Логотип
Күңелеңә җыйма

Бай туганыбыз туенда кадерсез кунаклар булдык

Татар халкы бик акыллы халык бит ул. «Туганың хәерче булса – бирә алмый, бай булса – күрә алмый»,– диләр.

Татар халкы бик акыллы халык бит ул. «Туганың хәерче булса – бирә алмый, бай булса – күрә алмый»,– диләр.  Бәлки бу әйтем башкачарак яңгырыйдыр. Ләкин мәгънәсе бер, әгәр гаиләдә берең ярлы, икенчең бай икән, бу тормыш иткәндә бик сизелә.

Без гаиләдә ике кыз үстек. Икебезнең дә язмышы ике төрле булды. Мин авылда калдым. Апам шәһәргә китеп төпләнде. Югары белем алды, бик бай егеткә кияүгә чыкты.  Хәзерге көндә ире белән уртак бизнеслары бар, кибетләр тоталар, бик бай тормышта яшиләр. Апам кечкенәдән үк үз-үзен ярата иде. Ул һәрвакыт үзен беренче урынга куйды. Һәрнәрсә дә аныңча гына булырга тиеш иде. Гаиләдә Коръән ашлары уздырганда да акыл өйрәтергә яратты: «Тегеләй итмәгез, болай итегез», – дип башны катыра иде. Каршы дәшсәң үпкәли, бер атна сөйләшми йөри иде.

Холкын белгәнгә күрә, гел юл куеп килдек. Әни дә аны артык узындыра иде. Матур күлмәкләр, бизәнү әйберләре алырга акча бирә иде. Ә мин тумыштан басынкы, оялчан булып үстем. Матур кием киясем килсә дә, әти-әнине борчырга уңайсызлана идем. Әти гомер буе каравылчы булып эшләде, әни – колхозчы. Акчаларын санап кына тоталар иде. «Сорамаган балага имезлек каптырмыйлар», диләр бит. Мин ападан калган киемнәрне киеп үстем. Шулай да тормыштан зарланмадым, бар булганнына шөкер итеп яшәргә өйрәндем.

Мин хәзер дә туганар өчен өзелеп торам. Кунакка кайткан очракта да алар каршында биеп йөрим. Мунчасын ягам, ашын әзерлим. Ләкин ничек кенә ярарга тырышмыйм, апам каршында авторитетым күтәрелмәде. Ярты ел элек кызларын кияүгә бирделәр. Бик зур ресторанда мәҗлес ясадылар. Без дә чакыру алдык. Туйга каклаган казлар, бавырсаклар  күтәреп бардык. Ресторанга килгәч, безне залның читенә, ишек янындагы өстәлгә утырттылар. Түр өстәлләрдә кукыраеп кәттә киенгән затлы ханымнар, ирләр утырды. Мин моңа бик хурландым... Иң якын туганыңның гаиләсе түрдә булырга тиеш иде бит югыйсә. Без авыл кешеләре булгач, үзләренең министр танышлары каршында оялганнардыр инде.

Туй бик матур узды. Өстәлләр бик затлы сыйлар белән тулган иде. Кара икра, кызыл икра, кайбер ризыкларны үз гомеремдә беренче күрдем. Мин элек телевизордан гына күргән артистлар җырлады. Тамаданың да бик затлысын чакырганнар. Ләкин ни кызганыч, күпме кеше тост әйтте, безгә котлау өчен сүз дә бирмәделәр!

Алып килгән конвертыбызны коробкага салып кайтып киттек. Ирем, авыл кешесе булса да, бик «гордый». Бу хәлдән соң бик нык гарьләнде. «Апаңның исемен минем алда телгә аласы булма», – ди. Апамнар әле яңарак кына Казан янында зур йорт салып керделәр. Коръән ашы уздырганнар, Казанның дәрәҗәле мулласы килеп дога укып киткән. Шунда бердәнбер сеңлесен кунакка чакырырга була бит?! Хәзер уйлыйм – укыткан догасы кабул булыр микән соң? Әле кичә генә шул мулла телевизордан: «Туганнарыгызның кадерен белегез», – дип, вәгазь cөйләп торды, елый-елый тыңладым. Үз туганымның шундый булуына бик гарьләнәм. Минем хәлдә булучылар бар микән, киңәшләрегезне бирсәгез иде.

 Авыл апасының әлеге зарын, командировкага баргач, Фәгыйлә ШАКИРОВА язып алды. 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алай бик сикеренергэ Ярамы й исэн лек кирэк урыс эйтмешли брат братнын коту коткэненэ рад байлык бетэр туганыннын кадерен бел

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бар шул ундый туганнар , нишлисен инде башты кутарми гена яши бирабез

      • аватар Без имени

        0

        0

        Я ,Раббым..Кая бара бу донья...Бик кызганыч мондый хэллэрнен булуы...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Заманасы шундый,ипташем 6 бала гаилада ускеннар,бер берсе белен йорешмилар,ваатсаптан салам жибарешеп яшилер Чаллыда.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Менэ шул узлэре биеп йоргэнгэ курэ шундый булганда инде апагыз. Улэм инде, холкы шундый дигэнгэ, кемдэ юк ул холык. Ботонесе уз коен койлэтэ башласа нэрсэ була ул. Бу доньяда без бертигез. Мин андый кешене юри котыртам, алайса Аллах тагалэгэ чутлап йорилэр узлэрен.

            Хәзер укыйлар