юк, бу урын сезнеке бит, гел монда утырган килеш күрәм үзегезне, – дидем, китәргә кузгалып. «Кызым, утырыргыз, утыр, мин бу эскәмиядә ун ел утырам инде», – диде апа, hәм үзенең кызыклы тарихын сөйли башлады. 

(Булган хәл)

 

Минем эшкә барганда-кайтканда юлым Казанның Черек күл паркы аша уза. Казанның иң борынга ял итү урыны ул. Күлнең атамасына бәйле төрле риваятьләр яши. Шуларның берсе күлдә йөзгән кара аккошларга бәйле. ХIХ гасыр азагында шәһәр халкының яраткан ял урыны булган, кичләрен монда музыка уйнап торган. Бүген дә монда аерым бер атмосфера хөкем сөрә. Кулга-кул тотынышкан парлар, балаларын коляскага утыртып чыккан яшь әниләр... Олы яшьтәге апалар күгәрченнәр ашата. Кемдер спорт белән шөгыльләнә, кемдер эскәмиядә газета укып утыра.

Фонтан янындагы эскәмиядә утыручы олы яшьтәге апаны шактыйдан күзәтәм инде. Ябык гәүдәле, интеллигент йөзле бу апа hәр җомга саен кичке 5ләр тирәсендә бер үк урында утыра. Төз сынына, горур кыяфәтенә карап: «Артистка яисә балерина булган бу», – дип уйлый идем. Элеккеге заманнан калган зонтигын да үзе белән йөртә ул. Җәй көне сары эшләпәдән булса, көз көннәрендә зәңгәрен кия. Сезонына карап, алыштырып тора тора шулай. Якын-тирәдә яши булса кирәк, бәлки, ялгыздыр. 

Сентябрьнең тымызык бер кичендә бу серле апа белән танышырга насыйп булды. Җомга көнне эштән кайтышлый шушы эскәмиягә утырып ял итәргә уйладым. Әбиләр чуагы тантана итә: кояшлы җылы кич. Талгын гына алтын-сары яфраклар оча. Бу гаҗәеп сихри манзараны күзәтеп, рәхәт бер халәттә күзләремне йомам. 

– Гафу итегез, зинhар... Сезнең янга утырсам, комачау итмимме?

Күзләремне ачсам – мин күзәтеп йөргән серле апа! Урынымнан торып бастым. «Юк-юк, бу урын сезнеке бит, гел монда утырган килеш күрәм үзегезне, – дидем, китәргә кузгалып.

«Кызым, утырыргыз, утыр, мин бу эскәмиядә ун ел утырам инде», – диде апа, hәм үзенең кызыклы тарихын сөйли башлады. 

Сафия апа Казанда туган икән. Черек күл буендагы йортларның берсендә яшәгәннәр. Гаиләдә бердәнбер бала булган ул. Әти-әнисе – укытучылар. Кыз кечкенәдән матур җырлый, бию түгәрәгенә йөри. Артистка булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, театр училищесына укырга керә. Укудан бушаган арада ул дус кызлары белән Черек күл паркында йөрергә ярата. Сугыштан соңгы еллар. Тормыш авыр булса да, Черек күл паркы гөрләп тора. Танылган артистлар белән беррәттән, тамак хакына скрипкада яисә гармунда уйнаучы урам җырчыларын да очратырга була монда. Рәссамнар да үз итә бу урынны.

 Яшьләр өчен уздырылган кичке уеннарга Сафия да иптәш кызлары белән килә. Тәмле туңдырма белән сыйланалар, музыка тыңлап хушланалар. Иң яраткан урыннары – күлгә караган борынгы фонтан янындагы агач эскәмия. Шунда утырып, рәсем ясаучы егет-кызларны күзәтәләр. 

 – Җәйнең кояшлы бер көнендә эскәмиябез янына какча гәүдәле, җирән чәчле егет килеп басты, – дип сөйли Сафия апа. – Үзе иңенә күн букча аскан, сул кулына мольберт кәгазьләре тоткан. Букчасын яшел чирәмгә ташлады да, алып килгән агач таяклы җайланмасын ашыкмый гына җыя башлады. Ак мольберт кәгазен шунда урнаштырып, букчасыннан чүпрәк янчыгын тартып чыгарды. Бавын чишеп, чирәмгә карандашларын, пумалаларын таратып салды... Безнең бармак күрсәтсәләр дә көлә торган яшь, ваемсыз чагыбыз. Егетне күзәтеп, шаярабыз, көләбез. Кайсыбыздыр егетнең колаклары озын булуын әйтеп куйды... Безгә бу кызык тоелды. Шырык-шырык көләбез. Рәссамнар бит алар, үзегез беләсездер, үз дөньяларында кайный торган кешеләр: җирән чәч безгә игътибар да итми, үз эшенә чумган... Мин – араларында иң чаясы: егетнең янына ук килеп бастым. Карандашы шундый төз, шундый оста сыза. Кызыксынып күзәтүемне егет тә сизде, берара башын күтәрде дә күзләремә төбәп карады бу. «Сәлам! Синең толымнарың бик матур! Чәчеңне кистермә, яме, – ди. – Телисеңме, мин синең портретыңны ясыйм. Мин үземә модель эзлим. Имтиханга кирәк ул», – ди бу. Егетнең бу сүзләрен чынга алмадым, әлбәттә. Шырык-шырык көлүебезне дәвам итәбез. Ә аңа бар ни дә, юк ни ул көлүләр. «Мин, риза! Кайчан башлыйбыз?» – дидем мин.

Салих – Чиләбедән Казанга укырга килгән татар егете булып чыкты. Ул вакытларда Казан сәнгать мәктәбенең дәрәҗәсе еракларга таралган иде. Салих танылган рәссам булырга хыяллана. 
 
Ул минем портретымны шушы эскәмиядә утырган килеш ясады. Озын толымлы чәчәләрем белән сурәтләнгән портретым әле дә өемдә тора.
 
Салих белән без шушы очрашудан аерылмадык. Биш ел буе очрашып, дуслашып йөрдек. Икебез дә иҗат кешеләре. Мин катнашкан бер генә спектакльне калдырмады ул. Укудан тыш, портретлар ясап акча эшли, шул акчасына миңа кочак-кочак чәчәк ташый иде. Без музейларга, концертларга йөрергә яраттык.

Очрашып йөрүебезгә биш ел булганда өйләнештек. Матур яшәдек без. Балаларыбыз булмады. Бала табарга үзем теләмәдем. Минем өчен карьера беренче урында иде. Салих үзе теләгәнчә танылган рәссәм булып китә алмады. Мин эшләгән театрга урнашты. Мин дә танылган артистка булып китмәдем. Яшь вакытларымда төп геройларны уйнаштыргаладым, ләкин күбрәк икенче пландагы рольләр эләгә иде.

Быел Салихымның вафатына ун ел тулды. Ул китте, мин ялгыз калдым. Хәзер бары хатирәләр белән генә яшим. Менә бу эскәмиягә мин көн саен килеп утырам. Салихым белән сөйләшәм. Тиздән монда килә алмам инде, табиблар начар авыру таптылар... 

 ...Мин бүген дә Черек күл паркыннан узганда күзләрем белән эскәмиядә утыручы, төз гәүдәле, эшләпәле Сафия апаны эзлим. Тик, кызганыч.... Сафия апаны башка күрмәдем.....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар