Логотип
Мода

Йөземә төс – көмештәндер...

Кешеләр борынгы заманнарда ук бизәнү әйберләренә игътибар иткәннәр. Башта алар төрле хайван тешләреннән һәм сөякләреннән ясалган. Аннары ялтыратылган ташлардан, диңгез кабырчыкларыннан ясауга күчкәннәр.


Кешеләр борынгы заманнарда ук бизәнү әйберләренә игътибар иткәннәр. Башта алар төрле хайван тешләреннән һәм сөякләреннән ясалган. Аннары ялтыратылган ташлардан, диңгез кабырчыкларыннан ясауга күчкәннәр. Антик чорлардан башлап, ул бизәнү әйберләре төрле культураларда, цивилизацияләрдә ныклы урын алган.
Бүген барлык хатын-кызлар да бизәнү әйберләре тага. Кемдер бижутериягә өстенлек бирә, кемдер – алтын-көмешкә мөкиббән. Әмма үзенчәлекле якларыңны күрсәтә белү, образда гармония тудырып, шуңа яраклы аксессуарлар табу сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгән. Зәркән этикеты кагыйдәләрен һәр хатын-кыз белергә тиеш. Ул һәрчак стиль буенча затлы йөрергә булыша.

1 нче кагыйдә. Чама хисе.
Стильгә яраклы күренәсегез килсә, бу иң мөһим кагыйдәдер. Зур бриллиант кашлы йөзегегез булу яхшы, әлбәттә. Зөбәрҗәт кашлы алкалар, алтын муенса да  шәп. Ләкин барысын берьюлы тагу бер дә матур түгел инде. Тирә-яктагыларга бу байлыгыгыз күренмәячәк тә әле. Ә менә сезне зәвыксызлыкта гаепләүчеләр, мактанырга тели, дип әйтүчеләр табылыр. Һәр кыйммәтле бизәнү әйберсе башкалары белән дә ярашырга һәм гомуми образны тулыландырырга тиеш. 

2 нче кагыйдә. Зәркән эшләнмәләрне кайда тагу турында.
Гадәти тормышта артыгын такмас, ювелир эшләнмәләрнең затлылыгын югалтмас өчен, бизәнү әйберләрен куллануның өч зонасын аерып күрсәтәләр: куллар, бит, муен. Эшлекле стиль өчен бер-ике зона гына яхшы. Бөтенесен берьюлы куллансагыз, артыкка китәр. Мисалга, бармактагы нечкә генә йөзек һәм җыйнак кына алкалар. Бер зонаны төрле зурлыктагы эреле-ваклы бизәнү әйберләре белән чуарлау  артта калганлык исәпләнә. Мәсәлән, брошь һәм муенсалар һич тә туры килми инде! Бүген төрле озынлыктагы берничә чылбырны катнаш тагу трендта.

3 нче кагыйдә. Бар яктан да туры килсен.
Бизәнү әйберләрен тышкы кыяфәткә, яшь үзенчәлекләренә, статуска карап сайлыйлар. Әгәр хатын-кыз зур гәүдәле, үзе 50 дән өстә булса, эре бизәнү әйберләре сайларга кирәк. Бриллиант, сапфир, якут, зөбәрҗәт андыйларга бик килешеп торачак. Арзанлы, кычкырып тора торган бижутерия бөтенләй дә туры килми ул ханымнарга. 
Зифа буйлы яшь кызларга нәфис йөзек-алкалар килешә. Зур үлчәмле кыйммәтле әйберләр тагу инде артык булачак. Нечкә генә йөзекне кечерәк бриллиант һәм энҗеле кулон белән яраклаштырып карагыз – бик зәвыклы күренәчәксез. 

4 нче кагыйдә. Төсләр гармониясен саклагыз.
Киемнең төсе бизәнү әйберләренең материалы (металл, ташлар) белән яраклашырга тиеш. Сезнең гардеробтагы киемнәрне бриллиант, алтын һәм энҗе тагын да затлырак итәчәк. Колье тән төсенә туры килсен. Ул ачык җилкәле, изүе ачык күлмәкләргә бата. Кулонны бер төстәге киемнәр белән тагалар. Ул киемнең декольте өлешендә катлаулы элементлар булмаска тиеш.
5 нче кагыйдә. Ташлар белән саграк булыгыз. 
Һәр бизәнү әйберсе үзе генә бик матур күренә. Әгәр инде сапфир яки зөбәрҗәтне агат яки тау хрустале белән бергә таксаң, соңгылары «бай» күршеләре янында бик фәкыйрь күренер. Ә менә зөбәрҗәт белән фианит бергә бик отышлы каралачак. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән беләзекләр кулда иркен торырга тиеш. Беләзекне сәгать белән бергә тагу да дөрес түгел. 

6 нчы кагыйдә. Стильне югалтмагыз.
Сездә «аккош муены» булса, туры шома чәчләргә озын алкалар килешә. Таратылган чәчләргә йолдыз йә чәчәк формасындагы алкалар тагарга була. Озынча алкалар битне дә визуаль озынайтып күрсәтә. Киң битлеләргә квадрат, түгәрәк формасындагы алкалар тагарга кирәкми. 
Йөзек, беләзек һәм сәгать чылбыры беләзекне һәм бармакларны кысып тормасын, юкса кул сарделькага охшап калачак, кан тамырлары өчен дә бу зыянлы. Образыгыз нәфис күренсен өчен, бизәнү әйберләре буш, иркен торырга тиеш. Чылбыр, муенсалар күлмәк изүеннән югары яки 1–3 сантиметрга түбән торырга тиеш. Юкса бөтен образны бозачак. 
Кичке чараларга өч төрле бизәнү әйберсе – йөзек, алка, кулон тагалар. Ә көндәлек образ өчен йөзек һәм алка да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар