Логотип
Күңелеңә җыйма

Ә без яшь чакта...

Балаларга юк дип кистереп әйткәнче, үзебезнең яшьлекне бераз искә төшерергә кирәк тә соң. Без дә бит мулла песие генә булмадык.

Ә без яшь чакта...
Балаларга юк дип кистереп әйткәнче, үзебезнең яшьлекне бераз искә төшерергә кирәк тә соң. Без дә бит мулла песие генә булмадык. Кызым белән бер очрактан соң шул хакта уйлыйм әле. «Яшьләр болай, яшьләр тегеләй», – дип сөйләргә яратабыз инде. Әмма яшьлек бит ул. Аңа бар да килешә. Чоры бер генә. Кызыма рөхсәт биргән өчен сеңлем ачуланды. Ә мин дөрес эшләдем дип саныйм.
Кызым Элина институтта икенче курста укый. Беренче курстан бирле группадаш егете белән дуслашып йөриләр. Саф хисләр белән сугарылган яратудыр инде бу дип күзәтеп йөрим аларны. Хәтерегездәме ул хисләр: тыйнак, кыюсыз, әмма чын йөрәктән... Егете безгә килеп йөри. Матур итеп исәнләшә, саубуллаша, рәхмәтен әйтә белә. Бу да минем өчен бик мөһим.  Тәүфыйклы балага охшаган. Шулай шатланып кына йөри идем, беркөнне кызым кышкы каникулда егете белән Башкорстанга ниндидер чаңгы шуу базасына барыр өчен рөхсәт сорады. Бәлки, дуслары да барачак икән. Дуслары бармаса да, болар икесе китәргә уйлыйлар икән. Башыма суккан кебек булды. Ике бала ата-аналарсыз чыгып китсен әле. Алар бит анда үзләре генә булачак. Каннары кайнаган чак, нишләп бетмәсләр. Шуңа күрә минем җавабым кыска булды:
– Беркая да бармыйсың! Егет белән икәүдән-икәү эт олаккан җиргә чыгып китәргә башың яшь әле синең.
–    Әни! Син миңа ышанмыйсыңмыни? Без бит анда тау шуарга барабыз, – дип, кызым каршы торырга тырышты.
–    Ул егетне дә җибәрмәсләр, җибәрсәләр дә, ата-аналары синең турында нәрсә уйлар. Юк. Бу хакта башка сөйләшеп тә тормыйбыз. Онытыйк. Юкка тавыш чыгармыйк.
–    Юкка?! Әни без бу хакта ярты ел инде хыялланыбыз. Ничек барасын, билетларны белешеп куйдык. Сессияне генә тапшырасы калды, – Элинаның күз яшьләре чыкты. – Син бит инде Ранельне күптән беләсең. Яхшы егет дисең, ә үзең... Минем яшьтә кызлар кияүгә чыгып, бала тәрбияли инде, ә син мине Башкорстанга җибәрмисең.
–    Менә шул шул! Егет кеше белән икәүдән-икәү генә каядыр чыгып китәргә яшь әле син. Күз алдыңа китерәсеңме, нәрсәләр булырга мөмкинлеген? Булды. Безнең белән яшисең әле син. Шуңа күрә безнең сүздән чыкмыйсың...
Җөмләне тәмамларга  да өлгермәдем, ул сикереп торды да, ишеген бик каты итеп ябып, бүлмәсенә кереп китте.
– Элина, син нишләгәнеңне аңлыйсыңмы? Әнигә алай кыланмыйлар, – дип артыннан кычкырып калдым. «И бала, – дип уйладым. – Синең өчен тырышам, синең бәхетле киләчәгең өчен. Иртә әле сиңа мөстәкыйльлеккә чыгарга. Бер ялгыш адым, бөтен тормышың җимереләчәк».
Кухняга чыгып, кичке аш әзерли башладым, уйларым әллә кая еракка китте. Кисәк кенә үземнең дә әни янынан ишекне шапылдатып чыгып китүем, әнинең: «Барыбер беркая да җибәрмим. Уйлама да бу хакта. Синең башың яшь әле», дигән сүзләре искә төште. Ә хәзер үземнең кызым дус егете белән китәргә рөхсәт сорый...
Мине дә әни җибәрергә теләмәде бит. Элинаның әтисе Илнар белән икәүләп җәй көне Кырымга барырга уйладык. Студентларча, поездда плацкартта барып, Кырымда берәр әбинең йортында яшәп, консервлар, макароннар алып барып... Бу хакта әнигә әйткәч, өйдә тавыш чыкты. Мин бүлмәгә кереп бикләндем, әни: «Шунда утырсаң утыр, әмма мин сине беркая җибәрмим», – диде. Үземнекен эшли торган гадәтем бар иде. Әниләргә яшеренеп кенә әзерләндем дә, китәсе көнне төнлә өйдән чыгып качтым. Билгеле, хат язып калдырдым. Борчылмаска куштым. Кырымга барып җиткәч, әнигә шалтыратып әйттем. Әни кычкыра башлагач, трубканы куйдым. Өйдә кара тавыш булса да, иң рәхәт каникул булган иде ул. Иң истә калганы!
Озак ка үтми эштән Илнар кайтып керде. Кухняда берүземнең генә кайнашканны күргәч, аптырап китте. Гадәттә, кичке ашны Элина белән икәүләп, сөйләшә-сөйләшә, әзерли идек.
–    Нәрсә булды, – диде ул мине күрүгә, – Борчылуым йөземә чыккан булган, күрәсең.
–    Үпкәләп, бүлмәсендә утыра. Ранель белән тау шуарга барырга уйлаганнар. Башкортстанга! Рөхсәт итмәдем дә һәм шунда ук начар әнигә әйләндем.
–    Кызыбызның үсеп җиткәнен кабул итү бик авыр шул, әнисе, – дип килеп кочаклап алды Илнар. – Ә син безнең каникулны хәтерлисеңме?
–    Шуны исемә төшергән идем. Әти-әниләрне куркытсак та, бик рәхәт булган иде шул.
–    Әллә аларның хаталарын кабатламыйбызмы? Элина сиңа охшап, тәвәккәл. Ул да өйдән чыгып качмасын. Кызыбыз кечкенә түгел инде, нишләгәнен белә. Мин аңа ышанам.
–    Озак уйлагач, мин дә шундый фикергә килдем инде.
«Тукта әле, кызымның кереп хәлен белим», – дип, миңа күз кысып, Илнар Элина бүлмәсенә таба китте.
Кичке аш әзерләнеп беткәч, ашарга чакырдым. Элина белән әтисе бүлмәдән елмаешып чыктылар.
– Ах, әни, ә үзең мине ачуланган буласың, – дип, шаярып, бармак янады миңа Элина. –  Чынлап та шулай чыгып качтыңмы? Мин булдыра алмас идем...
– Әйе, кызым, әниләрнең хатасын кабатламыйк дип сөйләштек әтиең белән. Без риза, әмма акылың белән йөр, һәрвакыт элемтәдә бул.
– Сез иң әйбәт әти белән әни, – дип, кызым безне кочаклап алды. Өстемнән тау төшкәндәй булды. Кызыбызга ышаныч булгач, үзебезгә дә рәхәт икән бит дип уйладым. Бу хакта сеңлемә сөйләгән идем, ул мине әрләп атты. «Бар нәрсәне рөхсәт итеп  Элинаны бозып бетерәсез. Ул болай да ялгызы гына үсә. Аннан соң ничек тәртәгә кертерсез», – ди.  Ә мин үз яшьлегемне исемә төшергәч, балага ышанырга кирәк дип саныйм. Бездән туган, безнең тәрбияне алган  балалар  бөтенләй ук башсыз булмас дип өметләнәм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар