Логотип
Күңелеңә җыйма

Байлык бәхет алып килми

Балалар әниләрен җирдән торгыздылар да, чайкалып баручы хатынны ике яктан кочаклап, биш катлы иске йортлар янына юнәлделәр...

Август азагының яңгырлы бер көнендә шәhәр үзәгендә урнашкан ресторанга Луиза ханым белән очрашуга килдем. Ул – танылган эшмәкәр. Ире дә бик дәрәҗәле кеше, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бу гаилә ябык тормыш рәвеше алып бара, аралашкан даирәләре дә чикле, үзләре турында ачылып сөйләмиләр. Луиза ханым белән әңгәмә кору мөмкинлеге чыгу минем өчен бәхет кошы тоту белән бер иде. Очрашуга бик нык әзерләнеп, сорауларымны блокнотыма язып килдем. Киемемне дә алдан уйладым: эшлекле костюмымны кидем. Луиза ханым телевизорлардан бик җитди күренсә дә, тормышта бик гади кеше булып чыкты. Ул мине күргәч, «О, Фәгыйлә, хәерле көннәр!» – дип кочаклап ук алды. «Дөнья артыннан куып, гомерләр үткәнен дә сизмибез, кая чабабыз?» – дип зарланып алды ул.
Ресторанга кергәч, безне, төче елмаеп, директор үзе каршы алды. «Луиза Галиевна, сезгә Вип-залда махсус өстәл әзерләдек», – диде ул. Авыр имән ишекләрне ачып, йомшак кәнәфиләр куелган махсус залга үттек. Өстәл тулы затлы ризыкларны күреп, күзләр маңгайга менсә дә, гәҗәпләнүемне сиздермәскә торыштым. Йөземә Вип-персоналларга хас җитдилек чыгарып, горур кыяфәттә йомшак ак кәнәфигә килеп утырдым. Эштән туры килеп кергәнгә, өстәлгә куелган кара уылдык, диңгез балыкларын күреп, авызыма сулар килде. Заказ бирүебезне көтеп, альяпкыч япкан яшь официант егет яныбызга килеп басты. Шуның хәтле дәрәҗәле кеше янында авыл токмачын сорап булмый бит инде. Үзем дә аңламаган исем язылган ризыкларга бармак төртеп күрсәттем. Тамак шактый ачса да, ипләп кенә, аристократларча уң кулга пычак, сул кулга чәнечке тотып, чемченеп кенә затлы ризыкларны авыз итә башладык.
Луиза ханым сөйләде дә сөйләде. Балачагын да, гомер юлын да, бизнес хәлләрен дә... Мин аны бүлдермәдем, җаен туры китереп кенә сораулар бирдем. Ике сәгать вакыт 10 минут шикелле узды да китте.
Әңгәмәбез төгәлләнгәч, урамга чыктык. Август ахыры булса да, көн җылы, әле генә яңгыр явып үткән. Безне күреп, Луиза ханымның шәхси шоферы ак төстәге джибын кабызды. Саубуллашып саубуллашыр вакыт җитте. Шулчак Луиза ханым ике кулын як-якка җәеп, күкрәген тутырып тын алды да: «Аһ, нинди матур кич, әллә паркта бер 15 минут йөреп киләбезме?» – дип тәкъдим ясады. Шатланып ризалаштым. Луиза ханымнан шундый якты энергия бөркелә, аның белән аралашу шулкадәр рәхәт иде.
Без әкрен генә тротуардан атладык. Кемнәрдер Луиза ханымны танып, елмаеп исәнләшеп киттеләр.
Алдан уйланса да болай килеп чыкмас иде. Шулай сөйләшә-сөйләшә барганда кәефне бозган күренешкә тап булдык. Эскәмия каршында асфальтта дөм исерек хатын аунап ята. Янында 12 яшьләрдәге малай hәм 8 яшьләрдәге кыз бөтерелә. Малай әнисен җирдән торгызып маташа, сеңлесе ярдәм итмәкче. «Әнием, алтыным, тор инде, туңасың бит», – дип, малай әнисен кулыннан тарта. «Әнием, туфлиеңне ки, туфлиең төшкән бит... – кызы, әнисенең аягын сак кына күтәреп туфлиен кидерде. – Әнием, хәзер өйгә кайтабыз, кайнар чәй эчәрсең дә йокларсың...»
Балалар әниләрен җирдән торгыздылар да, чайкалып баручы хатынны ике яктан кочаклап, биш катлы йортлар янына юнәлделәр.
Луиза ханым бу күренешне алтын читле күзлеген бер киеп, бер салып күзәтеп торды. Аның күзләрендә яшь иде.
«Беләсеңме, мин бу анадан көнләшәм», – диде ул. Бу сүзләр бернинди логикага сыймый иде, мин аптырап Луиза ханымга карадым. Шаяртамы, чынлап сөйлиме? Ничек инде тормышы белән бар кешегә дә үрнәк булган затлы ханым түбән тәгәрәгән исерек хатыннан көнләшә ала?
«Дөресрәге, мин бу балаларның әниләренә карата җылы мәнәсәбәтенә көнләшәм. Ничек итеп «әнием» дип өзелеп торалар, нинди олы мәхәббәт белән карый алар! Иманым камил, хәзер әниләренә кайнар аш та ашатачаклар, чәй дә эчерәчәкләр, җылы юрган ябып йоклатачаклар да...»
Луиза ханым эскәмиягә килеп утырды. «Минем дә бит ике балам. Башларыннан сыйпап үстердек. Икесе дә элитный мәктәптә укыдылар, кеше кимәгәнне киделәр, кеше ашамаганны ашадылар. Чит илдә ялдан кайтып кермәделәр. Хәзер икесенең дә Мәскәүдә фатирлары бар. Ләкин икесе дә эгоист. «Әнием, әтием, рәхмәт сезгә», – дигән сүз ишеткән булмады. Бар белгәннәре «теге кирәк тә, бу кирәк»... Балаларга байлык түгел, тәүфыйкъ сорарга кирәк икән шул...»
Луиза ханым кулъяулыгын алып яшьле күзләрен сөртте. Мин аны юатырга бер сүз дә таба алмадым.
Бу очрашудан соң шактый вакыт узса да, бу хакта еш уйланам. «Байлык бәхет алып килми», – дип, юкка гына әйтмиләр икән халыкта...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Мин ускэндэ эти эчэ Иде. Хэр конне ойдэ тавыш гауга иде. Гел кешедэ кунып йордек. Алкаш баоалары, дип бармак тертеп курсэтэлэр иде. Аллага шокер, менэ дигэн кеше булдык! Рэхмэт авторга!

    Хәзер укыйлар