Логотип
Күңелеңә җыйма

«Бала яратмыйм»

Тормышта планнар гына түгел, уйлар да, хәтта карашлар да үзгәрә икән. Безгә бала кирәкми, үзебез өчен генә яшәячәкбез дип өйләнештеләр алар. Дөресрәге, Азалия шулай уйлаган иде...

 

Авыр көн булды. Инсаф сеңлесен җирләде. Бер анадан туган булсалар да, әллә икесе ике әтидән булганга бөтенләй охшамаган иде алар. Инсаф кечкенәдән төпле бала булды, укуны яратты, тормышта максатлары бар иде. Ә Люция бәйрәмнәр яратты, укуга да әллә ни мөкиббән китмәде, койрык болгап кына яшәргә теләде. Начар компаниягә эләгеп кыек юлга кереп китте. Әнисе күпме йолып алырга тырышса да, аны хәмердән аера алмады. Әниләре дә үлеп киткәч, туганнар бөтенләй аралашмый яшәделәр. Аралары да ерак, кызыксынулары да төрле. Әмма туган туган инде ул, сеңлесен күмәргә кайтканда Инсаф балачакларын искә алды. Нинди матур иде бит аның сеңлесе! Кайда ялгышты?!. 

Мәрхүмнең җәсәден моргтан алып, соңгы юлга озату эшләре көне буена сузылды. Азалия дә иренә ничек тә ярдәм итәргә тырышып йөрде. Иренең сеңлесе турында белә иде ул, әмма өч ел дәвамында күрешергә туры килмәде. Зираттан кайткач, барлык җыелган күрше-күлән, туган-тумача сораулы карашын Инсафка төбәде. Нишлибез? Люциянең җиде яшьлек улы ятим калды. Малай яралы җәнлек кебек күзләрен тутырып карап утыра. Ул әле башына төшкән кайгының никадәр авыр икәнен аңлап та бетерми кебек. Инсаф малайны жәлләп куйды. Аның абыйсыннан да якын кешесе юк бу дөньяда. 
Ир хатынына карады. Күренеп тора: уйлана. Азалия барысын да аңлый, әмма ул беркайчан да балалар яратмады. Кечкенәдән килгән яратмау бу. Инсафка никахка кадәр үк шартын әйтте. Инсаф ул чакта ярар, ярар дигән иде. 20 яшьлек кыз нәрсә уйламас, дип, бәлки, җитдигә дә алмагандыр. Әмма Азалиянең карары нык иде. Менә 3 ел бергә яшиләр, бер тапкыр да бала турында сөйләшкәннәре юк иде. Ә бүген... Әлбәттә, малайны балалар йортына бир дип әйтергә батырчылыr итмәде. Шул ук вакытта белә иде: ул бу баланы беркайчан да яратмаячак. 


Азатны үзләренә алдылар. Акыллы гына, тыныч малай. Азалия үзе өчен хәл итеп куйды: иркәләү-кочаклаулар булмаячак. Аны ашатып, юындырып, дәресләрен карау авыр булмас, ә менә җан җылысы бирү авыр булыр. Инде малай ничә көн аларда яшәсә дә, Азалиядә аны кочаклау теләге тумады. Әле һаман да барысын да аңлап бетерә алмаган Азатка да әйтеп куйды: «Балалар йортына китәсең килмәсә, үзеңне яхшы тот!» Малай яшенә күрә җитди иде. Бик тиз төшенде. Тыныч кына йөри бирде, әллә нинди сораулар биреп тә җәфаламады. Күбрәк дәресе белән кайнашты. Яңа мәктәпкә кереп китүе авыр иде әле аңа. 


Назлаулар булмаса да, кайгыртырга кирәк. Малайның үз бүлмәсе булырга тиеш. Моны Азалия иренә дә әйтте. «Ничек әйтәсең, шулай булыр», – дип кенә килеште ире. Өч бүлмәле фатирларының бер бүлмәсен Азат өчен ясарга карар кылды Азалия. Кер киптерә, үтүкли торган бүлмәгә ремонт ясарга кирәк иде. Малай башы белән алсу обойлы бүлмәдә яшәмәс бит инде Азат. Азалия ремонт ясарга планлаштыра башлады. Ярата иде ул бу эшне. Һич тә бала яратудан түгел. Ул бит инде бөтенләй таш бәгырь түгел: Азатны утыртып алып барып бергәләп обойлар сайладылар. Бүлмәсе үзенә ошасын. Калганын баладан сорап тормады Азалия. Кибеттән кибеткә йөреп, карават, өстәл, шкафлар җыйды. Малай кешегә кирәк дип, «швед дивары»на кадәр сатып алды. 
 Матур гына бүлмә килеп чыкты. Азатка бик ошады. «Эх, әни дә күрсә иде бу бүлмәмне», дип уйлады бала ул чакта. Менә Азалия апасы аны яратсын иде дә, үзе бик яхшы апа бит югыйсә. Азат йокларга яткач гел бу хакта уйлады. Әмма бервакытта да олыларга сөйләмәде. Алар янында озак булырга да тырышмады, үз бүлмәсендә кайнашты. Һәрнәрсәнең кадерен белә торган, кечкенә генә шатлыкны зур итеп кабул иткән бала иде Азат. Әкренләп бергәләп театрларга, зоопарк, циркларга йөри башладылар. Малайны яратудан түгел, әлбәттә, Азалия баланың балачагы булырга тиеш дип санады. Нинди балачак инде ул циркка бару булмаса! Ә анда баргач, Азатның куануын күреп, Азалия үзе дә шатлана башлады. Малайны сөендерү рәхәт иде аңа. Шул чакларда читтән генә аны күзәтергә яратты. 


Җәен аларның диңгезгә барыр вакытлары җитте. Ел саен ике атнага ялга йөриләр иде. Бары икәү генә! Азалия алдан ук апасы белән сөйләшеп куйды. Азат аларда калып торачак. Көне-төне диңгезгә юллама эзләде. Иң яхшы кунакханәдә ял итәчәк алар, диңгездә коеначаклар. Әмма шулар турында хыялланганда уена гел Азат килеп керде. 


Юк, Азат та диңгезне күрергә тиеш. Ул планнарын бик тиз үзгәртте. Юлламаны алгач кына иренә Азатның да барасын әйтте. Ир эчтән шатланса да, шатлануын сиздермәде. Азалиядә яңа хисләр бөреләнгәнен күрсәтеп куркытырга теләмәде. Хатынында булган үзгәрешләр ошый иде Инсафка. 
Диңгездә рәхәтләнеп ял иттеләр. Нәкъ гаилә булып. Тик Азалия барыбер чикләр саклады. Малайга артык якын килмәде. Кайгыртып, Азатка рәхәт булсын өчен генә барысын да эшләде. 


Диңгездән алар өчесе дә үзгәреп кайтты кебек. Гаиләдә ниндидер бер җылылык барлыкка килдеме, әллә ниндидер бер могҗиза көтү идеме бу?! Могҗиза булды. Азалия үзенең авырлы икәнен аңлап алды. Хатын шок хәленә килде. Ул һич көтмәгән иде. Өч ел буе мондый проблеманың килеп чыкканы да булмады. Азалия нишләргә дә белмәде. Иренә әйтеп торыргамы, үзенә генә хәл итәргәме?! Дөресен генә әйткәндә, Инсафка бу хакта әйтергә дә курыкты. Күрә бит: Азат белән дөньясын онытып уйнап ала, үзе белән футболга да йөртә. Димәк, аңа бала белән рәхәт. Әгәр бала тап дисә? Азалия өйдә бер бала булуны түзә әле. Бу инде зур җиңү. Әмма тагын бер бала – һич юк. Гомерен балаларга багышламаячак ул. Азат та үскәч алардан китеп барыр. Ул карарны үзе генә хәл итте. Абортка барачак! Инсафка әйтеп тә тормаячак. 


Табибка барып күренде. Бары бер көн, аннан соң барысы да онытылачак дип уйлады ул. Билгеләнгән көнгә клиникага килде. Табибны көтеп утырганда телефоны шалтырады. «Сезне мәктәптән борчыйлар. Азатның бик каты эче авырта. Сукыр эчәгесе түгел микән? Без ашыгыч ярдәм хезмәте чакырыйкмы?» – диде шәфкать туташы.


Азалия табибка әйтеп тормыйча да чыгып йөгерде. Йөрәге дөп-дөп типте. Мәктәпкә кергәндә күзе аягына төште: бахиласын да салырга оныткан икән бит. Азат шәфкать туташы бүлмәсендә кушеткада утыра иде. Сыгылып төшеп эчен тоткан. Азалияне күрүгә йөзе ап-ак булган Азат елап җибәрде. 
– Азалия апа, китмә, яме. Мин бик куркам, – малай Азалиянең кулына ябышты. – Бүген генә минем әни бул әле. Бүген генә бул, янымда утыр, мин башка беркайчан да әни булуыңны сорамам. Мин бик куркам…


Азалия үзе дә сизмәстән малайны кочаклап алды. Аның елавыннан куркып калды. Азатның елавын беренче һәм соңгы тапкыр әнисен күмгәндә күргән иде. Шуннан соң бер дә елаганы булмады микән? Азалиягә генә күрсәтмәде микән? Бала еларга мөмкин дип Азалиянең уйлаганы да булмаган...
– Курыкма, балам. Әз генә сабыр ит. Хәзер табиблар килеп җитәр. Барысы да яхшы булыр. Мин беркая да китмим. Яныңда булам. Курыкма гына, яме. 
Азалия малайны башыннан сыпыра-сыпыра сөйләде дә сөйләде. Бу вакытта аның үзенә дә куркыныч иде, күзләреннән яшь акты. Барысы да яхшы гына булсын. Азатны югалтасы килми иде аның.


Ашыгыч ярдәм машинасына Азалия дә утырып китте. Хастаханәдә дә бер минутка да ялгызын калдырмады. Операциягә кертеп җибәргәнче малайның кулыннан җибәрмәде. Аннан соң озакка сузылган минутлар. Бик озак ясадылар кебек операцияне. Инсаф килеп җитүгә иренең күкрәгенә капланып елап җибәрде. 


Баласыз яшәргә теләү нинди ахмаклык икән бит! Юк, ул баласын төшертмәячәк. Табачак! 
Ул көннәрдән күп еллар узды. Азалия инде 18 яшьлек җиткән егет һәм 11 яшьлек үсмер әнисе. Бу елларда аннан да бәхетлерәк әни булды микән?! Ике ягыңнан ике балаң әни дип торсын, сиңа ягымлы, ярату тулы күзләрен көн саен төбәп торсын әле. Менә нинди бәхеттән ваз кичәргә теләгән бит ул яшьлеге белән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар