Логотип
Күңелеңә җыйма

Айгөл+Линар тарихының соңгы бүлеге

Һәр китап, һәр кино, һәрбер сериал кайчандыр бер төгәлләнә... Менә безнең #айгульлинар сериалы да 3 көн эчендә ничек тиз башланган булса, шулай тиз өзелде дә, бөтенләй көтмәгәндә, фаҗигале килеш...

Һәр китап, һәр кино, һәрбер сериал кайчандыр бер төгәлләнә... Менә безнең #айгульлинар сериалы да 3 көн эчендә ничек тиз башланган булса, шулай тиз өзелде дә, бөтенләй көтмәгәндә, фаҗигале килеш...
Үлем ул һәрвакыт куркыныч, ул – күз яшьләре, сыкрау, югалту, ул – бушлык. Тормышыбыз аңа кадәргә һәм аннан соңга бүленде...
Ләкин бернигә дә карамастан, мин бәхетле хатын-кыз дип язасым килә сезгә. Мин бәхеткә, мәхәббәткә, шатлыкка, сәяхәтләргә, тәэсирләргә, хисләргә, матурлыкка, көлүгә, якты төсләргә бай тормыш кичердем. Аллаһка шөкер. 
Тулыр-тулмас 25 ел гына булса ни?! Аның каравы нинди еллар бит! Бәлки кемдер шулай бер генә ел булса да яшәп калырга хыялланадыр. Менә шуның өчен мине һич кенә дә жәлләргә кирәкми. Аллаһы Тәгалә безгә иң матур, сәламәт, акыллы, шәфкатьле, аңлый торган, тәртипле, кешелекле ике бала бирде. 
Ә хәзер үлем хакында. Бу көннәрдә мин сездән йөзләгән хат алдым. Сез минем белән үзегезнең тарихларыгызны, югалтуларыгызны уртаклашасыз. Ник болай иртә, дип, хәзрәткә сорау бирдем. Кайбер яхшы кешеләр ник шулай иртә китә, ә беркемгә кирәкмәгән алкашлар, бомжлар кала. Җавап мондый булды: Аллаһы Тәгалә кешене иртә алып, ниндидер зуррак начарлыктан саклый. Без белмибез бит, бәлки, озаграк яшәсә, ул каты авырып китәр дә айлар буена тилмереп ятар яисә үзе дә белмичә берәр гөнаһ эшләр иде. Аллаһы Тәгалә аны яхшы эшләрне һәм гамәлләрне инде җитәрлек эшләгән вакытта һәм изге көннәрдә алды. Линар кергән төшләрнең барысын да сөйләгәч, аны анда кабул иткәннәр, диде хәзрәт, Аллаһка шөкер. 
Без Аллаһы Тәгаләнең карары белән килешми булдыра алмыйбыз. Без бары тик  аларны тыныч кына кабул итә алабыз. Без монда барыбыз да вакытлыча гына, иртәме, соңмы, шунда барачакбыз. Илаһ хозурына китүчеләр үзләре үтәргә тиешлене инде үтәгән, Аллаһы Тәгалә аларны кире үзенең Рухи дөньясына кабул итүгә алар инде лаек. Без барыбыз да шуннан килдек бит. 
Линарым, мин вәгъдә бирәм, икәү планлаштырганнарны эшләргә, барысын да ахыргача җиткерергә тырышырмын, мин син һәрвакытта да теләгәнчә яшәрмен!!!
Бәхетле тормышыбыз өчен рәхмәт сиңа! Бел: мин синең белән бәхетле идем, мин синең өметеңне аклармын. 
Син безнең йөрәктә мәңге яшәрсең... Син безнең белән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар