Логотип
Күңелеңә җыйма

Апаңнан алда кияүгә чыгарга ярыймы икән?

Сезгә бер кеше дә кызыктан гына язмыйдыр инде, аптыраганнан, нишләргә белмәгәннән язалардыр. Мин аларның күбесен укып барам, ләкин үзем кайчан да булса «киңәш бирегез әле» дип мөрәҗәгать итәрмен дип күз алдыма да китерми идем.

Сезгә бер кеше дә кызыктан гына язмыйдыр инде, аптыраганнан, нишләргә белмәгәннән язалардыр. Мин аларның күбесен укып барам, ләкин үзем кайчан да булса «киңәш бирегез әле», дип мөрәҗәгать итәрмен дип, күз алдыма да китерми идем. Кайберләрен әле кайчак гаеп тә итә идем – бөтен эч серләрен кешегә түгәләр дип. Беркайчан да дигән сүзне әйтергә ярамый диләр бит, шулкадәр дөрес икән ул. 
Менә нәрсә турында сөйлисем килә сезгә. 

Миңа 30 яшь. Әле узган елның ноябрь ахырында гына тулды. Апа белән безнең аралар биш яшь. Без гаиләдә ике генә бала. Әни кечкенәдән: «Башта апаң кияүгә чыгарга тиеш, аннары гына син», – дип үстерде. Ул бу сүзне шундый еш кабатлый иде. Мөгаен, ападан күпкә чаярак икәнемне белгәнгәдер.  Нишләтәсең, без икебез ике төрле кеше апа белән. Мин егетләр белән дә аңарга караганда иртәрәк йөри башладым. Яшермим, мин аңардан чибәррәк тә. Ә ул күбрәк әтигә охшаган. Ир кешегә артык чибәр булмаса да ярый да ул, ә хатын-кызга барыбер чибәрлек тә кирәк тормышта. Алайга китсә, әллә нинди ямьсез хатыннар сөлек кебек ирләргә кияүгә чыгалар, матурлыкка гына да карамыйдыр. Бәхет эшедер инде анысы. 
Безнең апа укудан башканы белмәде. Мәктәптә дә тырышып укыды. Студент булгач та, зачеткасында гел «бишле» һәм «дүртле» генә булды аның.  Врачка уку болай да җиңел түгел бит. Әниләр мине дә шунда кертергә теләгәннәр иде, апаның көне-төне китаплардан баш күтәрмәвен күрдем дә, «юк», дидем. Моңа үкенмим дә. 
Апа беркем белән дә очрашмады дип әйтә алмыйм. 3 нче курста укыганда бер егет белән йөрде ул. Тегесе бик ошаткан иде, өйләнергә дә теләге бар иде. Ул хәтта апаны үзләренә кунакка да алып кайтты, әниләре белән дә таныштырды. Әмма апаның бит укыйсы бар иде! Җәйге сессия вакытында үпкәләштеләр алар. Әлегедә баягы апаның очрашырга вакыт таба алмавы аркасында инде. Апа ул чакта куанды гына, имеш, тынычлап экзаменнарын тапшыра. Каникулга чыккач дуслашырбыз дип уйлаган иде. Ә егете бик нык үпкәләгән булып чыкты, башка килмәде, шалтыратмады да. Апа үзе шалтыратып карады, җавап бирмәде. Икенче җәйгә өйләнде ул. Андый егетләрне ялгыз йөртәләрме соң?! Аерым фатиры, үз эше бар иде. Шундый акыллы, төпле кеше иде. Апаның ул чакта ничек елаганнарын хәзер дә онытмыйм.
Аннан укып бетерде, ординатураны тәмамлады, эшкә урнашты. 28 дә тулды, 30 да, инде 35 тә. Аның инде күптән берәү белән дә очрашканы юк. Бу яшькә кадәр егетләр аны көтеп утыра димени?! Йә аерылган була инде ул хәзер, йә пешмәгән. 
Үзем турында сөйләмәкче идем бит. Иң кызганычы шул: әни белән апа мине дә шулай ялгыз калдыралар инде хәзер. Берәр егет белән чын-чынлап очраша башласам, миңа өйдә көн бетә. «Апаңнан алда кияүгә чыгам дип уйлама да», – дип, элек әни генә сөйләсә, хәзер апа да күземне ачырмый. Инде ничә кеше белән шуның аркасында аерылыштым. Арада менә дигән егетләр бар иде. Минем нигә үзләре белән кинәт йөрүдән туктавымны аңламадылар да. Читтән булса да, хәбәрләрен белеп торам бит – һәрберсе өйләнеп, матур гына яшәп яталар, балалар үстерәләр. Ә мин һаман да берүзем...

Ярты ел элек командировкадан кайтканда бер ир белән таныштым. Хатыны белән аерылышканнар, балалары булмаган. «Әни авырды, урын өстендә ятты, берничә ел аны карадым», – ди. Үзенең ялгызлыгын шулай аңлатты. «Минем авыру әниемне карарга кем килсен инде», – ди. Без танышыр алдыннан бер ай элек кенә җирләгән иде ул аны. 
Бер-беребезне шунда ук охшаттык. «Син мине көткәнсең», – дигән сүзләрне ул миңа бик еш әйтә. Үземә дә шулай тоела. Берәү дә моңарчы бу кадәр якын булмаган иде миңа. 

Өйдәгеләрдән мин аны бик озак качырып йөрдем, тагын тавыш буласын белдем инде. Нәкъ мин уйлаганча килеп чыкты да... Әни кычкырырга, апа еларга кереште. Әйтерсең, мин ниндидер зур начарлык эшләгәнмен?!  Әгәр бу егетем белән дә аерылышсам, мин башка кешене очратмам кебек. Минем дә яшем бара бит. Нигә минем бәхетем апага бәйләнгән икән соң? Әгәр ул беркайчан кияүгә чыкмаса, мин дә шулай ялгыз картаерга тиешме инде хәзер? Үзләренә дә шулай дип әйтеп карадым – бу сорауга җаваплары юк. Әти исә бу сүзләргә катышмый. Хәер, аның әни сүзенә беркайчан да каршы төшкәне булмады.
Егетемә бу хакта ничек сөйләргә дә белмим. Ул инде әллә ничә тапкыр: «Мине әти-әниең белән кайчан таныштырасың?» – дип сорады. Туй турында гел сүз кузгата. Ә мин гел сузам да сузам... Нишләргә дә белмим. Әни белән апа риза булмаган килеш кияүгә чыгу да дөрес түгелдер инде ул. Барыбер бәхетем китек булачак бит. Ялгыз да калырга теләмим... 
Камилә (исемемне үзгәртеп яздым).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Апанны алучы булмаса ялгыз каласын мыни? Эниен уйлый белми ахыры. Чык. Бэхетле булырга хэркемнен хакы бар.

    • аватар Без имени

      2

      1

      Син бәхетле булырга лаек! Каршы килсәләр дә, чык кияүгә. Тора-,бара ризалашырлар 20 булса идең...

      • аватар Без имени

        2

        0

        Апан 50яшьтэдэ чыкмас,син уйлама чыкта куй

        • аватар Без имени

          2

          0

          Үзегез язганча, әгәр ул чыкмый калса. Яраткан кешеңне алар сүзенә карап югалту дөрес түгел. Әниең бн апаң синең бәхетенә каршы килергә тиеш түгел. Аннан башкага чыгып бәхетсез булсагыз, гомер буе аларга үпкәләп яшәячәк сез бит. Алар шул турыда уйларга тиеш.

          • аватар Без имени

            2

            0

            Эниегез хаклы тугел. Чык кияугэ, бэхетле бул.

            Хәзер укыйлар