Логотип
Мәдәният

Кариев театры «татлы нокта» куйды

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 нче юбилей сезонына «татлы нокта» куйды. Театрның соңгы 5 елда нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрсәтү, уңышларын һәм казанышларын барлау максатыннан «35-тән – 5» дип аталган өр-яңа тамаша иҗат ителгән.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 нче юбилей сезонына «татлы нокта» куйды. Театрның соңгы 5 елда нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрсәтү, уңышларын һәм казанышларын барлау максатыннан «35-тән – 5» дип аталган өр-яңа тамаша иҗат ителгән.

 

Режиссеры шушы ук театрның талантлы актёры  Эльдар Гатауллин куйган кичә дәвамында театрның иң шәп премьералары, фестивальләрдәге җиңүләре, проектлары барланды. Гомумән, театрның  бүген нәрсә белән яшәгәнен күрсәттеләр.

 


Театрның уңышлары, чынлап та, бик күп. Соңгы биш елны карасаң, «Кролик Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясе алды.  Шул ук номинациядә «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Тантана»лы булды. «Хикмәт әкиятләре» шулай ук Назыйм Хикмәт исемендәге Дуслык бүләгенә лаек дип табылды, Грозныйда «Федерация» фестивалендә катнашты, Санкт-Петербургта узган «Арлекин» фестивалендә дирекциянең «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен» махсус премиясе лауреаты булды. Спектакльдә Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи образларын җанландырган артист Эльдар Гатауллин «Иң яхшы ир-ат» роле номинациясендә җиңү яулады. «Хикмәт әкиятләре» «Алтын битлек» театраль премиясенең лонг-листына эләкте. 


2021 елда «Мио, минем Мио» спектакле «Тантана» премиясендә балалар өчен иң яхшы спектакль дип танылды! «Озын-озак балачак» спектакле «Федерация» фестивалендә катнашты, «Алтын битлек» театраль премиясенең лонг-листына эләкте. 2022 елда «Тантана» премиясендә балалар өчен иң яхшы спектакль – кабат Кариев театрыныкы. Бу юлы «Камыр батыр» спектакле җиңде. 
«Бәхетле көнем» спектакле Санкт-Петербург шәһәрендә узган «Волшебный фонарик» фестивалендә катнашты, Кариев театры артистлары «Иң яхшы актерлар ансамбле» буларак Дипломга лаек булды. Әле шушы көннәрдә генә «Тимур һәм комета» спектакле Иркутскида «Байкал талисманы» халыкара фестивалендә катнашып, лауреат булып кайтты.


Кариев театры юбилей кичәсендә соңгы елларның уңышларын гына барлап калмады, үткән көннәрне дә искә алды. Төрле елларда сәхнәгә чыккан һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган «Башмагым», «Гашыйк буласым килә», «Кичер мине, әнкәй», «Син киттең дә...», «Алмачуар», «Гашыйклар утравы», «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», «Көзебезнең язы. Бер мәхәббәт тарихы», «Тискәрегә – авызлык» спектальләреннән өзекләр күрсәтелде.

 

Театрны юбилее һәм 35 нче сезонны ябуы белән котларга бик күп кунаклар арасында – Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов, шулай ук башка театрлардан коллегалар бар иде. 

Театр хезмәткәрләренә һәм артистларына Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Өч артистка – Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Алсу Фәйзуллина Татарстанның атказанган артисты исеменә ия булды. 

 

Яңалык театрның матбугат хезмәте  ярдәмендә  әзерләнде. Фото: Рәмис Нәҗмиев. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар