Яратмыйм дип уйлап яшәде бит ул... Инде менә китеп бара, ә аңа бер тапкыр да яратам дип әйтмәде. Яратмаган кешегә әйтә торган сүз түгел, ә яратканым ятларда дип уйлап яшәде... Их!..
Гөлсара белә иде яратмаганын. Әбүзәренә чат ябышкан җанының һәр күзәнәге тойды аны. Кабул итте һәм тыныч кына яшәде. Бәлки тыштан гына шулай тоелгандыр... Әбүзәр инде өченче көн урын өстендә. Кисәк кенә хәлсезләнде. Карчык куркуга калды. Аерылышу сәгатьләре җитте дә микәнни?! Гомер сизелми дә үтеп киткән... Йөрәге куркып типте. Әбүзәрсез калырмы инде? Ул бит ансыз тормышын күз алдына да китерә алмый. Җир йөзендәге иң якын кешесе бит ул. Кем әйтте, хисләр вакыт узуга сүнә дип? Юк, һич, юк. Бетми ул хисләр. Моны әйткән кешеләр ялгыша. Хисләр чын булса, гомер буе сүнми ул. Хәзер дә иренең тавышын ишетүгә күңеле кытыкланып куя. Нәкъ яшь чактагыча. Шундый якын, рәхәт тавыш бит ул. Алтмыш ел узган... Шул гомер яшәп ничек ирең иң якынга әверелмәсен ди инде? Ул Әбүзәрен үзенең ярты җаны итеп тоя. Яши-яши бер-береңә үрелеп, ябышып бетәсең икән. Аны ничек берүзен генә ахирәткә җибәрер? Ул монда ялгызы ничек калыр? Ә нигә калырга? Нигә ансыз яшәргә? Әбүзәрсез тормыш юк бит инде ул. Гөлсара карчык аш бүлмәсендә картына тавык шулпасы пешерә-пешерә әнә шуларны уйлады.
– Гөлсара, Гөлсара! – Карчык картының әкрен генә чыккан хәлсез тавышын шундук ишетте.
– Хәзер, хәзер, карткаем.
Карчык кулларын тастымалга сөртә-сөртә алгы бүлмәгә Әбүзәре янына ашыкты.
– Уяндыңмы? Чәй эчәсең киләме? Җимеш пешереп куйган идем, чәй ясап алып килимме? Бәлки, коймак ашыйсың киләдер? Минем коймакларны бик ярата идең бит. Әйдә, пешерим карткаем. Өченче көн авызыңа берни алмыйсың бит инде.
– Гөлсара, – карт нигәдер карчыгын күзләре белән түшәмнән эзләде. – Гөлсара...
– Әү, әү, мин монда карткаем, – Гөлсара элек көрәк хәтле булган, хәзер инде кечерәеп җыерчыкланып беткән картының кулын учына алды. Үзенеке дә инде кызлар кулы түгел. Кечерәеп, җыерчыкланып беткән. Картлык яшәртми шул...
– Гөлсара, гафу ит... Гафу ит мине, Гөлсара...
– И, булмаганны, әллә ниләр сөйләмә әле, картым. Нинди гафу үтенү инде ул...
– Яратмыйм дип яшәдем бит мин сине, Гөлсара, – картның тавышы бик әкрен чыкты. – Яратмадым дип уйладым... гафу ит... җүләр булганмын инде... Киредән кайтарырга иде барысын да, бөтенләй башкача яшәгән булыр идем, Гөлсара.
– Ярар инде, картым. Яратмадым дигән була. Яраттың, яраттың... Үзеңчә яраттың син мине. Яратмаган булсаң, рәзве алтмыш ел бергә яшәр идек?!.
– Гөлсара, балалар... балалар кайтамы?
– Кайталар, кайталар, картым. Бүген иртән өчесе дә шалтыратты. Исән-сау кайтып җитсеннәр генә. Балалар кайткач хәлең дә яхшырып китәр, Аллаһы боерса. Хәзер шулпа да әзер була. Шулпа эчкәч тә көч кереп китә ул.
– Берни дә кирәкми, Гөлсара, – дип пышылдады карт. – Син минем янымда гына утырып тор әле. Гафу ит мине, Гөлсара...
– Картым, син үзең гафу ит мине. Яшь чакта сиңа имән яфрагы кебек ябышмаган булсам, бәлки, синең тормышың да башкача булыр иде. Шулай да начар яшәмәдек бит, картым. Менә дигән балалар үстердек. Нинди үкенеч булсын...
– Юк, Гөлсара, – карт әкрен генә баш чайкыйсы итте. – Үкенмим... үкенмим…
Картның күз кырыеннан яшь бөртеге тәгәрәп чыкты да җыерчыклар арасына кереп югалды.
Кичкә балалар кайтып төште. Әтиләре белән күрешеп алгач, өстәл тирәләп утырдылар. Балалар да картаеп килә инде дип уйлады карчык, олы улының ап-ак булган чәчләренә карап.
– Чәчләрең агарган инде, улым.
– Ничек агармасын инде, әни. Күптән бабай булдым бит.
– И, үткән гомер, – дип, Гөлсара сервантына таба карады. Аның пыяла тәрәзәсендә оныклары төшкән фотолар саклана. – Әнә, Ләйлә, әле генә бәләкәй иде. Хәзер үзе ике бала үстерә шул. Күңел шуңа һаман ышанып бетми.
– Әни, менә сез бер дә картаймыйсыз кебек, – диде Индус елмаеп. – Әти генә аптыратты әле. Бер дә бирешә торганга охшамаган иде. Соңгы кайтканда бергәләп балыкка төшкән идек. Картаймагыз, яшәгез әле сез, әни. Сез булганда без бала булып яшибез. Туган йортка кайткач кына нигәдер шукланасы килә башлый, әйеме, Марат?
– Абый, балык дигәннән, әйдә, балыкка барабыз кичен, – ул әнисенә карады. – Әни ярыймы?
– Ярый, ничек ярамасын инде, балалар. Шәһәр тузанын коеп кайтыгыз безнең су буйларында.
– Әти, – дип, әтисе янына торып китте Марат. Абыйсыннан дүрт яшькә генә кече булса да, бик яшь күренә әле. Гәүдәсе дә яшьләрчә, җиңел йөри. – Әти, әйдә, тизрәк терел, синең белән күңелле балык тотарга.
Карт хәлсез генә елмайды.
– Балалар, рәхмәт, кайттыгыз. Күрдем, күңелем булды. Балыклар тота алмам инде... Әниегез янына кайтып йөрегез. Нигезне дә, су буйларын да онытмагыз... Кызым, син дә мондамы?
– Мин монда, әти, – Нәзифә нәкъ әнисе. Шундый ук кечкенә, саргылт чәчле. Һәрвакыт тыйнак кына елмая.
– Балалар... улларым... кызым... гафу итегез мине...
– Әти, син нәрсә инде?
– Әтием, алай дип әйтмә инде, нәрсәгә гафу үтенәсең. Син иң әйбәт әти, – дип, Нәзифә әтисен килеп кочаклап ук алды.
– Гафу итегез, балалар, – дип пышылдады карт. – Мин сезгә яратуымны, җылымны бирә алмадым. Их...
– Юкны сөйләмә инде, әти, – диде Индус, сиздермәскә тырышып кына күзен сөртеп. – Әни белән безне тәрбияләп үстердегез. Кеше булдык менә. Сезгә рәхмәтле генә без. Монда сөйләнеп утырып сине алҗытып та бетергәнбездер, өй-кураларны карап керик әле энекәш белән. Сеңелкәш белән әни тәмле итеп бәлеш пешерерләр. Кичен өстәлне түгәрәкләп утырырбыз әле, яме, әти.
Карт елмаеп куйды. Бу вакытта ул балалары белән горурлана иде. Әйе, озак гомер яшәде ул. Туксанның өске ягына теләсә кем чыга да алмый. Ул яктан бәхетле булды. Ул, гомумән, бик бәхетле яшәгән икән. Менә үлем якадан килеп тоткач кына аңлады... Ә гомере буе яратмаган кеше белән яшәгәне өчен үз-үзен сүкте. Яраткан кешесенең янына барырга кыймады. Аның тәрәзәсе буенда күпме кичләр уздырды. Каршы якта үсеп утырган каен агачына килә дә сөелеп көтә. Кыз чыгар да аңа таба йөгерер кебек иде. Барып капка кагарга да, кичке уенда биергә чакырырга да кыймады шул. Оялдымы, артык горур идеме... Клубта үткән вечерларда, югыйсә, күзләр очраша иде. Шул вакытта йөрәкләр дөп-дөп килеп тибә иде... Ә кыюлар озак тормый табылды. Аның яраткан кызын биергә дә чакырдылар, озата да кайттылар, кияүгә дә алдылар. Туйга Әбүзәр дә килде. Яшь кәләш мәҗлес буе аннан күзен алмады, ә ул алдында торган рюмканы бушатып кына торды. Йөрәк ярсуын шулай басарга теләде...
Беренче мәхәббәтен югалтты Әбүзәр. Әмма ул йөрәктән китмәде. Гомер буе шунда булды. Хәтта Гөлсараны кертергә теләмәде. Ә Гөлсара күзләрен зур ачып, аның авызына гына карап торды. Шуңа өйләнде дә инде ул аңа. Әбүзәрнең кем өчен көйгәнен дә белә иде кыз, ә кияүгә чыгарга риза булды. Салкын булды хатынына карата Әбүзәр. Бервакытта да урамнан култыклашып узганнары булмады. Сабантуйларда да аеры-чөере йөрде Әбүзәр. Авылга килгән артистларның концертын карарга клубка барганда да хатыныннан алдарак атлады, ә Гөлсара арттан иярде. Туй, бәйрәм ише мәҗлесләрдә берәр тапкыр хатынын биергә чакырганы булды микән аның... Боз иде ул Гөлсарага карата, балалар үсеп таралгач кына Гөлсарасыз яши алмаганын, дөньяда бары ул гына кирәклеген аңлады. Ә хатыны бит аны бик яратты. Ул да үзенчә, бәлки, яраткандыр, әмма аның өчен ярату теге каен төбендә кичергән хисләр кебек өтеп алырга тиеш иде. Хатынны ярату башка икән ул: тыныч кына, кыйммәтен белеп кенә. Кыйммәтнең хакы еллар узган саен, тагын да арта икән. Ул хатынын яратканын утыз ел бергә яшәгәч кенә аңлады. Әмма ул чакта да хисләрен күрсәтергә ашыкмады. Коры булды. Балаларын да алдына утырып сөеп утырмады. Ә менә һәрвакыт якларга тырышты. Яратуын шулай күрсәтергә теләде микән?..
Алгы яктан тагын хәлсез тавыш ишетелде.
– Гөлсара... Гөлсара...
– Мин монда, картым, – дип йөгереп килде Гөлсара карчык. – Нәрсә алып килим? Тавык шулпасы хәл кертеп җибәрдеме бераз? Ятып та алҗыгансыңдыр инде. Әйдә, бераз мендәреңне күтәреп куйыйм да, шуңа терәлебрәк утыр.
– Юк, Гөлсара, кирәкми. Яткан урыным бик әйбәт. Минем янымда утырып кына тор. Янымда гына бул. – Карт хәлсез бармаклары белән кармаланырга тотынды. Гөлсара шундук Әбүзәрнең кулын тотты. Бармак очлары салкынча иде. – Гөлсара, мин китәм инде. Әҗәл килеп җиткәндә янымда бул, яме.
– Юкны сөйләмә әле, картым. Тиздән бәлеш пешеп чыга. Улларың нәрсә диде сиңа? – Карчык шулай дисә дә, җыерчыклар белән тулы күз тирәсеннән яше агып чыкты. Вакыты җитә…
– Китәргә вакыт миңа, Гөлсара. Гафу ит мине, яме. Мин... сине... яратам Гөлсара... Өлгердем... – Карт җиңел сулап куйгандай булды. – Мине яратмагандыр дип уйлама, гомерем буе яратканмын икән. Тик моны соң аңладым. Анда да хисләремне күрсәтмәдем. Җүләр булганмын... Гафу ит мине...
– Әбүзәр... картым.... – Гөлсара авызын каплап әкрен генә әйтсә дә, аның җан тавышы, гүя бар җиһанны тутырды. – Ташлама мине, картым...
Әбүзәрне озатуын төштә кебек кенә үткәрде Гөлсара. Балалары барысын да оештырды. Карчык догаларын укып Әбүзәре янында гына утырды. «Озак тормам, мин дә озак тормам...» – дип, ишетелер-ишетелмәс итеп кенә кабатлады да кабатлады.
Һәм Әбүзәрнең өчесен уздыруга, урын өстенә ятты.
– Балалар, җаегыз булса китеп тормагыз. Кабат мәшәкатьләнеп кайтып йөрисегез булыр. Мин сезне озак тотмам... Әтиегез белән бик акыллы балалар тәрбияләп үстердек дип шатланып китәм. Бергә булыгыз. Сез бергә булганда, ахирәттә әтиегез белән җаныбыз тыныч булыр.
– Әни, юк, юк, син тереләсең, мин сине үземә алып китәм, – дип елый башлады кызы.
– Юк, кызым, беркая да бармыйм. Мине әтиегез көтә. Ансыз бу якты дөньяның яме юк миңа. Аның янына китәм. Сездән риза-бәхил булып китәбез балалар. Безне догагыздан ташламагыз...
Икенче көнне Гөлсара карчык мәңгелеккә күзләрен йомды. Ә иреннәрендә сизелер-сизелмәс кенә елмаю чагылды. Ул шат иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк