Логотип
Мәдәният

Казанга дөньякүләм куллар сынчысы килде

Казанда ES Gallery Studios Элина Сәфәрованың галереясендә дөнья күләм танылган итальян сынчысы Лоренцо Куиннга багышланган күргәзмә ачылды. Казанда ул эшләрен шәхсән үзе тәкъдим итте.


Казанга сынчының беренче килүе. Элина Сәфәрова әйтүенчә, алар социаль челтәрләрдә табышканнар һәм сынчы Казанга килергә теләген белдергән. «Минем өчен бик күп экскурсияләр әзерләгәннәр, сезнең шәһәр турында күбрәк беләсем килә», – диде ул. 


Лоренцо Куинн – сынчы-монументалист. Аның эшләре гомумкешелек кыйммәтләренә һәм планетаның глобаль проблемаларына багышланган. Сыннарын дөнья шәһәрләренең гавами урыннарында күрергә була. Иң танылганнарынннан Дохада куелган «Белем аша омтылыш», Гизада пирамидалар каршындагы «Бергә», Шанхайда «Табигать көче» сыннары…


Ул кеше куллары сыннарын ясау белән популяр. Күп эшләрендә нәкъ менә куллар урын ала. «Куллар кеше тәненең иң авыр урыны. Алар зур көчкә – яратырга, күралмаска, тудырырга һәм җимерергә сәләтле. Ул универсаль тел», – диде ул үзенең чыгышында. 


Күргәзмәдә Лоренцо Куинн эшләрен фотолардан карарга мөмкин. Күргәзмәдә шулай ук сыннарның бик кечкенә күчермәләре дә тәкъдим ителгән. «Минем эшләрне монда җибәреп булмады», – диде ул. Лоренцо Куинн һәр фотодагы эшен килгән кунакларны җентекләп таныштырды. 


Күргәзмә 1 октябрьгә кадәр эшли. Анда керү бушлай. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар