Логотип
Күңелеңә җыйма

Бәхетсезләр 

Казан базарларының берсе янында урнашкан бу вагоннар һәр төнне сукбайлар белән тула. Тормыш төбенә төшкәннәрне беркайчан да кочак җәеп каршы алмыйлар. Ә менә монда аларны ашаталар, төн кунып чыгар өчен урын бирәләр. Әлбәттә, бу – әти йорты түгел. Үзеңне табу, нормаль тормышка кайтыр өчен нишләргә кирәген аңларга булышучы вакытлыча яшәү урыны – Казан үзәгендә урнашкан «Кеше приюты» бу. Аның үз кануннары, үз көнкүреше. Монда һәркемнең үз фаҗигасе, үз язмышы. Һәм үзләренең тормыш кыйммәтләре дә бар. Кайберсенеке сокланырлык!..


Казан базарларының берсе янында урнашкан бу вагоннар һәр төнне сукбайлар белән тула. Тормыш төбенә төшкәннәрне беркайчан да кочак җәеп каршы алмыйлар. Ә менә монда аларны ашаталар, төн кунып чыгар өчен урын бирәләр. Әлбәттә, бу – әти йорты түгел. Үзеңне табу, нормаль тормышка кайтыр өчен нишләргә кирәген аңларга булышучы вакытлыча яшәү урыны – Казан үзәгендә урнашкан «Кеше приюты» бу. Аның үз кануннары, үз көнкүреше. Монда һәркемнең үз фаҗигасе, үз язмышы. Һәм үзләренең тормыш кыйммәтләре дә бар. Кайберсенеке сокланырлык!...


Каршымда Гена утыра. Йөзен сакал-мыек баскан. Кулында ялтыравык ташлар белән бизәлгән хатын-кызлар сәгате. Бармагында – перстень. Яшьтән үк әнисез кала ул. «Әнидән башка бала кемгә кирәк инде?» – ди. Урта һөнәри белем бирү йортын тәмамлаганнан соң, илнең төрле төбәкләрендә шабашкада эшли. Төрмәгә эләгә. Алты ел утырып чыккач, Казанга кайта. Эшкә урнаша. Хезмәт хакы алган көнне зур карбыз сатып алып трамвайга утыра. Шунда әнисе белән барган бер кечкенә кызның: «Әни, минем дә карбыз ашыйсым килә», – дигәнен ишетә. Ярты карбызын бүлеп бирер өчен Гена аларга ияреп кайта һәм шунда кала. Өч көн эчендә өйләнешеп, 30 елга якын бергә яшиләр. Әмма теге кечкенә кыз, үсеп җиткәннән соң, фатирны үзләренә калдыру нияте белән Генаның колагына кислота сала. Хастаханәгә документлар күтәреп килгән хатынына ирнең шундый ачуы чыга ки, уйлап та тормыйча имзасын куя һәм урамда кала. «Ә бит Юля кечкенә чакта мине бик ярата иде, рәсемнәр ясарга өйрәттем», – дип күз яшьләре белән елый ул. Приютка килгәч, Гөлшат аның хатыныннан бөтен документларын барып алып кайта. Гена монда беренче тапкыр пенсиясен ала. 


– Картлар йортына урнашырга теләмисезме? – дип сорыйм.
– Юк, бармыйм. Анда пенсиямне алачаклар. Ә приютта үземә бирәләр. Менә монда саклана, – дип йөрәк турына төртеп күрсәтә. – Тик менә хатын гына килеп пенсиямне сорап йөри. Күп таладың, җитәр, дим. Ул үзе дә хәзер минем кебек хәлдә. Бомж кебек капчыкларын асып урамда йөри. Юля без яшәгән фатирда үзенә офис ясаган. Карта ача... Ә мин анда шундый шәп ремонт ясаган идем. Ишекләре президент кабинетындагы кебек иде... Хатынымны күралмыйм, әмма никтер аңа тартылам... Киредән бергә яшәү турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Үзен хөрмәт иткән бер хатын да монда килми... Шуның аркасында тәмәке тарта башладым... – Ул сүзеннән туктап, миңа карап ала. – Мөмкинме тартырга?..


Үзен хөрмәт иткән хатын... Ә авыр тормыш хәлендә калсаң? Әйтик, Галяныкы кебек урамнан башка яшәр урының булмаса? Зәп-зәңгәр күзләре барысын да сөйли кебек. Кайчандыр бик нәфис булгандыр ул. Ире белән 25 ел яшәгәннәр, әмма никахларын рәсми рәвештә теркәмәгәннәр. Паспорттагы штамп кемгә кирәк дип уйлаган Галя. Ире яман шештән үлеп киткәннән соң, «Мин әтинең улы!» – дип, Калининградтан бер ир кайтып төшә. Баксаң, иренең беренче гаиләсе булган... Ә хатын бу хакта бөтенләй белмәгән. Иренең улы Галяны урамга куып чыгара да фатирны сатып кире китеп бара.

Беренче өч көнне иренең каберенә башын салып төн куна. Галя аннан соң көндез эштә, төнне подъездларда үткәрә. Эштән китәргә мәҗбүр була. Көннәрдән бер көнне йокыдан уянгач, аяклары тыңламаганын аңлый. Тора алмыйча подъездда көннәр уздыра. Тизрәк үлсәм иде, дип тели. Бәхеткә, күршеләре приютның кайнар линиясенә хәбәр итә. Аның артыннан Гөлшат килә. «Бармыйм, үз районымда үләм», – дип карыша ул. Әмма Гөлшат үгетли торгач, ризалаша. Приютка килгәч чәчен кыркалар. Шулкадәр авыр кичерә моны Галя! Җәй буе башлыгын салмый. Берни ашамый. Алай да әкренләп яшәү теләге туа башлый. Ул аякка баскан көнне бөтен приют аның өчен куана. «Сезнең өчен тормышның фаҗигасе нәрсәдә?», – дим аңа.


– Бертуган сеңлем Наташага ышандым... Әти белән әни үлгәндә миңа – 15, сеңлемә 10 яшь иде. Безнең белән урын өстендә яткан әби яшәде. Мин эшкә кердем. Сеңлемне карар өчен алны-ялны белми эшләдем. Бар тәмле ризык, матур кием аңа иде. «Ул кечкенә, ашасын», – дидем. Үзем белән эшләгән бер егет белән таныштырып, кияүгә бирдем. Алар безнең фатирда яшәде, булачак ирем белән танышкач, аңа күчтем. Сеңлемнең ире Лениногорск районыннан иде. Шунда күчәргә булдылар. Берсүзсез фатирны сатарга ризалык бирдем.

Кияүгә чыкканда Наташаның бирнәсе юк иде бит, бирнә булсын, дидем. Алар районга күченде. Ике кызлары бар. Ә минем балам булмады. Шушы хәлгә төшкәч, Наташага шалтыраттым. «Безнең урын юк», – диде. «Ярар, синең өчен мин үлдем», – дидем. Ул минутта йөрәккә пычак кадагандай булды. Сеңлем, минем Наташам... мине ташлады.... Җаным үлде минем. Монда яшәүчеләрнең барысының да җаннары үлгәндер ул. Аякка баскач, бер иргә димләгәннәр иде. Юк, дидем, чит ир кирәкми. Минем ирем бар иде, бар һәм булачак. Үзенә дә исән вакытта шулай дидем. Баш очымда түбә булсын өчен генә чит ир белән яшәмәячәкмен. Монда ялгызым этләрем-песиләрем белән яшим мин... Терелеп беткәч эшкә урнашып, берәр почмак табармын дип хыялланам. Җаным үлсә дә, үзем исән калдым бит әле...

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар